Шәмсия Җиһангирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәмсия Җиһангирова latin yazuında])
Шәмсия Җиһангирова
Тугач бирелгән исеме: Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова)
Туу датасы: 28 февраль 1951(1951-02-28) (73 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мөслим районы, Баек
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы, хәбәрче, референт
Иҗат итү еллары: 1974―х. в.
Юнәлеш: поэзия, публицистика
Жанр: шигырь, поэма, җыр
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Төсле моң» җыентыгы, 1985
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2013)
Бүләкләр: «Фидакарь хезмәт өчен» медале — 2021 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996

Шәмсия Җиһангирова, Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова), рус. Зигангирова Шамсия Гатуфовна (1951 елның 28 феврале, ТАССР, Мөслим районы, Баек) — шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручы. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2013). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1991 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова) 1951 елның 28 февралендә Татарстан АССРның Мөслим районы Баек авылында туа[1]. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. 1975–1980 елларда гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, анда 27 нче номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда янәдән Казанга кайталар, Ш. Җиһангирова кабат китап нәшриятына эшкә урнаша. Аны әүвәл әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир итеп, аннан баш редакциянең өлкән мөхәррире итеп күчерәләр. Нәшриятта Ш. Җиһангирова 1988 елга кадәр эшли, 1988–1991 елларда ул Татарстан мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту үзәгендә уку-укыту, кулланма әсбапларын нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның мартында аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш. Җиһангирова радионың баш мөхәррире вазифаларын башкара. 1996 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Иҗат эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ш. Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары»нда 1966 елда дөнья күрә. Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри, шул исемдәге стена газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара, хор түгәрәгендә җырлый, тынлы оркестрда думбрада уйный. Шигырьләре бер-бер артлы «Идел» альманахында басыла, зур бер циклы Шәмсия Гарипова исеме астында яшь авторларның серияләп чыга торган «Беренче карлыгачлар» (1974) күмәк җыентыгына урнаштырыла. Шулай да үз шигырьләре генә тупланган мөстәкыйль китабы чыкканны аңа әле тагын ун еллап көтәргә туры килә («Төсле моң» җыентыгы, 1985). Аннан яшьлек романтикасы һәм сагышлы моң белән өртелгән «Яшел гармун» повесте (1987), балалар өчен шигырьләре тупланган «Балачак кая китә?» (1989) җыентыгы һәм лирик шигырьләрен, җырларын эченә алган «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (1996), «Җирсү» (2001) исемле күләмле китаплары дөнья күрә. «Җирсү» җыентыгы, елның иң күп укылган китабы буларак, 2002 елда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп» (Ф.Әхмәтов музыкасы), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И. Дәүләтшин музыкасы), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л. Батыр-Болгари музыкасы), «Бураннар» (Р. Нәгыймов музыкасы), «Минем кадерлеләрем» (М. Гыйләҗев музыкасы), «Күрәсем килгән иде» (Г. Сафиуллин музыкасы), «Җирсү» (А. Шакиров музыкасы), «Мәңге бергә» (Г. Мингалиев музыкасы), «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А. Хөсәенов музыкасы) – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар мисалыннандыр. Шагыйрә, 1999 елда Төркиядә узган Беренче бөтендөнья төрки хатын-кызлар корылтаенда катнашып, татар хатын-кызының хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясый. Шәмсия Җиһангирова — 1991 елдан ССРБ һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[1].

Төп басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Төсле моң: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 80 б. – 1900 д.
  • Яшел гармун: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 101 б. – 11000 д.
  • Балачак кая китә?: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 31 б. – 20000 д.
  • Ни өчендер безнең язмыш шундый: шигырьләр / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. – Казан: ООО Терра-Прима, 1996. – 116 б. – 1250 д.
  • Җирсү: шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 191 б. – 3000 д.
  • Якты сагыш: шигырьләр / кереш сүз авт. Х.Әюп. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 207 б. – 2000 д.
  • Бакый бул, Баек. К.: «Җиһангир» нәшрияты, 2016.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Диндаров И. Мәхәббәт һәм шигърият // Казан утлары. – 1986. – № 3. – 152–153 б.
  3. Рәшит Ә. Кояш нуры тамган шигырьләр // Мирас. – 1997. – № 3. – 52–53 б.
  4. Әюп Х. Якты моңнар иясе // Казан утлары. – 2001. – № 2. – 214–215 б.  

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]