Мурманск

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мурманск
Мурманск (Русия)
Мурманск
Мурманск (Мурманск өлкәсе)
Мурманск
Герб
Герб
Ил Русия
Федерация субъекты Мурманск өлкәсе
Шәһәр бүлгесе Мурманск
Координатлар 68°58′00″ т. к. 33°05′00″ кч. о.HGЯO
Эчке бүленеш 3 бүлге
Мәйдан 154,4 км²
Климат субарктик
Рәсми тел рус теле
Халык саны 307 257 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 8152
Почта индексы 183038
Автомобиль коды 51
ГАТОБК коды 47 401 000 000
ОКТМО коды 47 701 000 001
Бүләкләр Каһарман шәһәр
Ленин ордены 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Мурманск (килд. Мурман ланнҍ, 1917 елга кадәр — Рома́нов-на-Му́рмане) — Русиянең төньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр, Мурманск өлкәсе үзәге.

2010 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 307 257 кеше яши[1].

Мурманск — Төньяк котып түгәрәге аръягында урнашкан шәһәрләрләреннән иң зурысы. Барнец диңгезенең Кола култыгы ярларындагы туңмый торган порт. Тимер юл стансасы. Сәнәгатьнең төп тармаклары — балык тоту һәм аны эшкәртү, көймә төзәтү, төзелеш материаллары һ.б. Котып фәнни-тикшеренү, диңгез балыкхуҗалыгы һәм океанография институты, 3 югары уку йорты, 3 театр, өлкәне өйрәнү, нәфис, хәрби-диңгез музейлары бар.

Мурманск Кола култыгында туңмый торган портны төзелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1930-еллардан Мурманск Төньяк диңгез юлының башлангыч урыны. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Мурманск порты мөһим стратегик әһәмияткә ия булды.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926[2] 1931[3] 1939[2] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
~9 000 ~29 200 ~119 000 221 874 308 642 380 817 468 039 336 137 307 257

Милләтләр (2010): урыслар — 89,6%, украиннар — 4,6%, белоруслар — 1,6%.

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр 3 бүлгегә бүленә:

  1. Ленин бүлгесе
  2. Октябрь бүлгесе
  3. Беренче Май бүлгесе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]