Эчтәлеккә күчү

Коралачык (Дүртөйле районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Коралачык (Дүртөйле районы) latin yazuında])
Каралачык
Халык саны 562 (2002, Җанисәп), 566 (2009, Җанисәп), 528 (2010, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+05:00
География
Ил Россия
Координатлар 55°24'29"тн, 54°38'57"кнч
Почта индексы 452316 Edit this on Wikidata
Карта

КаралачыкБашкортстанның Дүртөйле районында урнашкан татар авылы.

Авылны Калкаман исеме белән бәйлиләр. Риваятьләр буенча, ул куп итеп мал асраган. Уз эшчеләре да булган. Бурлаклар (ушкуйниклар дип аңларга була) аңар тынгы бирмәгәннәр һәм ул Наҗы елгасы буена кученергә карар итә. Бер акланга урнаша. Уйсулыкта чишмә агып чыга. Башта Калкаман узенә алачык төзи, аннары маллар өчен утар тота. Калкаманнын торагын Коры алачык дип атаганнар. Авылның исеме дә шуннан килеп чыккан.

Зиратны авыл читендә ачканнар. Тора-бара зират авыл уртасында калган. Биредә мәрхүмнәрне 1516 – 1911 елларда җирләгәннәр. Шул мәгълүмәтләргә караганда, Коралачык авылы якынча 1515 елда барлыкка килгән.

Калкаман улгәч, авыл читендәге яланны, чокырны, чишмәне аның исеме белән атый башлыйлар. 1600 елда Коралачыкта мишәр Янбарисов яши башлый. Ул Кушнаренко ягыннан килгән, дип сөйлиләр. Ул чагында авылда 15ләп йорт булган. Шуннан бирле безнен кешеләрне мишәрләр дип йөрткәннәр. Авылда берничә ыру билгеле: Күркә, Түкәш, Чүпрә, Үләй, Чүмеч. Алар арасында иң зурысы – Чүкеч ыруы. Бикмөхәммәтовлар, Дәүләтшиннар, Кәлимуллиннар, Йомаголовлар, Нәбиуллиннар, Хәкимовлар шул ыруга карый.

Авыл зурайганнан-зурая. Көтүлекләрне арттыру өчен урманны кисәләр. Соңыннан бу җирләрнең бер өлеше көтүлеккә әйләнә. Җиребезнең Тарлау, Тукмаккүл, Кыскакүл. Чатра, Саескан куагы кебек топонимик исемнәре кызыклы.[1]

Халык саны
2002[2]2009[2]2010[3]
562566528