Денис Мантуров
Денис Мантуров | |
---|---|
![]() | |
![]() – сәнәгать һәм сәүдә министры | |
Вазыйфага керешкән 2022 елның 12 июле | |
Аңа кадәр | вазифа булдырылган |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2012 елның 21 мае | |
Аңа кадәр | Виктор Христенко |
Туган | 23 февраль 1969 (54 яшь) ССРБ, РСФСР, Мурманск |
Белем | Социологический факультет МГУ[d] һәм Русия дәүләт хезмәте академиясе[d] |
Денис Мантуров, Денис Валентин улы Мантуров (рус. Денис Валентинович Мантуров, 1969 елның 23 феврале, ССРБ, РСФСР, Мурманск) — РФ дәүләт эшлеклесе, 2012 елның 21 маеннан РФ сәнәгать һәм сәүдә министры. Мәскәү авиация институты профессоры (2011 елдан). Мәскәү дәүләт университетының социаль технологияләр кафедрасы мөдире. «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе күзәтүчеләр шурасы рәисе (2012 елның 22 ноябреннән). Икътисад фәннәре кандидаты (1997). РФ 1нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Forbes журналы буенча, 2015 елда шәхси кереме 120, 42 млн сум булган[1]
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1969 елның 23 февралендә Мурманск шәһәрендә туган. «Социология» белгечлеге буенча М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын (1994), «юрист» белгечлеге буенча РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен (2006) тәмамлаган. Мәскәү дәүләт университетында аспирантура тәмамлап (1997), икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Мәскәү авиация институтында (ru) докторантурада укыган (2000-2002).
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1990 еллар башында авиаташу белән шөгыльләнүче РФ-Һиндстан уртак ширкәтендә эшли.
1993 елдан Улан-Удэ авиация заводыннан Ми-8 боралакларын экспортлауда катнаша.
1998 елда «Улан-Удэ авиация заводы» ААҖ генераль директоры урынбасары.
2000 елдан М. Л. Миль исемендәге Мәскәү боралак заводы коммерция директоры.
2001 елдан «Дәүләт инвестиция корпорациясе» (рус. ФГУП «Госинкор») рәисе урынбасары.
2003 елдан «Саклану сәнәгате» ААҖ (рус. ОАО «ОПК «Оборонпром») генераль директоры.
2007 елдан РФ хөкүмәтендә: РФ сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары, 2008 елдан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.
2012 елның 2 февраленнән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры в. б., 2012 елның 21 маеннан РФ сәнәгать һәм сәүдә министры.
2012 елның 22 ноябреннән «Ростехнологияләр» дәүләт корпорациясе (рус. Ростех) күзәтү шурасы рәисе.
2022 елның 12 июленнән ― РФ вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2007 2нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының медале
- 2008 Дуслык ордены (РФ)
- 2009 Хөрмәт ордены (РФ)
- 2013 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Наталья Евгений кызы, табиб-пластика хирургы, пластик һәм эндоскопик хирургия клиникасы хуҗасы. Балалары: ул, кыз.
Лобистик эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Сода» җәмгыятен чимал белән тәэмин итү өчен шиханнарны бетерүгә чакыра.[3][4].
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мантуров Денис Валентинович. Биография. 2016 елның 2 май көнендә архивланган. РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайты.
- Мантуров Денис Валентинович. РИА Новости, 23.11.2012
- Андрей Угланов. Почём нынче игрушки для папуасов. «Аргументы Недели», 17.05.2012
- 23 февраль көнне туганнар
- 1969 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мурманскида туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Әлифба буенча галимнәр
- Юристлар
- Хокук белгечләре
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Россия хөкүмәте әгъзалары
- Россия Федерациясе хөкүмәте министрлары
- "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Почет ордены кавалерлары
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары
- Вуз укытучылары