Эчтәлеккә күчү

Магадан өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магадан өлкәсе latin yazuında])
Россия Федерациясе субъекты
Магадан өлкәсе
Магаданская область
Байрак Герб

Башкала

Магадан

Мәйдан

11-нче

- Барлыгы

- Су

462 464 км² [1]

0,9 %

Халык саны

62-нче

- Барлыгы

- Халык тыгызлыгы

156 996 (2010)

0,34 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

75-нче

- Барлык, агымдагы бәядә

- Кеше башына

58,2 млрд. сум [2] (2010)

255,2 мең сум

Федераль округы

Ерак Көнчыгыш

Икътисади районы

Ерак Көнчыгыш

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Виктор Печёный (в. б.)

РФ субъекты коды

49

Сәгать поясы

MSK+7 (UTC+10)

Магадан өлкәсе (рус. Магаданская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.

Административ үзәгеМагадан шәһәре.

ЯкРегион
КөньякХабарау крае
КөнбатышЯкутия
ТөньякЧукотка автономияле округы
КөнчыгышКамчатка крае

Өлкә Тын океанның Охот диңгезе белән юыла. Округның ¾ өлешен тундра һәм лесотундра били. Өлкәнең зур өлешне Колыма таулыгы били; иң биек таулар — Снежная (2293 м), Абориген (2287 м).

Төп елгалар: Колыма, Аян-Юрях.

XVIII гасырда, Колымага беренче рус казакларының походларына кадәр бу җирдә күбесенчә якутлар яши торган булалар. XX гасырның башында хәзерге Магадан өлкәсенең территориясе Диңгез буе өлкәсе составына керә. 1921-1922 елларда — Ерак Көнчыгыш Республикасы буфер дәүләте составында була; 1921 елда Камчатка губерния составына кертелә. 1922 елның ноябрендә Ерак Көнчыгыш Республикасы РСФСР составына Ерак Көнчыгыш өлкәсе буларак керә. 1926 елда ул исемен Ерак Көнчыгыш краена алыштыра. 1932 елның октябрендә аның составында Камчатка өлкәсе барлыкка килә.

1931 елда Магадан өлкәсенең элгәре, "Дальстрой" тресты - уникаль һәм өзлексез киңәя торган административ-территориаль берәмлеге үз эшен башлый. 1939-1940 елларда Чукотка милли округы "Дальстрой" юрисдикциясенә күчерелә.

1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсе барлыкка килә; 1953-1992 елларда аның составында Чукотка милли (1978 елдан - автономияле) округы булган.

2010 җанисәбе буенча Магадан өлкәсендә 156 956 кеше яши. Шәһәрләрдә халыкның 95,3 % яши (2009) (Мәскәү һәм Питербургтан башка иң урбанизацияләнгән регион).

Милли состав:

Народ2002 елда, мең кеше2010 елда, мең кеше (%)[3]
Руслар146,5 (80,2 %)127,9 (84,1 %)
Украиннар18,1 (9,9 %)9,8 (6,5 %)
Эвеннар2,5 (1,4 %)2,6 (1,7 %)
Татарлар2,0 (1,1 %)1,4 (0,9 %)
Белоруслар2,2 (1,2 %)1,1 (0,8 %)
Коряклар0,88 (0,5 %)0,9 (0,6 %)
Ингушлар0,8 (0,45 %)-
Алманнар0,7 (0,45 %)-
Ительменнар0,65 (0,35 %)0,61 (0,4 %)
Башка милләтләр-7,5 (4,9 %)
Милләтне билгеләнмәделәр-4,9

Магадан өлкәсенең эре торак пунктлары

Шәһәр Халык саны Торак пункт Халык саны

Магадан, Ленин проспекты
Магадан

1Магадан95 92511Стекольный2 026
2Ола6 21512Уптар1 991
3Сусуман5 86513Эвенск1 973
4Сокол4 68714Мяунджа1 663
5Палатка4 24415Оротукан1 531
6Ягодное4 21116Дукат1 351
7Омскучан4 15817Армань1 071
8Усть-Омчуг3 91518Холодный1 062
9Синегорье2 82119Омчак956
10Сеймчан2 81620Дебин721
2010 елның җанисәбе буенча


Административ бүленеше

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Магадан өлкәснең административ-территориаль бүленеше
Харитада № Исеме ОКАТО коды Халык саны,
мең кеше
(2010 елына)
Мәйдан,
тыс. км²[4]
Халык тыгызлыгы,
кеше/км²
Административ
үзәге
Шәһәр округы
I Магадан 44 401 000 000 102 603 1,2 88,68
Районнар
1 Ола районы 44 201 000 000 10 495 75,8 0,14 Ола
2 Омсукчан районы 44 204 000 000 5 532 60,4 0,09 Омсукчан
3 Төньяк-Эвен районы 44 207 000 000 2 667 102,0 0,03 Эвенск
4 Среднекан районы 44 210 000 000 3 227 91,8 0,04 Сеймчан
5 Сусуман районы 44 213 000 000 9 025 46,8 0,21 Сусуман
6 Теньки районы 44 216 000 000 5 423 35,6 0,16 Усть-Омчуг
7 Хасын районы 44 219 000 000 8 144 19,3 0,41 Палатка
8 Ягодное районы 44 222 000 000 9 840 29,6 0,36 Ягодное

Магадан өлкәсендә 2 шәһәр (Магадан, Сусуман) һәм 28 штп. урнаша.

Сәнәгатьнең төп тармаклары: тау-чыгару сәнәгате (алтынны, көмешне, вольфрамны, күмерне, аккургашны чыгару) һәм балык сәнәгате. Өлкә территориясенә Аркагала ГРЭСы, Колыма гидроэлектростанциясе эшли, Усть-Среднекан гидроэлектростанциясе төзелә.

Өлкәнең төп транспорт капкалары - Магадан диңгез порты. Магадан шәһәре янында "Сокол" аэропорты урнаша.

  • Магадан өлкәсенең Спорное штп-да 8 кеше яши, Галимый штп-да 5 кеше яши, өч шәһәр тибындагы бистәларда (Беличан, Кадыкчан һәм Югары Ат-Урях) беркем дә яшәми.[6]
  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-11-10
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-19, retrieved 2012-06-19
  3. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-04-27, retrieved 2012-02-07
  4. Чыганакка сылтама өстәү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Stat2009 не указан текст
  5. http://sbchf.narod.ru/uzk49.html(үле+сылтама)
  6. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-02-07

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]