Акъяр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Акъяр
{{{type}}}
Sevastopol Collage 2015.png
Акъяр (Җир)
Акъяр
Байрак[d] Герб[d]
Байрак Герб
Ил Русия/Украина[2]
Координатлар 44°36′00″ т. к. 33°32′00″ кч. о.HGЯO
Губернатор Дмитрий Овсянников (в.б)
Нигезләнгән 1783
Мәйдан 1079 км²
Мәркәз биеклеге 50 м
Халык саны 398 973[3] кеше
Халык тыгызлыгы 350 кеше/км²
Телефон коды +380 692 (1.04.2014 кадәр),
+ 7 869[4] (1.04.2014 нән)
почта индекслары 99000-99699 (1.04.2014 кадәр),
299000-299699 [4](1.04.2014 нән)
Рәсми сайт sevastopol.gov.ru/
Кардәш шәһәрләр Санкт-Петербург, Галац, Петропавловск-Камчатский, Феррара, Белгород[d] һәм Кронштадт
Бүләкләр Каһарман шәһәр Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены Кызыл Байрак ордены

Акъяр яки Севастополь (кырымтат. Aqyar, Акъяр, tat.lat. Aqyar, укр. һәм рус. Севастополь) — Русиянең (элек Украинаның) Кырым ярымутравында урнашкан шәһәр. 2014 елның 18 мартыннан бирле Акъяр шәһәре Русия Федерациясенә аерым федерация субъекты - федерация әһәмиятендәге шәһәр буларак керә, хәзерге вакытта тулысынча Русия контроле астындагы торак пункт. Сәүдә, балык, диңгез туңмаган порты, сәнәгый, фәнни-техник, мәдәни-тарихи үзәк.

Акъяр шәһәрендә Русиянең Кара диңгез флотының баш хәрби-диңгез базасы урнашкан.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Кырымның көньяк-көнбатыш өлешендә, Гераклея ярымутравында урншкан. Көньяк һәм көнбатыш ягыннан Кара диңгез сулары белән юыла, төньяк һәм көнчыгышта Кырым Җөмһүрияте берәмлекләре белән чикләнә (Бакчасарай районы, Ялта шәһәр бүлгесе).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4 гасырда б.э.к. греклар Херсонес кирмәненә нигез сала.

Алтын Урда чорында татарлар Акъяр шәһәренә нигез салалар.

1475-1781 елларда Акъяр каласында Госман империясенең тәэсире зур.

Акъяр янында башка татар кирмәннәре барлыкка килә: Иң Кирмән, Кача, хәзер алар Акъяр эченә кергән.

Севастополь рейдында торган рус эскадрасы, Иван Айвазовский, 1846 ел

1781 елда Кырым ханлыгы Русия империясе тарафыннан басып алына. 1783 елда Акъяр урынында Екатерина II әмере буенча Севастополь салына.

1854-1856 елда Кырым сугышы чорында Акъяр (Севастополь) камалышы. 1854 елның 5 (17) октябрендә Севастополь камалышы башлана, шәһәр утка тотыла.Тарихта ул Севастополь камалышы дип танылган. 13 (25) октәберендә Балаклава янындагы бәрелештә Русия гаскәре (23 мең) Акъяр камалышын өзәргә тырыша, ләкин Коалиция гаскәре (20 мең) камалышны саклыйлар.

1856 елда Париж Солых килешүе буенча Русиягә Кара диңгездә яңа флот төзелеше тыела.

Акъярда торган Кырым сугышына багышланган һәйкәлләр
Sevastopol monument.jpg
Руины Херсонеса.JPG
Севастополь русский монумент.jpg
Батырган көймәләргә һәйкәл Херсонес хәрәбәләре Кырым сугышы каһарманнарына һәйкәл

1917-1920 елда Акъярда кыен Ватандашлар сугышы бара.

1920 елның 15 ноябрендә Врангель гаскәрләре Акъяр каласыннан чигенгәннән соң Совет хакимияте урнаштырыла.

1941 елның 22 июненьдә фашист гаскәрләре Акъярны бомбага тота.

1941, 30 октябрь - 1942, 4 июль - 250 көн дәвамында булган Севастополь саклануы.

Акъярны саклану бөтен мөмкинлекләрен тотып бетерүгә күрә 1942 елның 9 июлендә совет гаскәре шәһәрдән чигенергә мәҗбүр булган.

Фашистлар шәһәрне Теодорихсвафен (Theoderichshafen) дип йөртәләр.

1944 елның 9 маенда Толбухин җитәкчелегендә Кырым операциясе кысаларында совет гаскәре Акъяр шәһәрен азат итә.

1948 елда Акъяр РСФСР эчендәге аерым идарә-хуҗалык субъектына әверелә.

1954 елда Хрущев Кырым өлкәсенУкраин ССРга бүләк итә; Акъяр Кырым өлкәсе составына кермәвенә карамастан, фактик рәвештә ул да Украин ССР составына күчте. Шул казус 1978 елда гына чишелгән: 1978 елгы УССР Конституциясе Акъярны республика буйсынуындагы шәһәр дип игълан итә.[5]

1991 Совет Берлеге таркалганнан соң Украинада калды.

Шул чорда РФ һәм Украина арасындагы килешү буенча 2042 елга кадәр монда Русиянең Кара диңгез флоты торырга тиеш иде.

2014 елда булган Кырым кризисы һәм 2014 елның 16 мартында узган Кырым статусы турында референдум нигезендә 2014 елның 18 мартында Русия Федерациясе составына Кырым Җөмһүриятен һәм Акъяр шәһәре кабул итү турында килешү имзаланды. Акъяр шәһәре аерым федерация субъекты (федерация әһәмиятендәге шәһәр) буларак Русия эченә керә.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акъяр климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C 5,9 6,0 8,9 13,6 19,2 23,5 26,5 26,3 22,4 17,8 12,3 8,1 15,9
Уртача минимум, °C −0,2 −0,4 2,0 6,1 11,1 15,5 18,2 17,9 13,9 9,9 5,4 2,0 8,5
Явым-төшем нормасы, мм 26 25 24 27 18 26 32 33 42 32 42 52 379
Чыганак: База данных погоды, Туристический портал

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1801 1822 1850 1866 1874 1879 1889 1897 1923 1926
20 000 25 000 45 046 10 000 17 500 20 500 39 800 53 600 63 000 74 500
1939 1959 1967 1970 1979[6] 1989[6] 1991 1995 1996 2001[6]
114 000 148 033 209 000 229 000 300 686 356 123 366 000 370 000 365 000 342 451
2009[7] 2010[7] 2011[7] 2012[8] 2013[8] 2014[8] 2015[3]
380 069 380 456 380 821 381 234 383 437 385 870 398 973

Милләтләр (2001, буйсынган торак пунктлары белән): урыслар — 71,6%, украиннар — 22,4%, белоруслар — 1,5%, татарлар — 0,7%, кырымтатарлар — 0,5%.[9]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административная карта-схема Севастополя.png
  1. Гагарин районы
  2. Ленин районы
  3. Нахимов районы
  4. Балаклава районы
  5. Инкерман шәһәр шурасы
Sevastopol004.jpg
Balaclava bay.jpg
Балаклавские горы.jpg
Көньяк бухта Балаклава бухтасы Балаклава биеклекләреннән Акъяр күренеше

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Акъярда туганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Искәрмәнең текстын монда куегыз
  2. Бу торак пункт Русия һәм Украина арасында территориаль бәхәс астында торган Кырым ярымутравында урнашкан. Ярымутрауны фактик рәвештә контрольдә тотучы Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Җөмһүрияте һәм Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәре урнаша; Украина административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр махсус статуслы шәһәре урнаша.
  3. 3,0 3,1 Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). 18 март 2015 көнне тикшерелгән. 18 март 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  4. 4,0 4,1 Из официального сайта Минкомсвязи РФ
  5. УССР Конституциясе
  6. 6,0 6,1 6,2 Кількість та територіальне розміщення населення України. Дані Всеукраїнського перепису населення 2001 року про адміністративно-територіальний поділ України, чисельність, розміщення та склад населення України за статтю, групування населених пунктів, адміністративних районів, сільських рад за чисельністю населення станом на 5 грудня 2001 року.. 17 ноябрь 2014 көнне тикшерелгән. 17 ноябрь 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  7. 7,0 7,1 7,2 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2011 року" . - Киів, ДКС, 2011. - 112с.. 1 сентябрь 2014 көнне тикшерелгән. 1 сентябрь 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  8. 8,0 8,1 8,2 Статистичний збірник "Чисельність наявного населення України на 1 січня 2014 року". 1 сентябрь 2014 көнне тикшерелгән. 1 сентябрь 2014 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  9. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/general/nationality/sevastopol/

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]