Корбан бәйрәме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корбан бәйрәме latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Корбан бәйрәме
Сурәт
Нәрсә нигезендә эшләнгән Жертвоприношение Исаака[d]
Елның көне 10 зөлхиҗҗә[d]
Традицион ашамлык ягнятина[d], сыер ите[d] һәм seviyan[d][1][2][3]
 Корбан бәйрәме Викиҗыентыкта
Корбан гаете намазы, Мәскәү, 6 ноябрь, 2010 ел

Корбан бәйрәме яки корбан гаете (гайде корбанфар. عید قربان ‘әйд-е қорбан[4], гайд әзха[5]гарәп. عيد الأضحى‘ид әл-’әзха) — хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә. Россия Федерациясенең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәсия һәм Дагстан республикаларында — рәсми ял көне.

Бәйрәм тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам диненә күрә, Аллаһ Тәгалә ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный Ибраһим пәйгамбәрдән улы Исмәгыйль пәйгамбәрне корбан китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, Ибраһим пәйгамбәр улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбан итәр өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәргән. Шуның белән Ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм кешеләргә җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын дия. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһ тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.

Бәйрәм итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир — «Аллаh әкбәр, Аллаh әкбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаh әкбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Милади тәкъвим буенча билгеләү көне[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиҗри тәкъвимнең миладидән якынча 11 көн кыска булганга күрә Корбан бәйрәменең датасы һәр ел төрле датага тап килә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Dry Meethi Saviyan Khoye Wali Eid Special (Sweet Vermicelli)
  2. Sugar-Laced Sweet Pakistani Vermicelli/ Qawami Seviyan
  3. EID UL ADHA 2021SPECIAL SEVIYAN (VERMICELLI) RECIPE IN PUNJABI LANGUAGE @CITYFOODSPUNJAB
  4. Гайд — 1) бәйрәм; 2) гает. Корбан — 1) корбан (Аллага якын булу өчен суелган хайван). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 68; 213.
  5. Гайд әзха — корбан гаете. Әзха — корбаннар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 68; 730.