Сабантуй (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабантуй (журнал) latin yazuında])
(Яшь ленинчы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сабантуй
Sabantuy gazetasi.jpg

Нәшер итүче

"Таттмедиа" ААҖ

Штат корреспондентлары

Р.М.Миңнулллин, Ш.Г.Галиев, Г.Х.Гыйлҗманов, Ф.Вәгыйзова, Р.Исмәгыйлова

Нигезләнде

1924

Тел

татар


Веб-сайт: sabantuytatar.ru

«Сабантуй»татар телендә чыгучы балалар журналы.

Исемнәре һәм статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1924 елның 10 октябреннән 1991 елның 3 гыйнварына кадәр «Яшь ленинчы» газетасы чыкты.
  • «Сабантуй» газетасы чорында веб-сайты http://sabantuy.net адресы буенча урнашты.
  • 2014 елда айлык журнал буларак үзгәртелде.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның 10 октябрендә “Яшь ленинчы”ның 1500 данә тираж белән беренче саны чыкты. Баш мәкаләдә газетаның максатлары һәм бурычлары турында болай диелгән: “Яшь ленинчы” барлык пионерларга һәм эшчән–крестьян балаларына ничек яхшырак эшләргә, ничек берләшергә, ничек пионер сафларына басарга икәнлеген күрсәтәчәк.” Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов булды. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Хатыйп Госман һ.б. лар бар иде. Яшь хәбәрчеләрдән Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗиев, Мәхмүт Хөсәен, Мифтах Вәдүт, Мансур Гаяз соңыннан күренекле язучылар булып киттеләр.

1988-2014 елларда басманың әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары, 1995 елдан баш мөхәррире булып Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова эшли.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]