Төньяк диңгез юлы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк диңгез юлы latin yazuında])
Төньяк диңгез юлы (зәңгәр төс белән күрсәтелгән) һәм Сүәеш каналы аша юлы (кызыл)

Төньяк диңгез юлы (рус. Северный морской путь) — Россиянең Европа өлеше һәм Ерак Көнчыгыш арасында иң кыска су юлы.

Төньяк Боз океаны (Баренц, Кара, Лаптевлар, Көнчыгыш Себер, Чукотка) һәм өлешчә Тын океан (Беринг) диңгезләре аша үтә. Төньяк диңгез юлы озынлыгы (Карские Ворота бугазыннан алып Провидения бухтасына кадәр) — якынча 5600 километрны тәшкил итә. Төньяк диңгез юлы буенча Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр ераклыгы — >14 мең километр (Сүәеш каналы аша — 23 мең км дан артык).

Төньяк диңгез юлы Арктика һәм Себернең эре елгаларындагы портларга хезмәт күрсәтә (ягулыкны, җиһазларны, азык-төлекне китерү; агачны, файдалы казылмаларны читкә чыгару).

Төньяк диңгез юлына альтернатива булып Сүәеш яки Панама каналлары аша үтүче су юллары тора. Әгәр Мурманскидан Йокоһамага китүче көймәләр Сүәеш каналы аша барсалар, аларның юлы 12 840 диңгез милен тәшкил итәчәк, Төньяк диңгез юлы аша исә бу юл 5 770 диңгез милен тәшкил итә.

Мөһим портлар: Игарка, Дудинка, Диксон, Тикси, Певек.