Шәүкәт Галиев
Шәүкәт Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин |
Туган | 20 ноябрь 1928 Олы Бакырчы, Кайбыч районы, Татарстан АССР |
Үлгән | 7 май 2011 (82 яшь) Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | шагыйрь |
Бүләк һәм премияләре | Абдулла Алиш исемендәге премия Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Диплом, Халык шагыйре |
Шәүкәт Галиев, чын исеме Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин — татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы (хәзер Апас районына керә) авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга.
1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй» («Яшь ленинчы») белән хезмәттәшлек итә.
Әдип 2011 елның 7 маенда якты дөньядан китте[1].
Иҗат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә[2].
Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән таныла. Ул, тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
Без – Тукай оныклары
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады:
Без – «Туган тел»дән туганнар –
- «Шәвәли» (1965)
- «Котбетдин мәргән» (1971)
- «Заяц на зарядке» (1980 ел, Почётный диплом Ганса Христиана Андерсена, 1982 ел.),
- «Исәнме, дус!» (1985)
- «Кто играет на курае?» Стихи/пер.с татар.; рәссам А.Матрёшина.—М.:Дет.лит-ра,1985.—111б.
- «Сайланма әсәрләр» (1987)
- «Яңа көйләр» (1954)
- «Кичке утлар» (1956)
- «Уены-чыны бергә» (1966)
- «Дөресен әйткәндә» (1989)
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
Әдип «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Фәридә. Балалары: Җәмил, Җәмилә, Алсу, Җәүдәт.
Кода-кодагыйлары: Рәис һәм Диләрә (Галиәсгар Камал оныгы) Даутовлар[3].
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2019 елда Яр Чаллының «Көмеш кыңгырау» газетасы ТР Язучылар берлеге белән әдип исемендәге әдәби-иҗтимагый премия булдырган.
- 2023 елда Апас районы үзәге Апас шәһәр тибындагы бистәсенең яңа урамына исеме бирелгән һәм истәлек тактасы куелган [4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Шәүкәт Галиев вафат
- ↑ Шагыйрь Шәүкәт Галиев вафат
- ↑ Роза Мулланурова. Озак яшәүнең сере. «Татарстан яшьләре», 13.12.2018
- ↑ Апасның яңа урамына Шәүкәт Галиев исеме бирелде. Татар-информ, 29.11.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Тулы биографиясе
- Шәүкәт Галиев. Мин - Шәвәли, шук малай. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).
- Шәүкәт Галиев. Шигырьләр. — Татарстан китап нәшрияты. — (аудиоязма).