Аюкөйдергән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аюкөйдергән latin yazuında])
Аюкөйдергән
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Черемшанское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422342
Карта

АюкөйдергәнТатарстан Республикасының Апас районындагы авыл. Аю Көйдергән авылы район үзәге Апастан 36 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 162 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422342.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аю Көйдергән авылы XVIII йөз чыганагында искә алына һәм анда 75 йомышлы татар, берничә керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә. Христианлаштыру сәясәте вакытында авылның берничә кешесен көчләп чукындырганнар. А. Артемьев китабында да бу авыл телгә алына. Авылдагы 77 хуҗалыкта 276 ир-ат һәм 248 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. 1898 елгы җыентыкта авылда татарлар һәм руслар яшәгәнлеге күрсәтелә. К. П. Берстель хезмәтендә бу авылда 1020 рус кешесе яши дип әйтелә.

Ләкин авыл утырган инеш буе тагын бер яктан бик тынгысыз булып чыккан. Идел яры белән Алатыр арасын тоташтыра торган олы юл авыл яныннан ук уза икән. Юлаучылар Бигеш бабалар торагына тынгы бирмәгәннәр. Өй саен кереп, хуҗаларның пешкән икмәкләрен ашап, азык-төлекләрен алып китә торган булганнар. Авыл кешеләренә бабаларының иске нигезен ташлап, бүтән бер тынычрак урынга күчеп китүдән башка әмәл калмаган. Язгы көннәрнең берендә Бигеш, Мәмәт бабаларның оныклары, яңа нигез салу өчен җайлырак урын эзләп, исемсез бер инеш буена килеп чыкканнар. Инеш, Аю Көйдергән елгасы белән бер үк юнәлештә агып, Чирмешән елгасына коя икән. Инешнең аръяк ярындагы калкулыкта түбәләре күккә сузылган карт имәннәр үсеп утыра, куе урман эченә моң таратып, тау битеннән чишмә сулары челтерәп ага икән. Ләкин инешнең аръягына — чишмәле тау сыртына кичеп чыгарлык түгел. Язгы ташу әле басылмаган, инеш суы да үз эзенә төшмәгән. Ул әле болганчык, шуңа күрә аның кайсы җире кичеп үтәрлек сай икәнен белеп булмый, бераз сабыр итәргә, инеш суының чистарып-тонып җиткәнен көтәргә кирәк. Ил картлары моны күзәтеп торуны Сәйкә бабага тапшырганнар.

Менә көтелгән көн дә килеп җиткән. Сәйкә баба: «Су кайтты, инеш тонды!» — дип хәбәр иткән. Сәйкә бабаның бу җылы сүзе, телдә еш кабатлана торгач, «томбы»га әйләнеп, исемсез инешнең мәңгелек атамасына әверелгән (Аю Көйдергән халкы бу инешне хәзерге көндә дә Томбы дип атап йөртә).

Бабалар, тонык сулы сай инешне кичеп, тау битенә менгәннәр. Ә аның итәгендә берсеннән-берсе тигез ераклыкта (әйтерсең араларын адымлап билгеләгәннәр) өч чишмә бар икән. Бабалар яңа нигез өчен урынны шунда сайлаганнар һәм чишмәләрне, җирле сөйләшкә хас булганча, беренче кизләү, икенче кизләү, өченче кизләү дип атаганнар.

Беренче кизләү сукмагының уң ягына — Сәйкә баба, сул ягына аның улы Минкә нигез салган. Ә икенче, өченче кизләү сукмаклары буена башка бабалар нигез корган. Бабалар эшне булдыра алган кадәр кызу тотканнар. Күченү мәшәкате дә зур булмаган. Чөнки иске нигездәге каралты-кураларны, яртылаш череп иңгән өйләрне сүтеп азапланасы, яңа нигезгә күчереп җәфаланасы юк. Анда да урман күккә үрелеп үсеп утыра бит. Кис тә аудар гына. Салынасы өйләрнең тәрәзә уемнарын каплар өчен карындыклар да кул астында гына. Сәйкә бабаның карчыгы Бәсәбикә әби, аның замандашлары Тулганай һәм Таңсылу әбиләр аларны алдан ук әзерләп куйганнар.

Яңа нигезгә күчүчеләр иске йортта бик күп иске-москыларын калдырып киткәннәр, ләкин авылның элекке атамасыннан аерыласылары килмәгән: борынгы бабаларның җылы истәлеге итеп, зирәк акыллы Гөлнар әбиләренә хөрмәт йөзеннән, яңа нигезне дә Аю Көйдергән дип атаганнар (Апас районының Чувашия белән чиктәш көнбатыш почмагындагы кечкенә генә бу авылны хәзерге көндә дә шул маҗаралы исем белән атап йөртәләр).

Бабаларның иске нигезендә бары тик җимерек каралты-куралар, ишелгән бүрәнәләр генә утырып калган. Алар кайчандыр Бигеш бабалар, Айбикә әбиләр нигез корган, Мәмәт бабалар белән Гөлнар әбиләр гомер сөргән борынгы заманнарның өнсез тарихын искәртеп, узган-барганнарның күңеленә шом һәм сагыш салып торганнар.

Бу вакыйгалардан соң исәпсез еллар, сансыз көннәр узган. Ләкин борынгы бабаларның оныклары аларның төп йортын онытмаган, нигез ташлары гына таралып яткан иске авыл урынын Иске йорт дип атаган. Авыл халкы хәзерге көндә дә бу төбәкне Иске йорт дип йөри.

Авыл оешу турында риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан җирләренең Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә төрле кабилә һәм ыруг кешеләре күчеп килгән. Күченүчеләр арасында Багыш, Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш, Караборнаш, Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Карагай, Ишем, Бортас, Әҗем исемле бабалар булган. Алар үзләренең нәселдәшләре белән бергә шушы төбәкләрнең тынычрак, җайлырак почмакларына нигез корганнар һәм шунда вак-вак авыллар булып урнашып калганнар. Заманнар үтү белән, бу авылларның һәм җир-суларның барысын да диярлек шул бабалар исеме белән атап йөртә башлаганнар.

Апас районының көньягыннан Чирмешән исемле елга ага. Борынгы риваятьләрдән аңлашылганча, шул елганың югары агымындагы бер борылмасына Багыш исемле баба килеп, беренче нигез ташы салган. Аның нәселдәшләреннән Бигеш һәм Мәмәт бабалар исә Багыш баба торагының (хәзерге Багыш авылының) көньяк-көнбатышында, исемсез бер кушылдык су буендагы кара урман эчендә төпләнгәннәр, йөзәр еллык карт имәннәрне аударып, ышна ачып, игенчелек белән көн итә башлаганнар.

Билгеле, әлегәчә кеше аягы басмаган куе урман эчендә кыргый җәнлекләр, аю-бүреләр дә күп булган. Аюларның берсе Мәмәт бабаның умарталыгына үчеккән. Ул һәр килүендә берәр умарта оясын урталай аерып, балын ашап китә икән.

Мәмәт бабайның тол карчыгы Гөлнар әби, бу бәладән котылу өчен, хәйлә уйлап тапкан: буш умарта оясына бал сылаган да шуны тирә-күршеләр булышлыгы белән коры салам өеме эченә урнаштырып куйган. Умарталыкка ияләнгән әлеге аю төнлә белән, бал исен сизеп, салам өеме астына кергән. Шуны гына көтеп торган кешеләр, аюның кергән урынын томалап, өемгә ут төрткәннәр. Бал ялап рәхәткә тиенгән аю ялкын эчендә көеп, пешеп харап була язган һәм көч-хәл белән генә качып киткән. Шуннан соң инде ул умарталыкка якын да килмәгән, бу авылны урап узган.

Бу хәбәр, әлбәттә, тиз арада тирә-күрше авылларга таралып өлгергән. Алар Гөлнар әбинең зирәк акылына хәйран калганнар, бу авыл кешеләренең ничек итеп аюны көйдергәнлеген кызыклы бер әкият итеп сөйләп йөргәннәр. Шушы вакыйгадан соң Мәмәт бабалар нигез корган бу торак урынны Аю Көйдергән авыл дип, ә авыл урнашкан инеш буен Аю Көйдергән елгасы дип атап йөртә башлаганнар.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
524 1020 1445 1192 907 995 618 364 399 304 200 183 162

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аю Көйдергән авылында сынчы, монументаль сәнгать рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Фәһим Нуретдин улы Фәсхетдинов (1944) туып үскән.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аю Көйдергән авылының урамына килеп кергәч үк, матур манзара ачыла: йортлар буялган, каралты-куралар да тел тидергесез. Авыл яны табигатенә Үрәкәш, Кәҗәләр һәм башка таулар ямь биреп тора. Елга-ермак, кизләү-чишмәләр, күлләр авыл тирә-юнен сырып алган. Шунысы кызганыч: күлләрнең күбесе кипкән, елга-инешләрнең дә суы кимегән. Саескан, Чәрәш, Элми бабай күлләре хәзер юк инде, сагынып сөйләргә исемнәре генә калган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.