Адыгея
|
Адыге́я Республикасы́ (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Русия Федерациясе эчендәге республика [1], Русия Федерациясенең субъекты, Көньяк федератив округына керә.
1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе кебек нигезләнгән.
Башкаласы — Майкоп шәһәре.
Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Республиканың төньяк өлеше тигезле, көньякта — Зур кавказ таулары торалар. Адыгея территориясын 40 % чамасы урманнар алалар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Республиканың климат җылы дип карала, урта температура −2 °С гыйнварда, ә июльдә +28 °С белән санлана.
Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.
Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Адыгея Русия Федерациясе субъектлары яки чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Адыгея территориясе электән урнашкан иде. Майкоп районында Абадзех палеолитик туктау урнашкан, күп археологик бронза һәм тимер гасырларның һәйкәлләре бар. Адыглар төрле вакытларда ирек халык булып яшәгәннәр, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859—1864 елларда адыгларның күбесе Госман империясенә киткәннәр, калганнарны Кубаньнең сул якка күчкәннәр.
1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгей) автоном өлкә кебек, Краснодарда үзәк белән барлыкка килде, аннары соң Адыгей автоном өлкә белән булды. 1936 елның 10 апрелендә үзәк Майкопка күчерелде. 1990 елның 5 октябрендә Адыгей АССРы игълан ителде, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы ясалган иде.
2007 елдан бирле республиканың президенты — Аслан Тхакушинов.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халык — 440 327 кеше (2011), шәһәрдә яшәүчеләре — 52,6 % (2006). Халыкның тыгызлыгы — 56,5 кеше/Км² (2011).
Халык | 1979 елдагы сан мең (*) |
2002 елдагы сан мең (*) |
2010 елдагы сан мең[2] |
---|---|---|---|
Руслар | 285,6 (70,6 %) | 288,3 (64,5 %) | 270,7 (63,6 %) |
Адыгэлар | 86,4 (21,4 %) | 108,1 (24,2 %) | 107 (25,2 %) |
Әрмәннар | 6,4 (1,6 %) | 15,3 (3,4 %) | 15,6 (3,7 %) |
Украиннар | 12,1 (3,0 %) | 9,1 (2,0 %) | 5,9 (1,4 %) |
Курдлар | … | 3,6 | 4,5 (1,1 %) |
Черкеслар | … | … | 2,7 (0,6 %) |
Татарлар | 2,4 | 2,9 | 2,6 (0,6 %) |
Цыганнар | 1,1 | 1,8 | 2,4 (0,5 %) |
Белоруслар | 2,2 | 1,9 | … |
Греклар | 1,0 | 1,7 | … |
Әзериләр | … | 1,4 | … |
Алманнар | 1,4 | 1,2 | … |
Чеченнар | … | 1,1 | … |
Татарлар Адыгеядә Киров авылында (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный авылларында (Кошехабль районы), Афипсип авылында (Тахтамукай районы), Майкоп шәһәрендә торалар.
Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр поселениесе — шәһәрсыман поселогы, 43 авыл поселениесе, 225 авыл торак пункты (2006).
Шәһәр округлары:
- Адыгейск шәһәре
- Майкоп шәһәре
Муниципаль районнар:
- Гиагинская районы
- Кошехабль районы
- Красногвардейское районы
- Майкоп районы
- Тахтамукай районы
- Теучеж районы
- Шовгенов районы
Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Торак пункты | 2010 елдагы испәбе буенча халык саны мең[3] |
---|---|
Майкоп | ![]() |
Яблоновский | ![]() |
Энем | ![]() |
Гиагинская | 15,0 (2008) |
Адыгейск | 14,7 |
Ханская | 11,1 (2008) |
Тульский | ![]() |
Красногвардейское | 9,0 (2008) |
Кошехабль | 7,7 (2008) |
Каменномостский | ![]() |
Дондуковская | 6,5 (2008) |
Тлюстенхабль | ![]() |
Тахтамукай | 5,2 |
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре булып торалар. Адыгларның күпчелеге мөселман. Анда яшәгән татарлар да нигездә мөселманнар.
Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан диненә ышаналар.
Халыкның берничә өлеше атеист, яки бер дин тарафдары да түгел.
Хәзерге вакытта Адыгеядә чиркәү тергезелә, ләкин мөселман гыйбәдәт урыннары бик аз. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачылды, бөтен республиканың мөселманнарына бу вакыйга бик зур бәйрәм белән булды.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт «Нальмэс» академия халык биюе ансамбле.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Росстат. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
![]() |
Бу Русия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, ![]() |