Улан-Удэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Улан-Удэ
Улан-Удэ (Русия)
Улан-Удэ
Байрак[d] Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Федерация субъекты Бурятия республикасы
Шәһәр бүлгесе Улан-Удэ
Координатлар 51°50′00″ т. к. 107°37′00″ кч. о.HGЯO
Эчке бүленеш 3 район
Башлык Голков, Александр Михайлович[d][1]
Элеккеге исемнәр 1680 елга кадәр — Уда кышлавы
1690 елга кадәр — Уда бастругы
1735 елга кадәр — Удинск
1934 елга кадәр — Верхнеудинск
[2]
Мәйдан 347,6 км²
Климат кискен котиненталь
Рәсми тел рус теле
Халык саны 404 426 кеше
Телефон коды 3012
почта индекслары 6700xx
ГАТОБК коды 81 401 000 000
ОКТМО коды 81 701 000 001
Кардәш шәһәрләр Taybey, Беркли[d], Элиста һәм Омск

Улан-Удэ (бүр. Улаан Үдэ«Кызыл Уда», рус. Улан-Удэ) — Русиянең Бурятия республикасының башкаласы. Байкал күленнән 100 километр көнчыгыштарак, Селенга елгасының ярларында, аңа Уда елгасы кушылу урынында урнашкан. Транссебер магистраленең мөһим тимер юл төене. Селенга елгасындагы пристән. 2010 елның җанисәбе буенча шәһәрдә 404 426 кеше яши.[3]

1666 елда казакларның Удинское кышлавы буларак барлыкка килгән. 1689 елдан Верхнеудинск кальгасе, аның янәшәсендә шәһәр барлыка килгән. 17 гасырда Байкал арты территориясенең административ һәм хәрби үзәге. 1783 елдан Иркутск калгайлыгының, соңыннан Иркутск губернасының өяз шәһәре; 1851 елдан Байкал арты вилаяте составында. Эре сәүдә үзәге. 1899 елда шәһәр аша Транссебер магистрале үткәрелә.

1905 елгача — сөрген урыны. 1920 елның апрель—октябрьда Ерак Көнчыгыш Җөмһүриятенең башкаласы. 1923 елдан Бүрәт-Монгол АССР (1958 елдан Бүрәт АССР) башкаласы. 1934 елның 27 июленнән хәзерге исемен йөртә.

Машиналар төзү вә металл эшкәртү (авиация, приборлар төзү, көймәләр төзү, "Теплоприбор" вә башка заводлар), җиңел, азык-төлек, агач эшкәртү ширкәтләре, пыяла заводы бар. Русия ФА Себер бүлекчәсе филиалы, 4 югары уку йорты, 4 театр (шул исәптә, опера һәм балет театры). Музейлардан тарихи, этнография, нәфис бурят ташы, Шәрекъ сангәте, табигать вә башка музейлар, филармония бар. Мигмарият ядкарьләреннән Одигитриев соборы (18 гасыр), кәрвансарай (19 гасыр башы) һ.б. сакланган. Аэропорт бар.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897[4] 1926[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
8 086 ~29 400 ~125 700 175 172 253 569 300 370 352 530 374 854 404 426

Милләтләр (2010): урыслар — 63,1%, бүрәтләр — 33,4%.

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр 3 районга бүленә:

  1. Совет районы
  2. Тимер Юл районы
  3. Октябрь районы

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.ulan-ude-eg.ru/mer-goroda/
  2. Историческая справка с сайта Администрации г. Улан-Удэ
  3. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 4,0 4,1 4,2 Народная энциклопедия «Мой город». Улан-Удэ
  5. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. http://www.primstat.ru/VPN2010/webpages/chislNas.mht