Сүәеш каналы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Галәмнән күренеш

Сүәеш каналы (гар. قناة السويس,‎‎ Qanā al-Suways) – Урта диңгез белән Кызыл диңгезне тоташтыручы кораблар үтеп йөри торган шлюзсыз канал. Ике кыйтганы аерып торучы тар гына Сүәеш муены өстенә корылган. Канал Аурупадан Һиндстанга иң якын су юлын ача. Африка ярлары буйлап бару 8 мең км.-га озынрак. Бу каналның Якын Көнчыгышта да, дөньяда да сәяси, икътисади роле зур. Ул кораблар йөреше өчен 1869 елның 17 ноябрендә ачыла. Төп портлары – Порт-Сәед (Būr Sa'īd) һәм Сүәеш (al-Suways). Каналның идарәсе Порт-Фуадта (бур Фуад), Порт-Сәедтнең каршы ягында урнашкан. Канал буенда, Крокодил күле тирәсендә Мисырның зурлыгы буенча өченче шәһәре, сәнәгать үзәге — Исмаилия урнашкан.

Канал Синай ярымутравыннан көнбатышрак урнашкан, озынлыгы 163 км, тирәнлеге 20 м.

Канал ачылганчы йөкләрне Урта диңгездә бушатып, коры җир буйлап Кызыл диңгез ярына ташыганнар. Шул ук юл белән күпсанлы хаҗилар дә барганнар.

Канал ике өлештән тора: Зур Ачы Күлдән көньякта һәм төньякта урнашкан.

Сүәеш каналы идарәсе мәгълүматлары буенча аны эшләтүдән килгән чыгымнар 2010 елда 4,5 млрд АКШ доллары тәшкил итте. Димәк, каналның Мисыр бюджетына кертеме туризмнан (13 млрд) калышып, икенче урында тора. Канал аша ел саен 18-20 мең кораб уза.

Ачы зур күл аша канал б.э. кадәр 500 елда Персия патшасы Дарий вакытында төзелә. Мисырның яңа хуҗалары – эллин патшалыгы һәм Рим императорлары да каналны кораблар йөрерлек һәлдә тоталар. 776 елда Мансур хәлиф каналны тулысынча күмеп куярга боера.

1798 елда Мисырга сугыш белән килгән Наполеон Бонапарт галимнәренә канал төзү проектын ясарга куша, ләкин тегеләр исәпләүләрдә ялгышлык җибәрәләр һәм проект булдырылмый кала.

Төркия хөкүмәте рөхсәте белән 1858 - 1869 елларда Франция белән берлектә Сүәеш каналы төзелә. Француз эшмәкәре Лессепс нигезләгән Сүәеш каналының уртак ширкәтендә Мисыр хөкүмәтенең 44% өлеше була, Франциянең – 53%. Төп капитал 200 млн франкка тиң була. Чиста табышның 15% Мисырга китә, 74% - Аурупа акционерларына, ширкәт нигезләүчеләренә – 10%. Канал 1869 елның 17 ноябрендә ачыла ачыла. Шул уңайдан Италия композиторы Джузеппе Верди «Аида» операсы (1871) язарга заказ ала.

Проект зур техник авырлыкларга очрый. Эшчеләрне су белән тәэмин итү өчен аерым канал сузарга кирәк булды, чөнки 1600 дөя көтүе дә моны эшли алмады. Төзелештә даими 20-40 мең эшче көч куйды. Күпчелеге ярлы мисырлылар булса, Аурупа кешеләре дә була.

200 миллион тиз бетте, ул Мисыр патшаларын майлауга, Аурупа эчендәге рекламага һәм ширкәт әһелләренең үзләренә тотылып бетте. 1872 елга канал бәясе 475 мллионга җитте.

Бу һәм башка төзелешләр аркасында Мисыр Аурупа банклары алдында бурычларга бата. Җыелган бурычлар Исмаил пашаны 1875 елда канал акцияләрең Мисыр өлешен Бөекбритания хөкүмәтенә сатарга мәҗбүр итә. Инглизләр, каналны контроль астында тоту өчен 1882 елда Мисырны тулысынча басып алалар.

Җамал Габдел-Насыйр (Мисыр президенты) Асуан гидротөененең Югары буасын төзү максаты белән Сүәеш каналыннан узучы караплардан салым җыю өчен аны чит ил акционерларыннан Мисыр файдасына тартып ала. Бөекбритания, Франция һәм Израиль моның белән килешмичә, хәрби низаг оештыралар һәм Сүәеш каналын басып алалар. Ләкин БМО һәм ССРБ басымы астында, АКШның низагка кысылмавы шартларында, өч ил баскыннары китәргә мәҗбүр ителә. Канал өлешчә туздырыла, кораблар канал төбенә батырылган һәм канал буйлап хәрәкәт тоткарланган. Канал йөреш өчен БМО ярдәме белән 1957 елның 24 апрелендә ачыла. БМО хәрби көчләре (UNEF) Синай ярымутравына һәм канал буена урнаштырыла.

Шул каналны үзенеке итмәкче булып Израиль Синай ярымутравын 1967 елда басып ала. Тик талканын коры тоталар – Советлар Союзы ярдәме белән баскынчыларны илдән куып чыгаралар. Израиль белән Мисыр арасында солых килешүе имзалаганчы (1979) канал буйлап Израиль кораблары үтә алмый.

Искәрмәләр[үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү]