Әл-Фатыйха мәчете (Туймазы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Фатыйха мәчете (Туймазы) latin yazuında])


Мәчет
Әл-Фатыйха мәчете
баш. Әл-Фатиха мәсете
Мәчет логотибы
Мәчет логотибы
Мәчет логотибы
Ил Россия
Шәһәр 452750,
Башкортстан,
Туймазы, Ленин ур., 7
Координатлары 54.6117296; 53.7123148
Дин Ислам
Мәхәллә ҮДН 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы бина янәшәсендә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары ???—1992 еллар
Төп даталар:
1992 ел – ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Әл-Фатыйха мәчете баш.  Әл-Фатиха мәсете}} – Башкортстанның Туймазы шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы «Мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы» карамагында. Имам-хатиб – Рим Әхтәм улы Шәяхмәтов [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әл-Фатыйха мәчете
Әл-Фатыйха мәчете манарасы

Туймазы шәһәренең үзәк мәчете буларак Ленин урамында 1992 елда төзелгән. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составына керә. 2012 елда мәчеттә Сириянең Югары мөфтие булган.

Балалар өчен (6-13 яшьлек) мәчет каршында җәйге Коръән өйрәнү курслары эшли.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әл-Фатыйха мәчете – катгый Ислам кануннары буенча төзелгән, яшел төскә буялган бер катлы бина. Фасадында бернинди бизәк тә юк. Биек манарасы гына аның мәчет булуын күрсәтә. Әл-Фатыйха мәчете чирек гасырдан артык элек төзелгән. Тышкы яктан да, эчке яктан да тыйнак бизәлгән, бернинди артык чуар архитектура бизәкләре куллланылмаган. Диварларын Коръән аятьләре генә бизи. Гыйбадәтханә ике өлешкә бүленгән: ислам традициясе буенча, намазлар уку өчен ике – ир-атлар һәм хатын-кызлар заллары бар[2]. Мәчет каршында китапханә эшли, анда дин мәсьәләләренә кагылышлы китаплар, гыйбрәтле нәсерләр, видеоматериаллар, догаларның аудиоязмалары бар. Шулай ук дин тотучылар һәм (аерым)[3] аларның балалары өчен Ислам бәйрәмнәре (Ураза, Корбан) оештырыла[4].

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Имам-хатиб – Рим Әхтәм улы Шәяхмәтов
  • Имам – Габделкәрим хәзрәт Яруллин[5]
  • Имам ярдәмчесе – Тимур (Билял) Шабакаев[6][7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]