Юрий Виноградов (1907)
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
Бу мәкаләне Юрий Виноградов мәкаләсе белән берләштерергә тәкъдим ителә Сәбәпләр һәм бәхәс Википедия:Берләштерүгә сәхифәсендә.
Бәхәс бер атна бара (шулай ук озаграк була ала). Бәхәс башланган көн – 01.01.2022. |
Юрий Виноградов |
---|
Юрий Виноградов (15 февраля 1907) - совет композиторы, музыкант, педагог, профессор. Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе .
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Юрий Васильевич Виноградов 1907 елның 15 февралендә Уфа губернасы Бәләбәй шәһәрендә композитор Василий Иванович Виноградов гаиләсендә туган.
- 1926 елда Казан музыка көллиятен (Олег Дмитриевич Родзевичның фортепиано классы) тәмамлый.
- 1946 елда Мәскәүдәге Гнессин исемендәге музыка-педагогия институтының теоретик-композиторлык факультетын (җитәкчесе -Максимилиан Осеевич Штейнберг, композиция классы) тәмамлый.
- 1936-45 елларда Казан музыка училиәмәктәбендә композиция щесында музыкаль-теоретик фәннәрдән укыта.
- 1945-77 - Казан консерваториясенең музыкаль әсәрләренә анализ ясаучы укытучы.
- Ул 1983 елның 4 гыйнварында Казанда үлә.
Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бакиров Әнвәр Закир улы - композитор, скрипкачы, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР, Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан АССР дәүләт премиясе лауреаты.
- Вәлиуллин Аллагиар Гарифулла улы - композитор
- Шәмсетдинов Исмай Гайнетдин улы - композитор, Татарстан автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының халык артисты.
- Фандеев Тимофей Игнатьевич - композитор, баянчы, Чуаш педагогия институты укытучысы, Чуаш Автоном Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуаш Автоном Совет Социалистик Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы.
- Вәлиуллин Хөснулла Вәли улы - композитор, Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы катнашучысы, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Юрий Виноградов "Татар совет музыкасы тарихы" курсы өчен беренче укыту программасын төзүдә катнашкан, татар композиторларының әсәрләренең беренче басмаларын редакцияләгән, концертларга һәм спектакльләргә рецензия язган, музыкаль һәм тәрбияви эш алып барган.
- Симфоник оркестр өчен «Әпипә» татар халык җырлары темасына вариацияләр; Фортепиано өчен балалар альбомы; Ике фортепиано өчен татар маршы; Муса Җәлил шигырьләренә "Сандугач Һәм Чишмә" кантатасы Александр Сергеевич Пушкин, Степан Петрович Щипачев шигырьләренә романслар цикллары; Татар шагыйрьләре шигырьләренә романслар һәм җырлар; Фортепиано өчен эшкәртүдә 12 Кытай халык җыры; Татар, кыргыз һәм инглиз халык җырларының вокал һәм фортепиано эшкәртмәләре; Балалар хоры өчен әсәрләр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1954).
Төркемнәр:
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казан дәүләт консерваториясе укытучылары
- Гнесиннар исемендәге академияне тәмамлаучылар
- Казанда вафатлар
- 1983 елда вафатлар
- 4 гыйнвар көнне вафатлар
- 1907 елда туганнар
- 15 февраль көнне туганнар
- ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Татарстан композиторлары
- Русия композиторлары
- ССРБ композиторлары
- Әлифба буенча композиторлар
- Әлифба буенча музыкантлар