Башнефть

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башнефть latin yazuında])
Башнефть ААҖ
Төр
ачык акционер җәмгыяте
Сәнәгать тармагы Нефть чыгару, эшкәртү, нефтехимия
Нигезләнгән 1946 ел
Штаб-фатир Уфа, Башкортстан
Төп затлар
Александр Гончарук, Александр Корсик
Продукциясе
Нефтепродуктлар, нефтехимия продуктлары
Керем 851 664 000 000 ₽[1]
Операцион керем
114 242 000 000 ₽[1]
Чиста керем
$1,4 млрд (2010)
Хезмәткәрләр саны
25 000
Сайт www.bashneft.ru

«Башнефть» ААҖБашкортстан һәм Россиянең нефть ширкәте. Башкортстандагы нефть ятмалары өстендәге идарә компаниясе буларак 1946 елда оештырыла. Төп офисы Уфада урнашкан. Кереме буенча Башкортстанда 1-че урында тора[2].

01.06.2018 көнгә Директорлар Советы[3][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Федоров Павел Сергеевич, Беренче вице-президенты «Роснефть»; Директорлар Советы рәисе.
  2. Гурьев Евгений Александрович — Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм Башкортстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре Министры;
  3. Завалеева Елена Владимировна — Статс-секретаре - «Роснефть» вице-президенты;
  4. Кәримов Отабек Кучкарович — коммерция һәм логистикасы буенча «Роснефть» Вице-президенты. Виктор Вексельбергның элекке ТНК-BP топ-менеджеры [4].
  5. Дидье Касимиро — эшкәртү, нефть химиясе, коммерция һәм логистикасы буенча Вице-президенты. Виктор Вексельбергның элекке ТНК-BP топ-менеджеры [5].
  6. Латыйпов Урал Альфрет улы — «Роснефтьнең» куркынычсызлык Хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын Башкаручы, «Роснефтьнең» Вице-президенты;
  7. Кристоф Неринг — сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча «Роснефть» Вице-президенты;
  8. Пригода Артем Владимирович — идарәсенә һәм нәтиҗәле файдалану, үстерү һәм инвестицияләр эзләү һәм чыгару буенча «Роснефть» Вице-президенты;
  9. Самедов Фәрхәд Астан улы — Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары;
  10. Шишкин Андрей Николаевич — энергетика, локальләштерү һәм инновацияләр буенча «Роснефть» Вице-президенты;, «Башнефть» Идарә Рәисе.
  11. Вышенская Эльвира Олеговна - Аппарат Җитәкчесе, директорлар Советының Корпоратив секретаре

01.06.2018 көнгә Идарәсе[6][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шишкин Андрей Николаевич, Президент, Идарә рәисе
  2. Лазеев Андрей Николаевич, геология буенча Вице-Президенты
  3. Латыш Ростислав Ростиславович, үстерү һәм стратегиясе буенча Вице-Президенты
  4. Лобачев Сергей Вячеславович, Идарә әгъзасы
  5. Минчева Наталия Александровна, корпоратив идарә итү һәм хокук мәсьәләләре буенча Вице-Президенты
  6. Нырков Денис Юрьевич, төбәк сатулар буенча Вице-Президенты
  7. Судаков Андрей Викторович, оештыру үстерү һәм персонал белән идарә итү буенча Вице-Президенты

Нефть табу тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

291-че Нефть суырту өчен тирбәнчек станок, Башнефть. Мөдәрис авылы.

Компаниягә түбәндәге җитештерү оешмалары керә:

2009 елда “кыз компаниясе” буларак ҖЧҖ «Башнефть-Добыча» оештырыла. Аның кул астына НГДУ «Ишембайнефть», НГДУ «Әрләннефть», НГДУ «Краснохолмскнефть», НГДУ «Туймазынефть», НГДУ «Уфанефть» һәм НГДУ «Чакмагышефть» кергәннәр.[7]

Предприятие «Башнефть»ның Башкортстандагы, Ханты-Манси автоном округы, Ырынбур өлкәсе, Татарстандагы 166 чыганагын хезмәтләндерә. Иң зур чыганаклар: Әрлән, Туймазы, Югәмеш, Чытырман, Манчар, Знаменское, Илеш, Тәтешле ятмалары.

1992 елда төзелгән ҖЧҖ «Җиргән» - Мәләвез районындагы Терекле ятмасын үзләштерү белән мәшгуль. Башнефть 2004 елда 50% акцияләрен үзләштерә, 2008 елдан - аның тулы карамагында.

ҖЧҖ «Геонефть» - Ырынбур өлкәсендәге ятмаларны хезмәтләндерә. 2008 елдан 100% акцияләрен Башнефть сатып алган.

ҖЧҖ «Башминерал»

«БашНИПИнефть»

2011 елда Башнефть файдасына «Ырынбурнефтепродукт»ның 94 % акциясе сатып алынган.

Нефть эшкәртү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башнефть системасына тулаем куәте елга 24 млн тонна өч нефть эшкәртү заводы керә («Уфанефтехим», Уфа нефть эшкәртү заводы» һәм «Новойл»). Продукцияне сату өчен компаниянең Башкортстан, Удмуртиядә һәм Ырынбур өлкәсендә урнашкан нефтебазалары, үзенеке 460 автоягулык салу станциясе (АЗС) һәм 160 чит АЗС җаваплы.

Милекчеләр һәм җитәкчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елның апреленә кадәр компания төрле фиктив ия-арадашчылар аша Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның малае Урал кулында булган дип саналган.

2009 елда Башкортстанның ягулык тармагы, атап әйткәндә “Башнефть”, “Уфанефтехим”, “Уфа нефть эшкәртү заводы”, “Новоил”, “Башкирэнерго” һәм “Башкирнефтепродукт” заводларын “Система” корпорациясе сатып алган. “Система” болар өчен барлыгы 66,76 миллиард сум акча түләгән. Ул акчалар бүген 63 миллиардка калган. Аның кай тарафка югалуы әлегә ачыкланмаган.

Ул акчалар башта дүрт: “Инзәр”, “Урал”, “Юрүзән” һәм “Агыйдел” хәйрия фондларына салынган иде. Хәзер ул фондлар берләштерелеп “Урал” фонды карамагына күчерелгән. Әлеге фондның рәисе - Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов.[8]

2011 елның февралендә акцияләрнең контроль пакетын АФК “Система” тоткан, тагын 25% - аның иярчене “Система-инвест” кулында.

Компания хуҗалары 2010 елда $1,4 млрд чиста табыш алганнар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]