Тавил Хаҗиәхмәтов
Тавил Хаҗиәхмәтов | |
---|---|
Туган телдә исем | Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов |
Туган | 3 февраль 1936 Йосыф-Алан, Саба районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Үлгән | 28 май 2007 (71 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Вишневски урамы[1] |
Милләт | татар |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | улы Нияз Хаҗиәхмәтов (17.02.1969) – рәссам - график[2]. |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Тавил Хаҗиәхмәтов (Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов) – рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы , Тукай бүләге иясе.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1936 елның 3 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Йосыф-Алан авылында туган. 2007 елда вафат.
Казан сәнгать училищесын (мәктәп) (1957), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтының графика факультетын (Таранов М.А. сыйныфы) (1963) тәмамлый. Диплом эше – Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр” әсәрен рәсемнәр белән бизәү.[3]
- 1963 - 1968 елларда «Яшь ленинчы» гәҗитендә рәссам-график.
- 1968 елдан «Ялкын» журналында, бер үк вакытта Татарстан китап нәшриятында китап бизәү хезмәтендә[4].
- 1981 елдан Казан сәнгать укуханәсендә укыта.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләренә таянып эшли,аны үз иҗаты белән баета. Агачка уеп гравюра ясау ысулын камилләштерә. Кол Гали иҗатын халыкка кайтаруда хезмәте бәһасез. “Халык әйтсә хак әйтә”, “Йосыф-Зөләйха” шәлкемнәре чын халыкчан булулары белән аерылып тора. Ул бизәгән китаплар күп еллар Татарстан китап нәшриятының йөзе булып тора[5].
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Китап бизәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- “Моабит дәфтәрләре” Муса Җәлил (1985)
- “Кыйссаи Йосыф” Кол Гали (1983)
- Балалар китапларына рәсемнәр
Спектакльләргә кием эскизлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов[7].
Шүрәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият - поэмасына иллюстрацияләр ясый[8].
Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971)
- Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978)
- Татарстанның халык рәссамы (1984)
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1987) - 1981 — 1985 елларда басылган китапларны нәфис-график бизәгән өчен.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә
- Республика Татарстан, № 104, 29.05.2007 [5]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- shurale.ru
- kitaphane.tatarstan.ru
- Dini kitap (дини китап) сайты
- khaziakhmetov-tavil-giniyatovich
- Милләттәшләр сайты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-06, retrieved 2014-08-22
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-22
- ↑ http://enc-dic.com/enc_biography/Haziahmetov-tavil-ginijatovich-28748.html
- ↑ 5,0 5,1 http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-69/71918/(үле сылтама)
- ↑ Милләттәшләр сайты
- ↑ http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/state_symbols/flag_rt.htm
- ↑ http://www.shurale.ru/