Дүртөйле
Дүртөйле | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1795 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Дүртөйле райуны һәм Городское поселение город Дюртюли[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение город Дюртюли[d][1] |
Халык саны | 30 969 кеше кеше (1 гыйнвар 2018)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Почта индексы | 452320 |
Рәсми веб-сайт | admdurtuli.ru |
Җирле телефон коды | 34787 |
![]() |
Дүртөйле (баш. Дүртөйлө, рус. Дюртюли, чир. Дöртыльö) шәһәре — Башкортостанның Дүртөйле районы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына 31899 кеше яши.[3] Агыйдел елгасы буена урнашкан
Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дүртөйле торак урыны буларак беренче кат 1795 елда искә алына. Биредә ул вакытта Трапезников, Дьяконов, ике Чистяков яшиләр. Дүрт йорттан торган авылга якын-тирәдәге татарлар «Дүртөйле» дип ат кушканнар.
19 гасыр уртасында, уңайлы, Агыйдел суы өстендә урнашканга күрә Дүртөйле үсеп китә һәм су юлы белән йөкләрне ташу ноктасына әйләнә. Совет чорында район үзәге булып китә. Аның чикләре Татарстанга терәлә, 1935 елда Илеш районы җирләре бүлеп чыгарыла. 1964 елдан — штп, 1989 елдан — шәһәр.
Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәрдә 6 тулы урта мәктәп, шул исәптән өч гимназия. 2005 елда, җирле халыкның мәнфәгатьләре белән исәпләшмичә, Дүртөйледә 260 урынга исәпләнгән интернат төрендәге Башкорт гимназиясе ачыла.
Тарих-төбәкне өйрәнү музее, 3 китапханә, 4 хастаханә, «Агыйдел» санаторий-профилакторие, «Венеция» санаторий-профилакторие, «Акчарлак»балалар җәйләве.[4]
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын, нефть чыгару, төзелеш материаллары җитештерүгә, табигый газны кууга корылган.
Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
“Юлдаш” иҗтимагый-сәяси газетасы. Татар һәм рус телләрендә чыга.[5] Җирле телевизия (МАУ ДЮРТЮЛИ — ТВ РБ) татар, башкорт һәм рус теләрендә тапшырулар әзерли.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1939[6] | 1959[6] | 1970[6] | 1979[6] | 1989[6] | 2002[6] | 2010 | 2017[7] | 1 гый 2018[2] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
4464 | ↗4594 | ↗14 103 | ↗19 385 | ↗25 235 | ↗29 984 | ↗31 725 | ↘30 858 | ↗30 969 |
Милли состав: күпчелеге татарлар (26 мең), азмы-күпме күләмдә руслар (2900 кеше), чирмешләр (480 кеше). Башкортлар юк. Татар теле өстенлек итә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel.
- ↑ http://durtuli.tukaeva.ru/
- ↑ "Юлдаш" газетасы
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar