Олы Бакырчы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Олы Бакырчы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Олы Бакырчы
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Апас районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422349
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Большой Бакрче

Олы БакырчыТатарстан Республикасының Апас районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча). Олы Бакырчы авылы район үзәге Апас авылыннан 26 чакрым ераклыкта урнашкан. Олы Бакырчыдан якын гына Кече Бакырчы авылы утырган. Олы Бакырчы — җирле үзидарә үзәге. Бу идарәгә Тәүгелде авылы да керә.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422349.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бакырчы атамасы тарихи чыганакларда, халык аваз иҗаты әсәрләрендә еш кулланыла.

XVIII гасыр мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Иске Бакырчы авылында 174 йомышлы татар, 4 керәшен татары яшәгән. Кече Бакырчы авылында йомышлы татарлар — 30, ясаклы татарлар —- 2, керәшен татарлары 2 кеше күрсәтелгән. 1859 елгы мәгълүматларны туплаган тарихи белешмәдә билгеләнгәнчә, Чирмешән суы ярына утырган Урта Бакырчы авылындагы 173 хуҗалыкта 483 ир-ат һәм 478 хатын-кыз көн иткән. Кече Бакырчы авылындагы 29 хуҗалыкта 154 ир-ат һәм 169 хатын-кыз гомер кичергән, мәчет эшләгән. Олы Бакырчы авылындагы 97 йортта 517 ир-ат һәм 502 хатын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән. Бу ике авыл да Чирмешән суы ярында урнашкан. 1898 елда Олы Бакырчы һәм Кече Бакырчы авылларында татарлар яши дип искәртелә. К. П. Берстель хезмәтендә һәр ике Бакырчы, ягъни Олы Бакырчы да, Кече Бакырчы да теркәлгән. Олы Бакырчыда барлыгы 1701 татар, Кече Бакырчыда 428 татар кешесе исәпләнгән. Күрәсең, авылларның халкы югарыда телгә алынган Иске Бакырчы һәм Урта Бакырчы исәбенә шулай арткан.

Олы Бакырчы, Кече Бакырчы, Югары Балтай, Урта Балтай, Түбән Балтай, Кара Борнаш, Чирү, Каратун, Колчык, Көлкәш, Чирмешән, Чәтбаш, Коллар, Шәмәк, Күкшем, Тутай, Аксу, Дәүләки һәм Багыш авыллары халкы июнь ае уртасында Куш-капка дип аталган җыен бәйрәме үткәргәннәр.

Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, авыл урынында элек калын урманнар булган. Авыл тирә-юнендә сакланып калган географик берәмлек атамалары да моны раслап тора. Кушелга, Коллар, Чат урманнары, Олы Карама яны, Кече Карама яны һәм Каенсар урыннары хәзер дә һәм элек тә бу тирәләрдә урманнар шаулавын искәртәләр. Урманнардан, агачлардан чистартылып ясалган ышна-басу исемнәре байтак: Кабанлы, Мәһди, Билал, Мулла, Басыйр ышналары бу урыннарның элек урман булганлыгына тагын бер дәлил булып торалар.

Олылар сөйләвенә караганда, авылны нигезләүчеләр хәзерге Яшел Үзән (элекке Норлат) районы Бакырчы авылыннан күчеп киткән Габделсәлим, Габдуш, Хәлим һәм Габдулла бабайлар була. Алар чукындырудан куркып качканнар. Башта бабайлар җир өй казып, качып кына яшәгәннәр. Бераздан үзләренә бер йорт салалар һәм бергәләшеп шунда яши башлыйлар. Бу йортны Иске йорт дип йөрткәннәр.

Вакытлар узу белән, Иске йорт тирәсендәге агачларны кисеп, йортлар сала башлаганнар. Алар йортларын бер-берсенә бик якын урнаштырганнар. Йортлар арасында бер кеше генә йөрерлек сукмак калдырганнар. Бу гамәл тиз арада куркыныч хәбәрне бер-береңә җиткерү өчен әйбәт булган.

Тирә-юньдә исемле елга-инешләр, күл-сазлыклар, тау-калкулыклар һәм басу-кырлар шактый. Авыл яныннан Бола суының сул кушылдыгы Чирмешән елгасы агып уза. Чирмешәнгә шактый күп су-чокырлар, ягъни елгалар кушыла. Алар арасында Шайтанлы чыгыры яисә Дәүпирле суы, Насыйр чаты, Кушелга, Гүәрле, Марҗа чаты, Бадамша, Сәгыйть мулла чаты, Казаклар чаты, Торналар чаты, Үзәк чыгыры, Олы үзән, Кече үзән, Билле үзән, Чик үзән, Урта инеш, Торна сазы, Каенсар, Латыйп бабай чаты-чокырлары бар. Авыл янында кизләү-чишмәләр бик күп. Дымбылат, Кара, Апур, Салкын, Болганчык, Казаклар, Хисами, Гүәрле, Таяклар чаты, Насыйр чаты, Хисами, Кушелга, Кабанлы, Латыйп бабай исемендәге кизләү-чыганаклар суларын Чирмешән елгасына илтәләр. Чирмешән суы ярында чишмәләр элек тагын да күбрәк булган. Ләкин алар каралмау сәбәпле югалганнар.

Авыл янында Мулла тавы, Бия тавы, Кызыл тау һ. б. исемдәге таулар бар. Чирмешән суы аша Каеш коерык, Дәүлиләр күпере дигән күперләр салынган.

Халык авыл урамнарын элекке исемнәре белән: Кара кизләү, Касси, Тау башы, Кое, Түбән оч урамнары дип атап йөртә.

Элек авылда ике мәхәллә булган, ике мәчет эшләгән.

Авылда хәзер йортлар саны 240 ка якын. Аларда 730 дан артык кеше яши. Авылда халык күп булганлыктан, кайвакыт-ларда күрше-тирә авыллар телендә «кытай авылы» дигән гыйбарә дә кулланыла.

Авылда ике иске һәм бер яңа зират бар. Халык зиратларны карап, чистартып тора.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәүкәт Галиев, чын исеме Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин — татар язучысы, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.