Апас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Апас latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Апас
Ил Русия
Республика Татарстан Республикасы
Муниципаль район Апас районы
Координатлар 55°12'15"N, 48°30'16"E
Муниципаль берәмлек башлыгы Заһидуллин Рәшит Нәҗип улы
Беренче телгә алу 1859 ел
Элеккеге исемнәр Әнәле, Кече Елан
Метр 91 м
Халык саны 5088[1] (рус.) кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84376
Почта индексы 422350

Апас шәһәр тибындагы поселогы - Татарстан Республикасының Апас районы үзәге. Казаннан 109 чакрым ераклыкта, Казан-Сембер автомобиль юлында, Каратун тимер юл станциясеннән 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда ике мәчет, урта мәктәп, профессиональ-техник училище бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче булып Апаска нигез салучы кеше Габбас исемле була. Тора-бара авыл исеме дә Апас булып кала.

Авыл атамасы тарихи чыганаклара искә алына. Д.А.Корсаков бастырган белешмәдә Апас авылында 163 йомышлы татар, 2 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә. Авыл Табар суы буена утырган. Шунда ук Кече Елан, Апас атамасы теркәлгән һәм анда 5 йомышлы татар яшәгәнлеге әйтелгән. 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, исемсез күл янына утырган Апас авылының 177 хуҗалыгында ислам динендәге 492 ир-ат һәм 466 хатын-кыз яшәгән, мәчет эшләгән. 1898 елгы белешмәдә Апас авылында, Колсәет поселогы белән бергә, татарлар яши дип искә алына. К.П.Берстель белешмәсеннән Апаста 1812 татар кешесе көн иткәнлеге күренә.

Халык риваятьләренә караганда, Апас элек тау итәгендә, хәзерге урыныннан биш чакрым ераклыкта, Зөя елгасы янындагы Авыл күле янында нигезләнгән була.Авыл янында гына кара урман үскән. Бу урманда качкыннар да яшәгән, дип сөйлиләр. Яз көне Зөя елгасы ташып су басканга, халык хәзерге урынга, Табар елгасы буена килеп утыра. Беренче булып Апаска нигез салучы кеше Габбас исемле була. Тора-бара авыл исеме Апас булып кала.

1920 елга кадәр Казан губернасы Тәтеш өязе Ильинск-Шонгут волостенә керә. 1920 елдан соң ТАССРның башта Тәтеш кантонына, соңрак Буа кантонына керә. 1930 елның 10 августыннан - Апас районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән - Тәтеш районына керә. 1964 елның 4 мартынан соң тагын Апас районы үзәге булып тора.

2004 елның 9 сентябреннән шәһәр тибындагы поселок.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл уртасыннан бормаланып Табар елгасы ага. Моннан башка Апас күле янында Каз күле, Озын күл, Кәкре күл, Зеркальный сазы, Торналар сазы һәм башка сулыклар очрый.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
2 002 2 363 2 917 3 903 4 566 5 088

Милли состав (2002): татарлар — 94,2%, руслар — 2,4%, чуашлар — 1,6%.[8]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Апас авылы халкының күбесе элеккеге заманнардан ук кәсепле булган, үзләре эшләгән әйберләрне базарда сатканнар. Бу якларга гына хас чүлмәкләр, орчыклар, каба ясау һәм кирпеч сугу шөгыльләре бар. Кирпечләрне аерым йортларда сукканнар. Халык тагын матур итеп һәм бизәкләп сыбызгылар һәм курайлар ясаган. Элек Апаста базар үткәрелгән, ә базарның иң данлыклысы Каратун булган. Хәзерге вакытта кирпеч заводы, икмәк заводы эшли.

Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]