Исмаил (Дүртөйле районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исмаил (Дүртөйле районы) latin yazuında])
Җыенле авыл, Исмаил
Карта
Ил Россия
Регион Башкортстан
Район Дүртөйле районы
Координатлар 55°33'35"тн, 54°37'49"кнч
Халык саны 2081 кеше
Милли состав татарлар
Почта индексы 452301

Җыенле авыл (рус. Исмаилово) — Башкортостанның Дүртөйле районындагы татар авылы, Тәкәрлек авыл җирлеге үзәге.

Тарихи мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылга нигезне ясаклы татар Исмәгыйль Уразмәтов салган. 18-19 гасырда халкы типтәрләр буларак исәпкә алына.[1] Исмаилда тупланган ике типтәр җайдаклар полкы 1812-1814 елларда французлар белән сугыша, Бородино бәрелешендә, Давыдов, Кудашев җитәкләгән партизаннар хәрәкәтендә, 1813 елның 4-7 октябрендә Лейпциг янындагы «халыклар сугышы»нда катнаша.[2]

Җыенле авыл —«Базы җыены» үзәге. Базы җыенына Ишкар, Сәеткол, Әлкәш, Җитембәк, Чишмә авыллар кергән.[3]

Инкыйлабка чаклы Исмаил волость үзәге була, дүрт төрле халыктан торган дип сөйлиләр. Елганың сул ягында яшәүчеләрне башкортлар дип, уң ягындагыларны – типтәрләр, түбән очтагыларны – мишәрләр, элекке чебен урамы дип йөртелгән урамда яшәүчеләрне арлар дип йөрткәннәр. Авылда калучы типтәрләр бик авыр хәлдә яши. Исмаил авылы җирләрее башкортлар кулында була. Җирсез халык Актый, Муллакай исемле кулакларның җирләрен эшкәртеп яшәгән.

Инкыйлабка кадәр Исмаил авылының җирләре Хөсәез елгасының сул ягында яшәгән башкортлар кулында булган. Башкортлар анда типтәрләрнең малларын да кертмәгән. Җир өчен башкортлар белән татарлар арасында кискен көрәш барган. Җирсез халык төрле яктан изелүгә, икмәксез яшәүгә, тамак ялына бер карангыдан икенче караңгыга кадәр байда изүне түзеп яшәүне түзә алмаенча, баш күтәргән, башкортларның җирләрен алып тартып алырга теләгән.

Авылдагы hәр хуҗалыкка, ярлы халыкка налог салганнар. Ә җирсез татарларга бу салымнарны түләргә, әлбәттә, хәле булмаган. Бурычны түли алмасаң, старшина белән староста килеп, самовар, казан, хәтта мөндәр белән комганнарны да алып чыгып саткан.

Атаклы кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад һәм социаль тармак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта мәктәп. Мәчет

  • ҖЧҖ Племзавод «Вәлиев» — сыер итен җитештерү
  • Колхоз им. 50-летия Башкирии.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[4]
2081
2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 2081 кешенең яшәве мәгълүм.

2002 елга 51% халык башкортлар, татарлар – 37%.

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Дүртөйле): 18 км
  • якындагы тимер юл станциясенә (Бүздәк): 141 км

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.ufagen.ru
  2. История Илишевского района
  3. Уразманова Р.К. «Обряды и праздники татар Поволжья и Урала», Казань, 2001
  4. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]