Туймазы
Туймазы | |
Байрак | Илтамга |
![]() | ![]() |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1912 |
---|---|
Дәүләт |
![]() ![]() ![]() |
Нәрсәнең башкаласы | Туймазы райуны |
Административ-территориаль берәмлек | Туймазы райуны |
Халык саны | 68 256 (1 гыйнвар 2018)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 120 метр |
Мәйдан | 43 км² |
Почта индексы | 452750 |
Рәсми веб-сайт | tujmazy.ucoz.ru |
Беренче язма телгә алу | 1912 |
Җирле телефон коды | 34782 |
![]() |
Туймаз́ы (рус. Туймазы) — Башкортстанның Туймазы районы үзәге, 1960 елдан шәһәр статусына ия. 65,9 мең кеше яши. Үсән елгасы буена урнашкан.
Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Төзелеп килүче Бөгелмә – Уфа тимер юлы станциясе буларак 1912 елдан билгеле. Исеме – Туймазы елгасыннан.[2]
1923 елның маенда волостьларның эреләтүе барышында Төмәнәк, Түбән Зәет, Атнагол һәм Югары Бишенде волостьлары бер Атнагол волостенә берләштерелә, үзәге итеп Туймазы станциясе бистәсе тәгаенләнә.
1930 елдан – Туймазы районы үзәге. 1937 елда эшчеләр бистәсе статусын ала. Шул ук елда Кандыр һәм Туймазы районнарына бүленә, 1956 елда кире берләштерелә.
Туймазы шәһәренә һәм районы язмышына хәлиткеч тәэсир нефть ятмаларының табылуы ясый. 1944 елда Нарыш авылы янында (хәзерге Октябрьский) девон катламнары ачыла. Шул ук елда Туймазыда махсус геофизик экспедиция оештырыла.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1917 елда станция Төмәнәк вулысына карый.
1939[3] | 1959[3] | 1970[3] | 1979[3] | 1989[3] | 2002[3] | 2010 | 2016[4] | 1 гый 2018[1] | 1 гый 2019[5] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
9220 | ↗22 996 | ↗36 721 | ↗43 658 | ↗58 408 | ↗66 687 | ↗66 836 | ↗68 340 | ↘68 256 | ↗68 587 |
2002 елгы сан алу буенча Туймазыда иң күбе татарлар яши (44,2%). Чынлыкта бу сан тулы түгел. 25,3% башкорт итеп язылган, руслар – 27,7%.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1990 елда Туймазыда Татар драма театры эшли башлый. Ул Башкортстанда икенче профессиональ татар театры.
Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Наилә Миңнеханова (1955), шагыйрә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ Сайт Туймазинского района. История
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]