Пермь дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пермь дәүләт университеты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пермь дәүләт университеты
Пермский государственный университет. Корпус №5.jpg
Халыкара исем
Perm State University
Эшләү еллары 1916 елдан
Ректор Дмитрий Георгий улы Красильников (в.б.)
Адрес 614990, Русия байрагы Русия Федерациясе, Пермь крае, Пермь, Букирев ур., 15
Тел Рус теле
Сайт psu.ru

Пермь дәүләт университеты, тулы исеме Югары белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе «Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты» (рус. Пермский государственный национальный исследовательский университет) — Пермь крае административ үзәге Пермь шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Россия милли тикшеренү университетларының берсе. Уралда ачылган беренче югары уку йорты[1].

2016 елның 1 сентябренә университет составына 12 факультет, 78 кафедра, Соликамск дәүләт педагогия институты (филиал), һөнәри белем бирү көллияте, Төбәк өзлексез белем бирү институты һәм Табигать фәннәре гыйльми институты керә[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX—XX гасырлар чигендә Уралда югары мәктәп булдыру зарурлыгы туа: төбәкнең үсеп килүче сәнәгате үзендә фәнни, мәгариф-агарту үзәге булуны таләп итә. Уралда университет булдыру идеясен Д. И. Менделеев, А. С. Попов, Д. Н. Мамин-Сибиряк, А. К. Денисов-Уральский һ. б. хуплый[3].

Уралда университет булдыру өчен Пермьне сайлауда җирле җәмәгатьчелекнең (Дума, земство, күренекле сәнәгатьчеләр). ярдәме зур була.

Университетны ачу һәм үстерүдә эре сәнәгатькәр Н. В. Мешков аерым роль уйный. Ул 1915 елда, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Пермьгә Юрьев университетын (Тарту, Эстония) эвакуацияләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә, ләкин эвакуациянең кирәге калмагач (Юрьев университеты Воронежга күчерелә), ул Пермьдә Петроград университеты бүлеген ачтыруга ирешә, аңа университетның беренче корпусларына әверелгән төзелеш комплексын тапшыра һәм 500 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә[4][5]..

Россия Халык мәгарифе министрлыгының 1916 елның 1 (14) октябрендәге 2 773нче номерлы акты нигезендә, Император Петроград университетының Пермь бүлеге оештырыла. Бүлеккә 522 студент кабул ителгән, 32 кафедра булдырылган.

Россия Вакытлы хөкүмәтенең 1917 елның 1 (14) июлендәге № 752 карары белән Император Петроград университетының Пермь бүлеге базасында Пермь университеты ачыла.

Университетның беренче укытучылары — Петроград университетының яшь профессорлары һәм приват-доцентлары: Б. Л. Богаевский, Б. Д. Греков, А. П. Дьяконов, Л. А. Булаховский, Б. Ф. Вериго, Н. П. Оттокар, В. Ф. Глушков, А. А. Заварзин, А. И. Луньяк, С. П. Обнорский, А. А. Полканов, М. В. Птуха, А. С. Ященко, К. Буга, Г. В. Вернадский, А. Г. Генкель, А. А. Фридман, В. Н. Беклемишев,.

Инглиз сәяхәтчесе Я. Гринвальд болай дип искә ала:

« Университет бөтен мәдәни тормышның үзәге булып тора... аның студентлары Пермь шәһәренә фәнни-академик шәһәрчек төсмере бирә.. Шәһәр Республика фән үзәкләренең берсе, үзенчәлекле «Урал Кембриджы» булып санала ала »

.

Университет үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь университетының беренче факультетлары физика-математика, тарих-филология һәм юридик факультет була.

  • 1917 елдан физика-математика факультетының медицина бүлеге медицина факультеты итеп үзгәртелә.
  • 1918 елда физика-математика факультетында фармацевтика бүлеге оештырыла. Шул ук елда авыл хуҗалыгы һәм урман факультеты ачыла. 1922 елда агрономия факультеты итеп үзгәртелә.
  • 1919 елда тарих-филология һәм юридик факультетлар базасында иҗтимагый фәннәр факультеты оештырыла.
  • 1922 елда физика-математика факультеты белән иҗтимагый фәннәр факультетын берләштерү нәтиҗәсендә педагогия факультеты төзелә.
  • 1922 елда университетта ботаника бакчасы булдырыла.
  • 1930-елларда Пермь университетыннан мөстәкыйль химия-технология (Березники), ветеринария (Троицк, 1929), авыл хуҗалыгы, медицина, педагогия (1936) һәм политехника (1960) институтлары бүленеп чыга.
  • 1930 елда педагогия факультеты педагогия институтына (1995 елдан - Пермь дәүләт педагогия университеты, 2012 елдан - Пермь дәүләт гуманитар-педагогия университеты) әйләнә.
  • 1930 елда авыл хуҗалыгы факультеты Урал авыл хуҗалыгы институты (1933 елдан - Пермь авыл хуҗалыгы институты) итеп үзгәртелә, 1995 елдан академия.
  • 1931 елда медицина факультеты Пермь медицина институты итеп үзгәртелә (1994 елдан - Пермь дәүләт медицина академиясе, 2014 елдан - Пермь дәүләт медицина университеты).
  • 1931 елда биология факультеты булдырыла.
  • 1936 елда фармацевтика бүлекчәсе ачыла (1995 елдан академия, Пермь дәүләт фармацевтика институты)
  • 1941 елда тарих-филология факультеты торгызыла.
  • 1948 елда юридик факультет яңадан ачыла.
  • 1949 елда техник факультет ачыла.
  • 1955 елда география факультеты ачыла.
  • 1959 елда икътисад факультеты ачыла.
  • 1960 елда физика-математика факультеты - физика һәм механика-математика, тарих-филология факультеты - тарих һәм филология факультетларына бүленә.
  • 1960 елда техник факультетның дүрт бүлеге Пермь политехник институты составына керә (1992 елдан университет).
  • 1996 елда философия-социология факультеты оештырыла.
  • 1996 елда тарих факультеты тарих-политология факультеты итеп үзгәртелә.
  • 2003 елда тел һәм әдәбият факультеты оештырыла.
  • 2016 елның 14 октябрендә университетка 100 ел тула. Юбилей елында Пермь университеты белән бәйле шәхесләрне таныту максатында Википедиянең рус бүлегендә алар турында мәкаләләр языла [6].

Университет атамалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Петроград Император университетының Пермь бүлекчәсе (1916 — 1917);
  • Пермь дәүләт университеты (1917— 1934);
  • А. М. Горький исемендәге Пермь дәүләт университеты (1934 —1940);
  • А. М. Горький исемендәге Молотов дәүләт университеты 1940 —1957);
  • А. М. Горький исемендәге Пермь дәүләт университеты (1957 —1966 );
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы А. М. Горький исемендәге Пермь дәүләт университеты (1966 —1994);
  • Пермь дәүләт университеты (1994 — 2002);
  • Югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Пермь дәүләт университеты» (2002 —2011);
  • Югары белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе «Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты» (2011 — х.в.).

2020 елның 7 июлендә университетның ректоры в. б. итеп профессор Д. Г. Красильников билгеләнә.

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет составына 12 факультет, 77 кафедра һәм 2 филиал керә.

Студентлар саны — 11 432 кеше (2010/2011 уку елы), шул исәптән көндезге укуда — 7 607 кеше. Университет 56 аспирантура (250-гә якын аспирант) һәм 6 докторантура белгечлеге буенча кадрлар әзерли. Диссертацияләр яклау буенча 14 совет, шул исәптән докторлык диссертациясен яклау буенча 11 совет гамәлдә [7].

Университетта 1 229 хезмәткәр (2009), шул исәптән 164 фән докторы, профессор һәм 480 фән кандидаты, доцент укыта, алар арасында: 4 академик һәм 4 мөхбир-корреспондент, 15 Россия Федерациясенең атҡазанган фән эшлеклесе һәм 10 Россия Федерациясенең атҡазанган югары мәктәп хезмәткәре, 10 Пермь дәүләт университетының атҡазанган профессоры.

Университет партнерлары булып Оксфорд университеты (Бөекбритания), Франциянең берничә университет үзәге, АКШ университетлары, Үзәк Аурупа һәм Австралия университетлары тора.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уралдагы беренче оештырылган югары уку йорты — Урал дәүләт тау университеты, әмма аерым сәбәпләр аркасында ул бары 1917 елда гына ачыла.
  2. «ПДМТУ структурасы турында» ПДМТИ ректорының 15.01.2014 боерыгы нигезендә.
  3. Маланин В. В.. Пермский классический университет. Официальный сайт Пермского государственного национального исследовательского университета. әлеге чыганактан 2013-12-24 архивланды. 2013-12-23 тикшерелде.
  4. Ирина Гилева (2006-04-19). Мешков и его университет. КапиталWeekly. әлеге чыганактан 2007-09-29 архивланды. 2011-08-28 тикшерелде.
  5. Олег Гайсин (29.12.2014). Башня над городом.
  6. Пустовалов А. В. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}. — 200 экз. — ISBN 978-5-7944-2992-3
  7. Пермский государственный университет. әлеге чыганактан 2010-09-28 архивланды. 2010-03-16 тикшерелде.