Наилә Кумысникова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Наилә Кумысникова latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Сурәт
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 4 апрель 1958(1958-04-04) (65 яшь)
Туу урыны Казан, РСФСР, СССР
Ире яки хатыны Александр Федотов
Һөнәр төре рәссам, сәхнә бизәүче
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Бүләкләр
 Наилә Кумысникова Викиҗыентыкта

Наилә Кумысникова, Наилә Халит кызы Кумысникова (1958 елның 4 апреле, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― рәссам, декоратив-гамәли сәнгать вәкиле, сценограф, педагог, Татарстанның халык рәссамы (2017), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2009), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2023). 1987 елдан СССР Рәссамнар берлеге[d] әгъзасы.

Наилә Кумысникова – бүгенге көндә күн мозаикасы өлкәсендә иң билгеле рәссамнарның берсе. [1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 4 апрелендә Казанда туган. Әтисе – Халит Лотфулла улы Кумысников (1926―2008), театр белгече, профессор (1992), Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986). Әнисе ― Асия Хәсән кызы Хәйруллина (1921―2004), актриса, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1992), Тукай премиясе лауреаты (1958). Бертуган апасы Җәмилә (1950), театр белгече. [2][3][4] 2нче санлы балалар сәнгать мәктәбен,[5] Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген (1977, Канәфи Афзалетдин улы Нәфыйков классы), В. И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтының[d] рәсем сәнгате факультетының театр-декорация бүлеген (1983; Михаил Михайлович Курилко-Рюмин[d] остаханәсе) тәмамлаган. Диплом эше итеп С. С. Прокофьевның «Өч әфлисунга мәхәббәт» (рус. Любовь к трём апельсинам) спектакленә декорацияләр һәм костюмнар эскизларын әзерләгән. [6][2]

Мәскәүдә югары белем алганнан соң Казанга кайткач, һөнәре буенча эш табылмый һәм Әлмәткә барып, җирле татар театры белән хезмәттәшлек итә, төрле спектакльләр өчен берничә оригиналь декорация ясый, Татарстан китап нәшрияты заказы буенча китаплар иллюстрацияли, рәсем сәнгате белән шөгыльләнүен дә калдырмый. [2] Үзенең иҗади ниятләрен Минзәлә яки Бөгелмә кебек периферия театрларында гына тормышка ашыра ала, әмма аның эше театрлар өчен кирәк булып чыкмый. [7]

Казанга әйләнеп кайткач, педагогик эшкә игътибарын туплый. [2] 1983―1997 елларда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлегендә рәсем сәнгате һәм композиция укытучысы булып эшли. [8][9] Эшләгән елларында берничә талантлы театр рәссамы әзерли, алар арасында С. Н. Рябинин, Е. С. Ермолина, А. А. Исмәгыйлева, Н. В. Граханцева, М. А. Покалёв. [6][10]

1987 елдан СССР Рәссамнар берлеге, шулай ук Татарстан Республикасында «Россия Рәссамнар берлеге» бөтенроссия иҗат иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе әгъзасы. [8] 1982 елдан республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә актив катнаша. [6][11] Шәхси күргәзмәләре Казанда 1993, 1996 (А. С. Федотов белән берлектә), 1998 (Ф. Ш. Хасьянова һәм А. А. Тимергалина белән берлектә), 2013, 2018, 2023 елларда узган.[12][13]

Кумысникованың әсәрләре Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан шәһәре музей комплексы, «Казан Кремле» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы коллекцияләрендә, шулай ук шәхси тупланмаларда саклана[14][12]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире Александр Сергеевич Федотов (1955―2021), рәссам, 1983 елда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаганнан соң өйләнешкәннәр. Улы Җәмил (архитектор, дизайнер).[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Рузилә Мөхәммәтова. Тукай премиясен тапшырдылар, ул җитми калганнарга халык шагыйре исемен өләш... бирделәр! Интертат, 26.04.2023
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Валеева-Сулейманова, 2013
  3. Наилә Кумысникова: «Каюлы күн сәнгате татарны дөньяга таныта ала». Azatliq Radiosi (14 апреля 2018). 3 апреля 2023 тикшерелгән.
  4. Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. Выросшая в шапке. Казань, 11.04.2021
  5. Сиразева, 2021
  6. 6,0 6,1 6,2 Султанова, 2002
  7. 7,0 7,1 Гузель Валеева-Сулейманова (11 апреля 2021). Выросшая в шапке. Журнал «Казань». 3 апреля 2023 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 Валеева-Сулейманова, 2006
  9. Султанова, 2021
  10. Наиля Кумысникова. Группа номер 2. Чем уникален выпуск сценографов КХУ 1990 года выпуска. «Идел» журналы.|date=16 апреля 2021|accessdate=3 апреля 2023}}
  11. Конькова, 2013
  12. 12,0 12,1 Выставка «Кожаная мозаика Наили Кумысниковой». Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан (29 марта 2023). 3 апреля 2023 тикшерелгән.
  13. В Выставочном зале «Манеж» состоялось открытие персональной выставки Наили Кумысниковой «Кожаная мозаика. Театр. Живопись». Министерство культуры Республики Татарстан (22 ноября 2013). әлеге чыганактан 2023-04-05 архивланды. 3 апреля 2023 тикшерелгән.
  14. Оксана Романова (28 марта 2023). «Хазинэ» представит кожаную мозаику Наили Кумысниковой – номинанта на премию Тукая. Татар-информ. 3 апреля 2023 тикшерелгән.
  15. Диляра Рахимова (12 ноября 2005). Абрек Абзгильдин вновь избран председателем правления Союза художников Республики Татарстан. Татар-информ. 22 апреля 2023 тикшерелгән.
  16. Указ Президента Республики Татарстан № УП-336 от 27 апреля 2017 года «О присвоении почетного звания „Народный художник Республики Татарстан“». Президент Республики Татарстан (27 апреля 2017). әлеге чыганактан 2023-04-05 архивланды. 3 апреля 2023 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]