Координаталар: Югалган киңлек

Дәүләки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләки latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дәүләки
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Апас районы
Координатлар Координаталар: Югалган киңлек
В функцию {{#coordinates:}} были переданы некорректные аргументы
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 372 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422343
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Давликеево

ДәүләкиТатарстан Республикасының Апас районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча). Дәүләки авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 15 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Биештән—4, Каратун тимер юл станциясеннән—3, Тәтештән 51 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 372 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422343.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән.

Казан ханлыгы чорындагы авылларны исәпкә алган исем¬лектә Дәүләки авылы да теркәлгән. Д.А.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күрен­гәнчә, Дәүләки авылында 3 дворовый татар кешесе, Иске Дәүләкидә йомышлы 33 татар, 2 керәшен татары, Яңа Дәүләкидә йомышлы 42 татар, 11керәшен татары көн иткән. А.Артемьев бастырып чыгарган, 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Чирмешән ярына утырган Иске Дәүләки авылының 74 хуҗалыгында 221 ир-ат һәм 243 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. Яңа Дәүләкинең 17 хуҗалыгында 77 ир-ат, 69 хатын-кыз яшәгән. К.П.Берстель белеш­мәсендә Дәүләки авылында 1003 татар яшәгәнлеге әйтелә. Дәүләки авылы янында археолог¬лар соңгы Болгар—Алтын Урда чюрына нисбәтле табылдык әйберләр билгеләгәннәр.

Олылар авыл оешу турында болай сөйли:[1].

Авыл башта тау башына утырган булган. Ләкин тора-бара монда яшәү кыенлашкан. Авылга зур урман якын булган. Мал-туарны бүреләр буып киткәләгән. Өстәвенә, авыл янында су бул­маган, бер-ике чишмә генә чыккан. Киңәшләшкәннәр дә, су буе­на килеп утырганнар. Чирмешән елгасы буена иң беренче Дәүләки исемле бай кеше йорт сала һәм көн итә баш­лый. Аның артыннан башка кешеләр дә килеп нигез коралар. Иске авыл урынында бары тик зират кына торып калган. Халык яңа урынны ярата һәм монда рәхәтләнеп көн итә башлый. Дәүләки исеменә нисбәтле рәвештә авылга Дәүләки исеме бирелгән.

Авылның элекке урынын халык Югары авыл дип йөртә. Андагы борынгы зират койма белән уратып алынган. Борынгы ташлары да бар. Халык бу зиратны Изгеләр зираты дип йөртә.

1943 елның декабрендә авыл халкы фронтка җибәрү өчен 83 пар оекбаш, 97 пар бияләй һ.б. киемнәрне район комиссиясенә тапшыра.

Дәүләки авылы Апас районының матур табигатьле кочагына утырган. Аны төрле яктан урманнар, кырлар, елгалар, калкулык¬лар уратып алган. Авылның нәкъ уртасыннан текә ярлы, мул сулы Чирмешән елгасы агып үтә.

Авылның көньягында Бола суы колхоз басуларын «Ялкын» колхозы басуларыннан аерып тора. Бола суы Зөягә килеп кушыла. Авылның төньягыннан көньяк-көнбатышка таба ике як­лап яшеллеккә төренгән тимер юл сузылып китә. Бу юлдан беренче тапкыр 1943 елның 1 сентябрендә пуезлар йөри башлаган.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
600 1004 1228 1250 833 823 728 642 531 407 399 372

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Авылда туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.