Пермь

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пермь latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пермь
Пермь
Флаг Перми[d]Герб Перми[d]
Flag of Perm.svgCoat of Arms of Perm.svg
Perm Russia.jpg
Нигезләнү датасы 4 (15) май 1723
Рәсми исем Пермь
... хөрмәтенә аталган Пермь Великая[d], Biarmia һәм Вячеслав Молотов[1]
Демоним пермяк, пермячка, пермяки һәм пермячки
Нигезләүче Строгановы[d] һәм Василий Татищев[d]
Рәсми тел Рус теле
Дөнья кисәге Аурупа
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Пирем крае һәм Пермский район[d]
Административ-территориаль берәмлек Пирем крае
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Чулман
Иң көнчыгыш ноктасы 57°59′11″ т. к. 55°47′58″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 58°10′41″ т. к. 56°18′57″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 57°52′03″ т. к. 56°10′48″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 58°07′12″ т. к. 56°33′47″ кч. о.
Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Иванович Самойлов[d][2]
Халык саны 1 048 005 кеше кеше (2017)[3]
Административ бүленеше Дзержинский район[d], Индустриальный район[d], Кировский район[d], Ленинский район[d], Мотовилихинский район[d], Орджоникидзевский район[d], Свердловский район[d] һәм Новые Ляды[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 171 метр[4] һәм 90 метр
Сәгать поясы UTC+05:00
Кардәш шәһәр Луивилл, Оксфорд, Дуйсбург, Амневиль, Агриҗенто, Чиңдау һәм Реальмонте[d]
Чиктәш дәүләтләр Пермский район[d], Краснокамск районы[d] һәм Добрянка районы
Бүләкләр
Ленин ордены
Мәйдан 799,68 ± 0,01 км²
Почта индексы 614000–614999
Рәсми веб-сайт gorodperm.ru(ингл.)(рус.)
Источник дополнительных внешних данных opendata.perm.ru
Location of Perm (Perm Kray).svg
Һәйкәлләр исемлеге Список памятников культурного наследия Перми[d]
Беренче язма телгә алу 1647
Җирле телефон коды (+7) 342
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Минимум температуры −47,1 Силси градысы
Максимальная температура 37,2 Силси градысы[5]
Commons-logo.svg Perm Викиҗыентыкта

Пермь (рус. Пермь, коми-перм. Перем, коми Перым) (19401957 еллардаМолотов) — Русия шәһәре, Пермь крае үзәге.

Халык саны — 1 041 876 кеше (2016).

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[6].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урынлаштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь Русиянең Аурупа өлеше көнчыгышында, Кама елгасының ике ярында, Мәскәүдән 1382 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан.

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Map of Russia - Yekaterinburg time zone.svg

Пермь халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,3 6,0 15,0 27,3 34,6 35,4 36,6 37,2 30,7 22,5 11,9 4,5 37,2
Уртача максимум, °C −9,3 −7,6 0,1 8,7 16,9 22,5 24,2 20,5 13,9 5,9 −3,1 −8 7,1
Уртача температура, °C −12,8 −11,6 −4,2 3,6 10,4 16,5 18,7 15,3 9,8 3,0 −5,8 −11,1 2,7
Уртача минимум, °C −16,2 −15,1 −8,2 −0,9 5,4 11,1 13,3 10,9 6,2 0,5 −8,4 −14,2 −1,3
Абсолют минимум, °C −44,9 −40,8 −34,8 −23,5 −13 −3,4 1,3 −1,9 −7,8 −25,2 −38,5 −47,1 −47,1
Явым-төшем нормасы, мм 44 30 28 36 59 79 69 76 72 64 55 45 657

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII гасырда бу җирләр Строгановлар сәүдәгәрләрнең биләмәсе булган.

1647 елда хәзерге Пермь урынында Ягошиха пүчинкәсе телгән алына.[7] 1723 елның 4 (15) маенда аның тирәсендә Ягошиха бакыр эретү заводы төзелеше башланган. Бу дата Пермьнең нигезләнү көне булып санала.

1780 елда Ягошиха бакыр эретү заводы Пермь шәһәренә үзәгертеп корыла һәм ул Пермь губернасы үзәге итеп тәгаенләнә.

XIX гасырда Пермь берничә металлургия, кәгазь һәм ут көймәләрне (параход) эшләп чыгаручы заводлар белән, 1860-елларда 20 мең халкы яшәгән эре сәүдә һәм сәнәнгать үзәгенә әверелгән. 1870 елда шәһәрдә опера театры ачылган, ә 1871 елда Русиядә иң беренче фосфор заводы корылган. 1916 елда Пермь дәүләт университеты ачылган.

Русия ватандашлар сугышы башлаганнан соң, Пермь, анда сугыш кирәк-яраклары фабрикалары булганга, һәр ике як өчен мөһим пункт булып киткән. 1918 елның 25 декабрендә Анатолий Пепеляев җитәкчелегендәге Себер Ак Армиясе шәһәрне басып алды. 1919 елның 1 июлендә шәһәр Кызыл Армиясе тарафыннан кире кайтарылган.

Совет дәвере[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930-елларда Пермь бу дәверендә төзелгән авиация, көймәләр төзү, һәм химия заводлары белән эре индустриаль үзәгенә әверелгән. Бөек Ватан сугышы дәверендә, Пермь Советлар Берлегендә артиллерия җитештерүнең бер мөһим үзәге булган.

Эчке бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Administrative divisions of Perm (ru).svg
  1. Дзержинский районы
  2. Индустриаль районы
  3. Киров районы
  4. Ленин районы
  5. Мотовилиха районы
  6. Орджоникидзе районы
  7. Свердлов районы

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь, халык саны буенча Екатиринбург, Чиләбе һәм Уфадан кечерәк булса да, Урал шәһәрләре арасында иң зур сәнәгый җитештерү күләменә ия.

Пермь крае сәнәгатенең 35% өлеше край үзәгендә урнашкан.[8] Электр энергетикасы, нефть һәм газны эшкәртү, химия, нефтехимия, урман эшкәртү, полиграфия һәм азык-төлек сәнәгатьләре үсеш алганнар.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь Транссебер магистраленең мөһим тимер юл төене булып санала. Биредән Төньяк Уралга, Үзәк Русиягә һәм Ерак Көнчыгышка тимер юл сызыклары баралар. Кама елгасы Пермьне Аурупа су юллары белән тоташтыра. Бу Ак, Балтыйк, Кара, Азак һәм Каспий диңгезләре портларына йөкләрне яңадан төяүсез ташырга мөмкинлек бирә.

Пермь янында халыкара Большое Савино аэропорты урнашкан.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь мәгариф үзәге булып санала; фәнни институтарның кайберләре Русия Фәннәр академиясенең Урал филиалына берләштергәннәр.

Пермь берничә югары уку йорты урнашкан: Пермь дәүләт университеты[9], Пермь дәүләт техника университеты, Пермь дәүләт педагогия университеты, Пермь дәүләт табибият акдемиясе, Пермь дәүләт фармацевтика акдемиясе, Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы акдемиясе, Пермь дәүләт сәнгать һәм мәдәният акдемиясе, Пермь дәүләт хореография мәктәбе, Югары икътисад мәктәбенең Пермь филиалы һ.б. Биредә шулай ук өч хәрби уку заведенияләр урнашкан.

Кардәш шәһәрләр[10][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Партнӗр шәһәрләр

Шәһәрдә туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]