Монгол империясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Монгол империясе latin yazuında])
Монгол империясе
Их Монгол Улс


 

 

1206 — 1294



 

 

 

 

Монгол империясенең тугыз ак сүльдәсенең замандаш реконструкциясе

Монгол империясенең үсүе
Башкала en:Avarga
en:Karakorum[1]
en:Khanbaliq[2] (бүгенге Пекин)
Акча берәмлеге en:dirham, en:Sukhe, һәм Юань'ның en:Chao (currency), алтын һәм көмешкә нигезләнгән кәгазь акча
Мәйдан 24000000
Идарә итү төре сайланучы монархия (ингл.)
Бөек Хан
 - 12061227 Чыңгызхан
 - 12291241 Үгәдәй
 - 12461248 Гүюк
 - 12511259 en:Möngke Khan
 - 12601294 en:Kublai Khan
 - 13331370 en:Toghan Temür Khan
Шура Корылтай

Монгол империясе (монг. Монголын эзэнт гүрэн) — Урта гасырларда, Урта Евразиядә (Азия һәм Көнчыгыш Европада) урнашкан күп милләтле дәүләт. XIII гасырда формалашкан. Якынча 33 миллион км² җирләрен биләгән. Башкалалары - Каракорум, Сарай Берке, Сарай Берке, Ханбалык hәм башка Урта Евразиядә шәһәрләре булган.

Чәчәк ату чорында Үзәк Азия, Көньяк Себер, Көнчыгыш Европа, Якын Көнчыгыш, Кытай һәм Тибет җирләрендә урнашкан. XIII гасырның икенче яртысында империя ылысларга таркала башлый (мәсәлән, Алтын Урда). XIV гасырның соңгы чирегендә яшәүдән туктый.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләтнең барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XII гасыр башында таралып урнашкан монгол ырулары бердәм дәүләткә берләшү омтылышын ясыйлар. Бу дәүләт тарихка Хамаг Монгол исеме астында кереп кала. Аның беренче җитәкчесе Хайду-хан була. Аның оныгы, Хабул-хан, Цзинь империясен вакытлыча җиңүгә ирешә, аңа ясак түләтә. Хабул-ханның дәвамчысын – Амбагай-ханны — шул җирлектә татар дип аталган ырулар (татар атамасы төрки халыкларга соңрак күчә) әсир итә, һәм чжурчжэннарга тапшыра. Берничә елдан соң татар кабиләләре тарафыннан Тимучинның (соңрак Чынгыз-хан) әтисе Есүгәй-Батыр үтерелә.

Тимучин яшьлеген бертуганнары һәм әнисе белән Делун Болдока тауларында үткәрә. Ул хакимияткә әкрен килә, башта аңа Үзәк Монголиядәге кереитлар җитәкчесе Ван-хан ярдәм күрсәтә. Җитәрлек көч туплагач, Тимучин көнчыгышта татарларны (1202), үзенең элеккеге ярдәмчеләр — кереитларны (1203) һәм көнбатышта найманнарны (1204) буйсындыра. 1206 елдагы мнгол җитәкчеләре җыелышы — корылтайда Тимучин монголларның бөек ханы дип игълан ителә. Ул Чынгызхан исеме белән атала башлый.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The actual foundation of this city did not occur until 1220, and served as the capital of the Mongol Empire as least until 1259.
  2. After the death of en:Möngke Khan in 1259, there was no single major city in the empire, with en:Khanbaliq being the capital of the en:Yuan Dynasty from 1272 to 1368.