Дәвеш
Дәвеш | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Дәвеш авыл җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Дәвеш авыл җирлеге[1] |
Халык саны | 501 (2000) |
Почта индексы | 422361 |
Дәвеш — Татарстан Республикасының Апас районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча). Дәвеш авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 12 чакрымда, Килдураз тимер юл станциясеннән—4, Тәтештән 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Халык саны — 448 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422361.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]XVII гасырда нигезләнгән.
Дәвеш тарихи белешмәләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә телгә алына. Дәвеш авылы янында элек борынгы шәһәрлек хәрабәләре булуын С.М.Шпилевский билгеләп калдырган (1877, 495—496). XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д.А.Корсаков белешмәсендә Дәвеш авылы да теркәлгән. Анда барлыгы 60 йомышлы һәм 14 керәшен татары көн иткән. К.П.Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Дәвеш авылында 807 татар кешесе яшәгән.
Дәвеш авылы халкы июнь башында Колгына, Коштавыл һәм Кара Борнаш белән бергә Юа, Юалык җыенын бәйрәм иткән Дәвешнең өч ягында урманнар сузылган. Якында гына бормалана-бормалана Зөя елгасы ага. Зөянең уң як ярында бер-бер артлы калкулыклар, кечкенә генә таулар тезелеп киткән. Авылның көнчыгыш өлешендә Бола суы Зөягә кушыла. Авыл янында Үле Бола елгасы бар. Бу елга 1940 елларда тимер юл салынганнан соң, Бола суының агышы үзгәргәч барлыкка килгән.
Заманасында авыл урынында урман булганлыкны ышна атамалары раслый. Ышна басулары урманнан чистартылып ясалган: Сәйдәш ышнасы, Шаһи бабай ышнасы.
Кыр уртасында Мәмәт чардуганы бар. Ул изге урыннардан санала. Анда Мәмәт исемле кеше күмелгән. Яңгыр озак яумый торса, өлкәннәр шунда барып яңгыр сорый, дога укыйлар.
Демография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Халык саны | ||||||||||||
1859 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1938 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
435 | 803 | 981 | 915 | 877 | 1005 | 704 | 769 | 820 | 722 | 573 | 476 | 448 |
Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[3]
Авыл белән бәйле күренекле шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Хәлил Сәлимов (1947-2006), телче-галим, профессор, филология фәннәре докторы.
- Илсөя Төхфәтуллина (1967), драма актрисасы, ТР халык артисты (2016).
- Роберт Миңнегалиев (1972), «Казан Экспо» күргәзмә үзәге генераль директоры (2019 елдан).
- Зөлфәт Мингалиев (1963), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә музее мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.