Дүртөйле районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Дүртөйле районы
Дүртөйле районы
Дюртюлинский район
Герб
Coat of Arms of Dyurtyuli rayon (Bashkortostan).png
Байрак
Flag of Dyurtyuli rayon (Bashkortostan).png
Төбәк Семилетка

Башкортстан

Административ үзәк

Дүртөйле

Нигезләү датасы

1931 ел

Башлык

Хәйруллин Ринат (1958 елгы)

Халык саны (2010)

33 164 (Дүртөйлене исәпләмәгәндә)

Мәйдан

1678 км²

Дүртөйле районы харитада

Сәгать поясы

+6

admdurtuli.ru

Дүртөйле районы (рус. Дюртюлинский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеДүртөйле каласы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
Дүртөйле районына элекке Ялдәк, Исмаел, Әсән, Мәскәү, Анастасьино волостьлары кергән. Аның биләмәсенә 208 авыл кергән. 1935 елда вакландырылган һәм Илеш районы бүлеп чыгарылган. Район өчен гаят зур йогынты нефть ятмаларының табылуы һәм үзләштерелүе ясаган.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1678 км² тәшкил итә. Шуларның 71% — авыл хуҗалыгында файдалана, урманнар 29668 га тәшкил итә (17,8%), сулыклар – 3989 га (2,4%).

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң эре торак урыннары: Дүртөйле каласы (2009 елда 31,4 мең кеше яши), Семилетка поселогы (4,5 мең), Исмаил (2,2 мең), Ангасяк (1,9 мең), Мәскәү (1,9 мең), Әсән (1,66 мең), Иванай (1,63 мең) авыллары.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[1] 2008[2] 2009[3] 2010[4] 2012[5] 2013[6] 2014[7] 2015[8] 2016[9]
32 988 65 042 65 146 64 426 63 934 63 654 63 253 62 533 61 956

Район җирендә туган танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле районы республика буенча үз-үзен тәэмин итә торган санала. 2009 елда республика бюджетыннан килә торган субсидияләр район бюджетында 13 % тәшкил итә.

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җирле сәнәгать авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүгә, нефть чыгаруга, төзелеш материалларын җитештерүгә һәм табигый газ кууга корылган.
Төп сәнәгать предприятиеләре Дүртөйледә, Семилетка поселогында, Исмаил авылында урнашканнар.
ЯАҖ “Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты”, ААҖ “Дүртөйле ит комбинаты” (Иванай, хәләр продуктлар җитештерүе белән билгеле), МУП “Дүртөйле икмәк заводы”, Башремстройсервис ҖЧҖнең Балтач бүлекчәсе, Газпром газүткәргеченең җитештерү идарәсе. Әсән кошчылык фабрикасы һәм кирпеч заводы. Дүртөйледә Башнефтьның Чакмагыш НГДУсы урнашкан, ул дүртөйле, Илеш, Чакмагыш районнарындагы нефть ятмаларын хезмәтләндерә. Районда 250 кече эшмәкәр теркәлгән, тагын 1415е – юридик зат теркәмичә эшли.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле районы бөртеклеләрне һәм терлекчелек продукциясен иң эре җитештерүче. Район җиренең 70 мең һектар җир эшкәртелә. Авыл хуҗалыгы биләмәләренең 1% алып торуга карамастан, район 3% ашлыкны һәм 4% сөтне җитештерә. Тулаем продукт күләмендә зур өлеш терлекчелеккә туры килә (66%).
Райондагы 22 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 16сы – нәсел заводлары булып тора. Аларда 80% баш терлек асрала.
Игенчелеккә 34% туры килә. 2009 елда районда 84 мең тонна ашлык җитештерелгән. Иң эре җитештерүчеләр — «Вәлиев», «Ленин», Киров исемендәге, «Нива», «Дүртөйле» МТС.
Районда шәхси инициатива якты чырай белән каршы алына бип әйтеп булмый. 24 авыл хуҗалыгы предприятиесенә 17 шәхси фермер хуҗалыгы туры килә.
Авыл хуҗалыгы техникасы фонды 55%ка таушалган. Күпчелек хуҗалыклар техника белән начар тәэмин ителгән.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртөйле районын М7 «Идел» (Мәскәү-Уфа) автомагистрале кисеп чыга. Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Дүртөйледән асфальт юл белән Борайга, Бүздәккә, Чакмагышка, Нефтекамага, Бөрегә туры чыгып була. Юлларның тулаем озынлыгы – 449 км, шул исәптән яхшыртылган өслеклеләр – 364 км.
Иң якын тимер юл станцияләре – Бүздәк (116 км), Яңавыл (145 км), Уфа (130 км).

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта район мәгариф системасына 28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен учреждение, 3 һимназия, 21 урта, 6 төп, 10 филиал (башлангыч) мәктәп, 1 балалар йорты, мәктәпара уку комбинаты, балаларны өстәмә укытат торган 3 оешма керәләр. Кыскарту («оптимизация») планына күрә 2010/11 уку елында Аргыш белән Түрбиек филиаллары ябылды. 2009 елда укучылар саны – 7614 булган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 4610. Укытучылар саны – 838.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елдан бирле «Юлдаш» газетасы чыга. 2010 елда — 11300 данә белән.[10]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Комплексная программа социально-экономического развития Дюртюлинского муниципального района на 2011-2015 (рус.)

Рәсми сайт (рус.)

  1. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. 3 февраль 2012 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  2. 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  3. Оценка численности Республики Башкортостан постоянного населения на 1 января 2009-2016 годов
  4. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан. 20 август 2014 көнне тикшерелгән. 20 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  5. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. 31 май 2014 көнне тикшерелгән. 31 май 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  6. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). 16 ноябрь 2013 көнне тикшерелгән. 16 ноябрь 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  7. Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. 2 август 2014 көнне тикшерелгән. 2 август 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года. 6 август 2015 көнне тикшерелгән. 6 август 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  9. Калып:Население/2016AA
  10. "Юлдаш" газетасы