Якутия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты

Саха Җөмһүрияте
Саха Өрөспүүбүлүкэтэ

Flag of Sakha.svg Coat of Arms of Sakha (Yakutia).svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Саха Җөмһүрияте

Башкала

Якутск

Мәйдан

1-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

0,6

Халык саны

55-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

954 803 кеше (2014)

Төзмә хата: / операнда җитми кеше кеше/км²

ТРП

26-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

384,7 млрд. сум (2010)

320,8 мең сум

Бүҗет керемнәре

- Барлыгы
- Федераль бүҗетыннан дотацияләр

124,8 млрд сум[1] (2013)
55,8 млрд сум

Федераль бүлге

Ерак Көнчыгыш

Икътисади район

Ерак Көнчыгыш

Рәсми тел(ләр)

саха теле, урыс теле

Җөмһүрият башлыгы

Егор Борисов

Хөкүмәт рәисе

Галина Данчикова

Ил Төмәне Рәисе

Александр Жирков
Ил көе Гимн Республики Саха[d]
РФ субъекты коды 14
ISO 3166-2 коды RU-SA

ГАТОБК коды

98
Sakha Yakutia rep.png

Саха́ Җөмһүрияте́ (Яку́тия) (якут. Саха Республиката, Саха Сирэ) — Русия Федерациясе эчендә булган дәүләти корылма, Русия субъекты, Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.

Мәйданы буенча Русиянең иң зур регионы; шуның өстенә, Якутия — дөньяда иң зур административ-территориаль берәмлек. Башкаласы — Якутск шәһәре.

1922 елның 27 апрелендә төзелгән.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Русия Федерациясенең субъекты
Көнбатыш Красноярск крае
Көньяк-көнбатыш Иркутск өлкәсе
Көньяк Байкал арты крае, Амур өлкәсе
Көньяк-көнчыгыш Хабаровск крае
Көнчыгыш Магадан өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Чукотка автономияле округы

Якутиянең яр буе сызыгының озынлыгы — 4 500 километрдан артыграк. Якутиянең 2/5 өлеше төньяк поляр түгәрәк артында урнашкан. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 2 500 км, көнчыгыштан көнбатышка — 2 000 км.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутск янында Лена елгасы
Амга елгасы

Якутиянең 2\3 өлеше таулардан гыйбарәт. Иң биек ноктасы — Победа тавы (3147 м, башка мәгълүматлар буенча — 3 003 м; Черский тау сыртында урнаша), Мус-Хая тавы (2959 м, башка мәгълүматлар буенча — 3 011 м). Якутиядә шулай ук Верхоянск тау сырты урнашкан.

Якутиянең көнбатыш өлешендә иң зур яссы таулыкларның берсе — Урта Себер яссы таулыгы урнашкан.

Зур мәйданлы түбәнлекләр: Үзәк Якутия түбәнлеге, Колыма түбәнлеге, Төньяк Себер түбәнлегенең көнчыгыш өлеше.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутия — иң күп елгалы (700 мең елга) һәм күлле (800 меңнән артык күл) регионнарның берсе. Иң зур елгалар: Лена (озынлык — 4 400 км), Вилюй (2650 км), Оленёк (2292 км), Алдан (2273 км), Колыма (2129 км), Индигирка (1726 км), Олёкма (1436 км), Анабар (939 км) һәм Яна (872 км).

Иң зур күлләр: Бустак, Лабыңкыр.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутиянең территориясе 4 географик зонасы чикләрендә урнашкан: тайга урманнары, тундра, урманлы тундра һәм арктика чүлләре; Якутия җирләре башлыча мәңгелек туңлык зонасында урын алган.

Үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тайгада даур карагачы өстенлек итә. Шулай ук нарат, кедр, чыршы, каен, усак агачлары, көньяктагы районнарда — Себер кедры, таулы районнарда исле тирәк һәм чозения таралган.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутия тайга-тундра зоогеографик зонасында урнаша. Монда морж, нерпа, тюлень, ак аю торалар (утраулы территориясендә); поши, төньяк боланы, кабарга, карлы тәкә, изюбр, көрән аю, бүре, кызыл төлке, ак төлке, кеш, ас, себер көзәне, чәшке һ. б.

Республиканың сулыкларда балыкларның 50 төре тора, кошларның 250 төре монда оя ясый.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Климат — кискен континенталь, кышның озын һәм җәйнең кыска периоды белән аерылып тора.

Период Гый, °C Фев, °C Мар, °C Апр, °C Май, °C Июн, °C Июл, °C Авг, °C Сен, °C Окт, °C Ноя, °C Дек, °C Ел, °C Ел, % Ел, кВтч/м² Ел, м/с
Айхал −34,5 −30,5 −23,3 −13,7 −3,3 8,7 14,1 9,7 0,5 −12,9 −26,9 −32,3 −11,9 75,0 905,8 3,2
Алдан −26,3 −22,8 −15,0 −4,3 4,9 13,7 16,6 13,3 5,0 −6,4 −18,9 −25,1 −5,4 70,5 1095,8 1,9
Аллах-Юнь −34,6 −31,8 −24,5 −12,5 −1,4 9,7 12,7 9,1 0,7 −14,2 −28,0 −34,6 −12,3 76,2 1051,9 3,4
Алмазный −28,2 −24,4 −17,5 −8,0 3,9 14,0 18,2 14,2 4,4 −7,4 −20,5 −26,6 −6,4 66,4 1048,3 3,2
Амга −41,1 −36,4 −22,6 −5,5 7,2 15,5 18,6 14,3 5,7 −8,9 −28,7 −39,9 −10,0 73,0 1110,4 1,8
Артык −41,0 −38,2 −30,0 −16,9 −4,3 8,1 11,3 6,7 −2,2 −18,5 −33,7 −40,7 −16,5 79,3 1000,8 3,5
Бердигестях −28,9 −25,2 −18,7 −7,9 4,5 15,0 18,9 14,8 4,8 −7,9 −21,3 −28,2 −6,6 67,8 1081,1 3,0
Борогонцы −31,9 −28,1 −20,1 −7,5 5,4 15,7 19,0 14,9 5,1 −9,3 −23,6 −31,7 −7,6 67,2 1081,1 2,8
Верхоянск −47,0 −42,7 −29,8 −12,9 2,8 13,0 15,2 10,8 2,3 −14,9 −36,7 −43,6 −15,1 70,5 938,7 1,7
Вилюйск −36,8 −30,1 −19,0 −6,1 5,5 15,1 18,8 14,2 5,6 −7,8 −25,9 −34,3 −8,3 66,7 1048,3 2,0
Витим −28,8 −23,6 −14,0 −2,6 6,6 14,9 18,3 15,0 6,4 −3,5 −17,1 −26,5 −4,5 73,0 1077,5 2,5
Ленск −29,0 −24,0 −14,7 −3,7 6,2 14,5 17,9 13,9 5,8 −4,9 −19,2 −27,2 −5,3 70,4 1073,8 2,7
Майя −29,8 −26,1 −18,6 −6,6 5,8 15,8 19,3 15,3 5,5 −8,0 −21,6 −29,4 −6,4 66,4 1095,8 2,8
Мирный −28,6 −24,8 −17,7 −8,3 3,5 13,7 17,9 14,0 4,2 −7,6 −20,8 −27,0 −6,7 67,3 1033,7 3,2
Оймякон −47,0 −42,9 −32,4 −14,4 1,9 11,6 13,8 10,1 1,7 −16,1 −37,2 −45,6 −16,2 70,8 1106,7 1,3
Олёкминск −31,3 −25,4 −15,0 −3,1 7,1 15,1 18,4 14,7 6,2 −5,2 −20,9 −29,7 −5,7 70,7 1088,4 2,4
Андреев утравы −31,2 −31,1 −28,8 −22,6 −10,2 −1,2 2,9 2,2 −2,6 −15,0 −26,0 −28,2 −15,9 84,9 668,4 5,7
Покровск −39,7 −33,7 −21,1 −5,4 6,7 15,2 18,6 14,4 5,7 −8,1 −27,2 −38,1 −9,3 69,5 1092,1 2,4
Тикси −31,1 −29,2 −26,4 −18,9 −6,4 3,1 7,6 7,4 1,5 −11,0 −23,8 −28,2 −12,9 81,7 785,3 4,8
Томмот −32,3 −27,7 −19,3 −8,2 2,6 12,8 15,8 12,3 3,3 −10,0 −24,0 −31,2 −8,7 72,7 1073,8 3,2
Удачный −34,4 −30,4 −23,2 −13,6 −3,2 8,8 14,1 9,7 0,6 −12,8 −26,7 −32,1 −11,8 74,7 924,1 3,2
Чульман −30,9 −24,9 −15,6 −5,0 4,4 13,3 16,1 12,9 4,5 −7,4 −21,2 −29,6 −6,9 71,4 1117,7 2,7
Якутск −40,9 −35,9 −21,6 −6,1 6,7 15,4 18,7 14,9 5,7 −8,5 −29,2 −38,8 −9,8 68,9 1081,1 2,0

Сәгать пояслары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутия сәгать пояслары

Якутия өч сәгать поясларда урнаша:

  1. Map of Russia - Yakutsk time zone.svg
    Якутия сәгать зонасы (YAKT, UTC+10).
  2. Map of Russia - Vladivostok time zone.svg
    Владивосток сәгать зонасы (VLAT, UTC+11)
  3. Map of Russia - Magadan time zone.svg
    Магадан сәгать зонасы (MAGT, UTC+12)

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче меңъеллык уртасында эвенкларның һәм эвеннарның борынгы бабалары Якутиягә киләләр. Лена краена якутларның килүе аларны Ленадан көнбатышка һәм көнчыгышка китәргә мәҗбүр иткән.

Русия составында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Якутск өлкәсе

XVII гасырның беренче чирегендә рус сәяхәтчеләре Ленага барып җиткәннәр; Якутскны, Жиганскины, Верхоянскины, Зашиверскины, Среднеколымскины нигезләгәннәр.

1632 елда Ленаның уң ягында Якутск острогы нигезләнә. 1638 елда Якутск өязе оештырыла, аннан соң ул Иркутск губернасы составында Якутия провинциясе һәм Якутск өлкәсе буларак үзгәртеп корылган.

Якутия тарихының аерым сәхифәсе — 1640-еллардан башланган сөрген. XIX гасырдан башлыча сәяси сөрү өстен булган: монда декабристлар, 1863 ел күтәрелешендә катнашучылар, народниклар, эсерлар, социал-демократлар үз срогын тутырганнар.

1922 елның 27 аперелендә Якутия Автономияле Совет Социалистик Республикасы (Якутия АССР) оештырыла.

1920-елларда Алдандагы алтын чыганакларын эшкәртү башлана. 1930нчы елларда Көньяк диңгез юлын эксплуатацияләү башлана, Лена тамагында Тикси порты төзелә. 1950-елларның уртасына кадәр республикада Дальстрой һәм ГУЛагның хезмәт лагерьлары эшләгән.

1950-елларда республиканың көнбатышында алмаз чыганакларын, ә 1960-елларда көньяктагы уран рудасы чыганакларын тапканнар.

1990 елның 27 сентябрьдә республиканың суверенитеты турында декларациясе игълан ителә; 1991 елның октябрендә республикада президент посты кертелә. Михаил Ефимов республиканың беренче президенты булган.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елның җанисәбе буенча Якуиянең халык саны — 958 291 кеше. Халык тыгызлыгы — 0,31 кеше/км²; Русия Федерациясе субъектлары арасында халык тыгызлыгы буенча Якутия 80нче урынын ала.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
Барлык 413 198 (100,0 %) 487 343 (100,0 %) 664 123 (100,0 %) 851 840 (100,0 %) 1 094 065 (100,0 %) 949 280 (100,0 %) 958 291 (100,0 %)
Якутлар 233 273 (56,5 %) 226 053 (46,4 %) 285 749 (43,0 %) 313 917 (36,9 %) 365 236 (33,4 %) 432 290 (45,5 %) 466 492 (49,9 %)
Руслар 146 741 (35,5 %) 215 328 (44,2 %) 314 308 (47,3 %) 429 588 (50,4 %) 550 263 (50,3 %) 390 671 (41,1 %) 353 649 (37,8 %)
Эвенклар 10 432 (2,5 %) 9505 (2,0 %) 9097 (1,4 %) 11 584 (1,4 %) 14 428 (1,3 %) 18 232 (1,9 %) 21 008 (2,2 %)
Украиннар 4229 (1,0 %) 12 182 (2,5 %) 20 253 (3,0 %) 46 326 (5,4 %) 77 114 (7,0 %) 34 633 (3,65 %) 20 341 (2,2 %)
Эвеннар 3133 (0,8 %) 3537 (0,7 %) 6471 (1,0 %) 5763 (0,7 %) 8668 (0,8 %) 11 657 (1,2 %) 15 071 (1,6 %)
Татарлар 4420 (1,1 %) 5172 (1,1 %) 7678 (1,2 %) 10 976 (1,3 %) 17 478 (1,6 %) 10 768 (1,1 %) 8122 (0,9 %)

Халкының табигый хәрәкәтенең статистикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны, мең кеше Туулар Үлемнәр Үзгәрешләр Туучылар саны (1000 кешегә) Үлүчеләр саны (1000 кешегә) Үзгәрешләр (1000 кешегә)
1970 674 13,899 5,700 8,199 20.6 8.5 12.2
1975 775 15,636 6,242 9,394 20.2 8.1 12.1
1980 887 18,132 7,501 10,631 20.4 8.5 12.0
1985 1,002 22,823 7,266 15,557 22.8 7.3 15.5
1990 1,115 21,662 7,470 14,192 19.4 6.7 12.7
1991 1,110 19,805 7,565 12,240 17.8 6.8 11.0
1992 1,090 17,796 8,710 9,086 16.3 8.0 8.3
1993 1,072 16,771 9,419 7,352 15.6 8.8 6.9
1994 1,051 16,434 10,371 6,063 15.6 9.9 5.8
1995 1,029 15,731 10,079 5,652 15.3 9.8 5.5
1996 1,015 14,584 9,638 4,946 14.4 9.5 4.9
1997 1,003 13,909 9,094 4,815 13.9 9.1 4.8
1998 986 13,640 8,856 4,784 13.8 9.0 4.9
1999 970 12,724 9,480 3,244 13.1 9.8 3.3
2000 960 13,147 9,325 3,822 13.7 9.7 4.0
2001 954 13,262 9,738 3,524 13.9 10.2 3.7
2002 950 13,887 9,700 4,187 14.6 10.2 4.4
2003 949 14,224 9,660 4,564 15.0 10.2 4.8
2004 950 14,716 9,692 5,024 15.5 10.2 5.3
2005 950 13,591 9,696 3,895 14.3 10.2 4.1
2006 950 13,713 9,245 4,468 14.4 9.7 4.7
2007 951 15,268 9,179 6,089 16.1 9.7 6.4
2008 953 15,363 9,579 5,784 16.1 10.1 6.1
2009 955 15,970 9,353 6,617 16.7 9.8 6.9
2010 957 16,109 9,402 6,707 16.8 9.8 7.0

Торак пунктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якутиянең эре торак пунктлары

Торак пункты Якутча исеме Халык саны Торак пункты Якутча исеме Халык саны

Якутск
Якутск
Мирный (Якутия)
Мирный

1 Якутск Дьокуускай 269 486 11 Чульман Чульман 9 767
2 Нерюнгри Нүөрүҥгүрү 61 746 12 Жатай Жатай 9 502
3 Мирный Мирнэй 37 179 13 Покровск Покровскай 9 495
4 Ленск Ленскэй 24 955 14 Олекминск Өлүөхүмэ 9 487
5 Алдан Алдан 21 277 15 Намцы Нам 9 100
6 Айхал Айхал 13 724 16 Чурапча Чурапчы 8 769
7 Удачный Удачнай 12 611 17 Томмот Томмот 8 054
8 Сунтар Сунтаар 10 303 18 Майя Майа 7 288
9 Вилюйск Бүлүү 10 233 19 Ытык-Кюёль Ытык-Күөл 6 828
10 Нюрба Ньурба 10 156 20 Мохсоголлох Мохсоҕоллох 6 698
2010 елның җанисәбе буенча

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республика үз эчендә 36 муниципаль берәмлеккә бүленә: 34 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округы.

Sakha Republic Municipal Divisions.PNG
Картада № Исеме Якутча исеме Халык саны,
мең кеше
Мәйдан,
мең. км²
Административ
үзәге
Городские округа
I Жатай Жатай 9,1
II Якутск Дьокуускай 274,9
Муниципаль районнар (улуслар)
1 Абый Абый улууһа 4,8 69,4 Белая Гора
2 Алдан Алдан улууһа 49,4 156,8 Алдан
3 Аллаих Аллайыаха улууhа 3,2 107,3 Чокурдах
4 Амга Амма улууһа 17,3 29,4 Амга
5 Анабара Анаабыр улууhа 3,7 55,6 Саскылах
6 Булун Булуҥ улууһа 9,7 235,1 Тикси
7 Верхневилюйск Үөһээ Бүлүү улууһа 21,2 43,2 Верхневилюйск
8 Югары Колыма Үөһээ Халыма улууһа 6,9 67,8 Зырянка
9 Верхоянск Үөһээ Дьааҥы улууһа 13,7 24,7 Батагай
10 Вилюй Бүлүү улууһа 27,6 55,2 Вилюйск
11 Таулы Горнай улууhа 11,2 45,6 Бердигестях
12 Жиганск Эдьигээн улууһа 3,98 140,2 Жиганск
13 Кобяй Кэбээйи улууһа 14,0 107,8 Сангар
14 Ленск Ленскэй улууһа 38,8 77,0 Ленск
15 Мегино-Кангалас Мэҥэ Хаҥалас улууһа 32,1 11,7 Түбән Бестях
16 Мирный Мирнэй улууһа 86,0 165,8 Мирный
17 Мома Муома улууһа 4,5 101,7 Хонуу
18 Намцы Нам улууһа 24,3 11,9 Намцы
19 Нерюнгри Нүөрүҥгүрү улууhа 85,8 93,0 Нерюнгри
20 Нижнеколымск Аллараа Халыма улууhа 5,3 86,8 Черский
21 Нюрба Ньурба улууһа 25,9 52,4 Нюрба
22 Оймякон Өймөкөөн улууhа 13,4 92,2 Усть-Нера
23 Оленёк милли Өлөөн улууһа 4,1 318,1 Оленёк
24 Олёкминск Өлүөхүмэ улууһа 29,6 166,7 Олёкминск
25 Среднеколымск Орто Халыма улууhа 7,9 125,2 Среднеколымск
26 Сунтар Сунтаар улууһа 25,5 57,8 Сунтар
27 Татта Таатта улууһа 17,3 18,98 Ытык-Кюёль
28 Томпо Томпо улууhа 15,1 135,8 Хандыга
29 Усть-Алдан Уус-Алдан улууһа 22,4 18,3 Борогонцы
30 Усть-Майя Уус-Маайа улууhа 10,6 95,3 Усть-Мая
31 Усть-Яна Усуйаана улууһа 8,7 120,3 Депутатский
32 Хангалас Хаҥалас улууhа 34,7 24,7 Покровск
33 Чурапча Чурапчы улууhа 19,9 12,6 Чурапча
34 Эвен-Бытантай милли Эбээн-Бытантай улууhа 2,8 55,6 Батагай-Алыта

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Удачная» кимберлит трубкасы

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгатьнең төп секторлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чыгару (алмаз, нефть, алтын, газ, күмер, һ.б. файдалы казылмалар).
  • Эшкәртү
  • Ягулык-энергетика комплексы
  • Агач сәнәгате
  • Җиңел сәнәгате
  • Азык-төлек сәнәгате

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ит, сөт терлекчелеге
  • Ат үрчетүчелеге
  • Бәрәңге-яшелчә хуҗалыгы
  • Кыйммәтле мех хуҗалыгы
  • Боланчылык

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөкләр хәрәкәте күбесенчә су транспортына туры килә. Навигация периодында Лена, (Вилюй һәм Алдан кушылдыклары белән), Яна, Индигирка, Колыма елгалары республиканың төп транспорт артерияләре була.

Автомобиль юллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М56 «Колыма» федераль әһәмиятле автомобиль юлы (Якутск — Магадан), М56 «Лена» федераль әһәмиятле автомобиль юлы; «Вилюй» автомобиль юлы (Якутск — ВилюйскМирныйЛенскУсть-КутТулун). Планларда: «Амга» (Якутск — Амга — Усть-Мая) автомобиль юлын Аянга кадәр озынайту, «Яна» (Хандыга — Батагай — Усть-Куйга) һәм «Анабар» (Мирный — Удачный — Оленёк — Юрюнг-Хая) трассаларын төзү.

Һава транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Республикада 32 аэропорт бар.

Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амур-Якутск магистраленең Беркакит — Түбән Бестях өлеше эшли; планларда — бу юлны Магаданга кадәр озынайту.

Саха (Якутия) дәүләт һимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саха Өрөспүүбулүкэтин өрөгөйүн ырыата (саха телендә)
Сахам сирэ дьоллоох тускуга
Саһарҕалыы ыҥыра ыллыыр.
Илинтэн арҕаа ол кустуга
Алмаас таас курдук сандаара сырдыыр.
Хос ырыата:
Барҕа быйаҥнаах Сахам дойдута
Модун Россия киэн туттуута,
Өркөн өрөгөй тойугун туойдун,
Үүнэр үйэҕэ үрдүү туруохтун!

Үллэр үөстээх Өлүөнэ Эбэ
Өлбөт мэҥэ угуттуур уулаах.
Элбэх омукка эрчим эбэр,
Или-эйэни олохтуур уохтаах.
Хос ырыата.

Ааспыт кэммит айхаллаах суола
Арчылыыр аар алгыһын биэрдэ.
Сахабыт сирэ дьоһун, дуолан
Сайдыы аартыгар түөрэҕэ түстэ.
Хос ырыата.

(тәрҗемәсе):
Саха җире, шәрекъ нурларында
Иминлек һәм бәхет яулыйсың,
Җиңүләргә әйдәп баруыңда
Мәгъриб алмазы күк балкыйсың.
Кушымтасы:
Көч тупла, чәчәк ат, Саха иле, ..............................

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]