Иван Айвазовский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Айвазовский latin yazuında])
Иван Айвазовский
Հովհաննես Այվազովսկի
Туган телдә исем

Ованнес Айвазян

Հովհաննես Այվազյան
Туган 17 июль 1817(1817-07-17)
Кәфә, Кырым, Россия империясе
Үлгән 19 апрель 1900(1900-04-19) (82 яшь)
Кәфә
Күмү урыны Церковь Святого Сергия[d][1]
Яшәгән урын Кәфә
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Симферопольская мужская казённая гимназия[d][1] һәм Император сынлы сәнгать академиясе[d][1]
Һөнәре рәссам
Эш бирүче Российский императорский флот[d]
Балалар Жанна Айвазовская[d]
Кардәшләр Гавриил Айвазовский[d][1]

 Иван Айвазовский
Հովհաննես Այվազովսկի
Викиҗыентыкта

Файл:Aivazovsky — Self-portrait 1874.jpg
Автосурәт, 1874
Диңгез давылда төнлә

Иван Константин улы Айвазовский (әрмәнчә Հովհաննես Կոնստանդինի Այվազյան — Ованнес Айвазян (Гайвазян); 1817-1900) — бөтендөнья танылган Россия империясенең рәссам-маринисты (диңгезгә багышланган рәсемнәр ясаучы), баталист (сугышка багышланган рәсемнәр ясаучы), хәйрияче, туплаучы.

Гибралтар

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1817 елда Кырым Кәфә шәһәрендә сәүдәгәр әрмән гаиләсендә дөньяга килә. Бабалары Галициягә Көнбатыш Әрмәнстаннан 18 гасырда күчкәннәр.

1833 елда Петербург Император рәсем сәнгате Академиясенә керә.

1835 елда француз рәссамы Таннер да укый башлый.

1838 елда Кырымга сәфәр ясый, анда рәссам Карл Брюллов һәм көйязар Михаил Глинка белән таныша.

Хаос

1840 елда Аурупага бара, Италиядә күп рәсемнәр ясый. "Хаос" рәсемен Рим папасы Григорий XVI сатып ала, һәм рәссамны алтын медаль белән бүләкли.

1844 елда Баш диңгез штабы рәссамы, Петербург рәсем сәнгате Академиясенең профессоры булды.

Иван Айвазовский күбесенчә диңгез манзараларын сурәтли, хәттә контр-адмирал дәрәҗәсенә лаек була. 6 мең артык рәсем ясый.

1845 елда Кәфәдә торганда сәнгать мәктәбен ача, соңрак ул Яңарусия сәнгать үзәгенә әверелә.

Кәфә шәһәрен төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә, археология, шәһәр тарихы белән кызыксына. хәттә татар бәкләрибәге Мамай каберен таба.

1900 елда 82 яшьлек Айвазовский үлә, Кәфә зиратында күмелгән.

Истәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айвазовскийгә башылганган күп кенә шәһәрләрдә һәйкәлләр куелган (Кронштадт, Ереван, Акъяр), урамнар ачылган.

Казанда Айвазовский исемендәге урам Вахитов районында урнашкан.

Сайланган рәсемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Әрмән совет энциклопедиясе / мөхәррир Վ. Համբարձումյան, Կ. ԽուդավերդյանՀայկական հանրագիտարան հրատարակչություն, 1974.