Татарстан Рәисе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарстан Рәисе latin yazuında])
(Татарстан Президенты битеннән юнәлтелде)
Татарстан Рәисе
Байрак
Нигезләнү датасы 1991
Рәсми резиденция Казан Кирмәне
Вазифа били Рөстәм Миңнеханов
Бәйле оешмалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе[1]
Вәкаләтләр мөддәте 5 ел
Рәсми веб-сайт president.tatarstan.ru
 Татарстан Рәисе Викиҗыентыкта
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев
Татарстанның икенче президенты Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов инаугурациясе

Татарстан Республикасы Рәисе (1991 елның 12 июненнән 2023 елның 5 февраленә кадәр Татарстан Президенты) — Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты. (Татарстан Конституциясе).

Статусы һәм вәкаләтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклаучы, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнарының, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләренең, «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенең һәм Татарстан Республикасы белән Россия Федерациясе субъектлары арасында төзелгән шартнамәләрнең үтәлешенә гарант булып тора. Татарстан Республикасы Рәисе:

  1. Татарстан Республикасы гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасының суверенитетын, республиканың иҗтимагый иминлеген һәм территориаль бөтенлеген, аның территориясендә законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итә;
  2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте башкарма органнары системасына җитәкчелек итә һәм аларның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җитәкчелек итә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын отставкага җибәрү турында карар кабул итә;
  3. Татарстан Республикасының эчке сәясәтен һәм тышкы эшчәнлек юнәлешләрен билгели;
  4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына карау һәм раслау өчен ел саен Татарстан Республикасы бюджеты турында, аның үтәлеше хакында закон проектларын тәкъдим итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ел саен Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджет проектын карауга кертә;
  5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программаларын, шулай ук аларның үтәлеше турында хисаплар тәкъдим итә;
  6. республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать итә, республика тормышының мөһим мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мәгълүмат бирә;
  7. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын төзи, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасын раслау турында тәкъдимнәр кертә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән килешү нигезендә Премьер-министр урынбасарларын билгеләп куя, Татарстан Республикасы министрларын, дәүләт комитетлары рәисләрен, башкарма хакимиятнең бүтән органнарының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары булып торучы җитәкчеләрен билгеләп куя. Татарстан Республикасы Премьер-министрын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзаларын вазыйфаларыннан азат итә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы министрлыкларын һәм дәүләт комитетларын төзү һәм бетерү турында тәкъдимнәр кертә;
  8. Закон нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт хакимиятенең башкарма органнары системасын төзи;
  9. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары структурасын билгели;
  10. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил урынына кандидатураны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итә;
  11. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп куя;
  12. Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына кандидатураны килештерә;
  13. Дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән мөнәсәбәтләрдә һәм халыкара тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы исеменнән эш йөртә. Бу очракта Татарстан Республикасы исеменнән шартнамәләргә һәм килешүләргә имза сала; Россия Федерациясендә, аның субъектларында, чит дәүләтләр субъектларында һәм административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда Татарстан Республикасы вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала;
  14. Закон нигезендә Татарстан Республикасы гражданлыгы мәсьәләләрен хәл итә;
  15. Татарстан Республикасы законнарына имза сала йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны кире кага. Закон кире кагылган очракта Президент аны ризасызлыклары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кабат карау өчен кире кайтара. Әгәр Президент 14 көн эчендә законны кабат карауга кайтармаса, ул законга имза салырга тиеш. Имза салынган законнар Президент тарафыннан халыкка игълан ителә;
  16. Россия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Президенты указларына каршы килгән очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен юкка чыгара;
  17. Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкли;
  18. Татарстан Республикасы премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра;
  19. Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи һәм хөкем ителгән яисә суд белән билгеләнгән җәзаны узган һәм хөкем ителүе юкка чыгарылмаган затка карата ярлыкау вакыты куллануның максатка ярашлыгы турында Россия Федерациясе Президентына тәкъдим кертә.
  20. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә һәм шулай ук яңа сайланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының моның өчен билгеләнгән срок дәвамында беренче утырышын чакырырга хокуклы;
  21. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә катнашырга хокуклы;
  22. Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнары белән эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының башкарма хакимияте федераль органнары һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлеген оештыра;
  23. Татарстан Республикасында Рәис хакимияте символы турында нигезләмәне раслый;
  24. Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, федераль законнар һәм шулай ук Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый йөкләмәләре нигезендә килеп чыга торган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Рәисенә вәкаләтләр бирү Россия Федерациясе Президенты тәкъдиме буенча федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Татарстан Республикасы Рәисенә вәкаләтләр бирү турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары, аны яклап Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының билгеләнгән саныннан яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, кабул ителгән дип санала.

Татарстан Республикасы Рәисе вәкаләтләре чоры — биш ел.

Татарстан Рәисе хакимияте символы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасында Рәис хакимияте символы Татарстан Республикасында Рәис хакимияте символы булып Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) тора.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге (Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләре) горизонталь полосалы квадрат тукымадан гыйбарәт. Ак полоса тукыма киңлегенең 1/15 өлешен били һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төсләрдәге полосалар арасында урнашкан. Монда яшел полоса өстә, кызылы — аста урын ала.

Тукыманың үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәте ясалган.

Тукыма алтын төсендәге бахрома белән әйләндереп алынган.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) сабына Татарстан Республикасы Президентының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме һәм аның әлеге постта торуы даталары гравировкалап язылган алтын төсендәге тактачык беркетелә.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандартының (флагының) оригиналы Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендәге Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисе резиденциясендә аның эш кабинетында даими урын ала.

Татарстан Республикасы Рәисе ант иткәннән соң Татарстан Республикасы Рәисе Штандартының (флагының) дубликаты Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендәге Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисе резиденциясе өстендә күтәрелә һәм анда даими тора.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) дубликаты шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе анда булганда башка резиденцияләр өстендә дә күтәрелә.

Татарстан Республикасы Рәисе Штандарты (флагы) дубликаты Татарстан Республикасы Рәиснең башка эш кабинетларында да урнаштырыла, шулай ук ул рәсми церемонияләр, чаралар, рәсми вазыйфалар уздырган урыннарда урнаштырылырга мөмкин.


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]