Васильево

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Васильево
Васильево (Русия)
Васильево
Васильево (Татарстан)
Васильево
Байрак
Байрак
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яшел Үзән районы
Координатлар 55°50′16″ т. к. 48°40′44″ кч. о.HGЯO
Нигезләнгән 1693
Мәйдан 37 км²
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 16 957 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 84371
Почта индексы 422530
Автомобиль коды 16, 116
Рәсми сайт zelendol.ru
Русча топонимы Васильево

ВасильевоТатарстан Республикасының төньяк-көнбатышындагы Иделнең сул ярында урнашкан бистә. Татарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы торак пункт. Муниципаль статусы — штп, 1928 елдан йөртә.

Эре тимер юл үзәге булып тора (Казан, Мәскәү, Сембер, Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрен бәйли). Васильево белән Казан арасы 13 км. Мәйданы – 37 км². Халык саны – 16 918 кеше (2010).

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идел елгасының (Куйбышев сусаклагычының) сулъяк ярында, Яшел Үзән шәһәреннән 19 км көнчыгыштарак. КазанКанаш тимер юлындагы станция.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Васильево тимер юл вокзалы

XVII гасырда нигезләнгән. 1693 тә Васильево авылы Раифа пустынена - вотчинага, 1764 тә Икътисади коллегиягә бирелә. Халкы, игенчелек һәм терлек үрчетүдән тыш, балта эше, көймә, кыршау ясау, кәрзин үрү, умартачылык, балык тоту белән шөгыльләнә. 1892 дә Васильево аша тимер юл уза, шунлыктан халык саны шактый арта. 20 йөз башында Крестовоздвижение чиркәве (1870-71 дә Н.И. Ильминский инициативасы белән төзелә, 1990 да яңадан эшли башлый), земство мәктәбе (1875 тә ачыла), телефон, җил тегермәне, П.И. Богдановның пыяла фабрикасы, тимерче алачыгы, трактир, 2 сыраханә, 1 шәраб, 7 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1738,1 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 дән ТАССРның Арча кантонында. 1927 нең 14 февраленнән Казан авыл районында, 1928 нең 21 маеннан шәһәр тибындагы бистә, 1938 нең 4 августыннан - Юдино, 1958 нең 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859[3] 1897[3] 1908[3] 1920[3] 1926[3] 1940[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
686 981 815 1 355 1 591 10 176 14 545 18 332 19 638 18 776 16 846 16 957

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1989[10] 2002[11] 2010[12]
руслар 69,0% 67,8% 66,9%
татарлар 26,8% 27,1% 30,7%
чуашлар 1,8% 1,3% 1,0%

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Очкычтан күренеше

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өч гомуми белем бирү учреждениесе, 6 балалар бакчасы, 2 китапханә, спорт мәктәбе, музыкаль мәктәбе, сәнгать мәктәбе, ике дини мәктәп. Мәдәният йорты.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике мәчет, бер чиркәү.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • [1]