Айсен Николаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айсен Николаев latin yazuında])
Айсен Николаев
Туган телдә исем сах. Сэргэй уола Ньукулаайап Айыы Сиэн
рус. Айсен Сергеевич Николаев
Туган 22 гыйнвар 1972(1972-01-22) (52 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Якутия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты, МДУның физика факультеты[d] һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия һәм Уң көчләр берлеге[d]
Җефет Николаева, Людмила Валерьевна[d]

 Айсен Николаев Викиҗыентыкта

Айсен Сергеевич Николаев (сах. Сэргэй уола Ньукулаайап Айыы Сиэн; 1972 елның 22 гыйнвары, Ленинград) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 2018 елның 27 сентябреннән Саха Республикасы (Якутия) башлыгы (Саха Республикасы (Якутия) башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы 2018 елның 28 маеннан 27 сентябренә кадәр)[1]. «Бердәм Россия» партиясенең якут төбәк бүлеге секретаре (2019 елның 7 ноябреннән)[2].

Якутск шәһәре башлыгы (2012—2018).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айсен Николаев 1972 елның 22 гыйнварында Ленинградта укытучылар гаиләсендә туган, ике абыйсы һәм сеңлесе бар. Югары Вилюйскида яшәгән.

16 яшендә Югары Вилюйск физика-математика мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый.

М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. 1994 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Шул ук елда «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча Россия Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясен тәмамлый.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994—1995 елларда «САПИ-центр» АОЗТын җитәкли.

1995 елдан «"Алмазэргиэнбанк" коммерция банкы» ачык акционерлык җәмгыяте идарәсе составына керә, 1995—1998 елларда — идарә рәисе урынбасары.

1997—2002 елларда Оленёк бер мандатлы округыннан Якутия Дәүләт җыелышы югары палатасының 2 нче чакырылыш депутаты була.

1998—2003 елларда «Алмазэргиэнбанк» идарәсе рәисе, шулай ук «САПИ» ФК ҖЧҖ вице-президенты була.

2002—2004 елларда «Хокук көчләре берлеге» партиясеннән Якутия Дәүләт җыелышының 3 нче чакырылыш депутаты була.

2004 елдан — Якутия финанс министры[3].

2007 елның 16 февраленнән — Якутия Президенты һәм Хөкүмәте администрациясе җитәкчесе.

2011 елның 18 маеннан Якутия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

Якутск мэры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның декабрь башында Якутск шәһәре Думасы мэр сайлауларын ярты елга иртәрәк — 2012 елның 4 мартында президент сайлаулары белән бер үк вакытта билгеләгән[4], ә аннары 2011 елның 23 декабрендә Якутск мэры Юрий Заболев отставкага киткән. 2012 елның гыйнварында Айсен Николаев «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан Якутск мэрына кандидат итеп тәкъдим ителә[5]. 2012 елның 4 мартында үткән сайлауларда Николаев 69,84% сайлаучылар килеп, 47,73% тавыш җыя. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул Якутск шәһәр округы администрациясе башлыгы итеп 5 елга сайлана.

2017 елның язында, чираттагы Якутск мэрын сайлаганчы, «Бердәм Россия» партиясенең якут бүлекчәсе Якутск башлыгы сайлауга кандидатлар праймеризын уздыра. Айсен Николаев 86 процент җыйган[6]. 2017 елның җәендә Николаев яңадан Якутск мэрына кандидат итеп тәкъдим ителә. 2017 елның 10 сентябрендә узган сайлауларда ул сайлаучыларның 68,4 % тавышын ала һәм икенче срокка сайлана[7].

Якутия башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 28 маендагы указы белән Саха Республикасы (Якутия) башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[8].

2018 елның 9 сентябрендә, сайлауларда катнашкан сайлаучыларның 71,40% тавышын җыеп, Саха Республикасы (Якутия) башлыгы итеп сайлана[9].

2018 елның 27 сентябреннән Саха Республикасы (Якутия) башлыгы вазыйфасына керешә[10].

2019 елның 2 августыннан 2020 елның 27 гыйнварына кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[11][12].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Бердәм Россия» төбәк бүлегенең сәяси советы әгъзасы.

Саха Республикасы (Якутия) ирекле көрәш федерациясе президенты.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Николаева Людмила Валерьевна, «Алмазэргиэнбанк» идарәсе рәисе. Өч баласы бар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дуслык ордены (2022 елның 21 марты) — Саха Республикасының (Якутия) социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен[13].
  • Саха Республикасының (Якутия) атказанган халык хуҗалыгы хезмәткәре (2008).
  • Изге кенәз Александр Невский ордены (2022 елның 22 гыйнвары)[14].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Новый глава Республики Саха.
  2. Глава Якутии стал секретарем регионального отделения «Единой России».
  3. Организационная структура. Министерство финансов Республики Саха (Якутия). әлеге чыганактан 2013-03-22 архивланды.
  4. Выборы мэра Якутска назначены! 12 декабря 2011.
  5. За кресло мэра Якутска поборются десять человек. 13.01.2012
  6. «Отработали не как конкуренты»: на праймериз «ЕР» победил мэр Якутска. ИА REGNUM. 29.05.2017.
  7. Действующий мэр Якутска Айсен Николаев победил на выборах главы города. 11.09.2017.
  8. Указ «О досрочном прекращении полномочий Главы Республики Саха (Якутия)». Президент России.
  9. Николаев набрал 71,41% голосов на выборах главы Якутии после обработки 100% протоколов. ТАСС.
  10. Указ «О досрочном прекращении полномочий Главы Республики Саха (Якутия)» /kremlin.ru, 28 мая 2018 года 2021 елның 22 гыйнвар көнендә архивланган.
  11. Распоряжение Президента Российской Федерации от 02.08.2019 г. № 255-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  12. Распоряжение Президента Российской Федерации от 27.01.2020 г. № 10-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  13. Указ Президента Российской Федерации от 21 марта 2022 года № 132 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  14. Айсен Николаев по указу Патриарха Кирилла награжден высшей наградой РПЦ — орденом Александра Невского (23 января 2022).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре