Эчтәлеккә күчү

Иркутск дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иркутск дәүләт университеты latin yazuında])
Иркутск дәүләт университеты
Нигезләнү датасы 1918
Сурәт
Рәсми исем Иркутский государственный университет
Кыскача исем ИГУ
... хөрмәтенә аталган Андрей Жданов
Ректор Николай Бушмакин[1]
Дәүләт  Россия[2]
Административ-территориаль берәмлек Иркутск
Укучылар саны 18 000
Ана ширкәт Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы[3]
Бәйле оешмалар Иркутский государственный лингвистический университет[d]
Штаб-фатирының урнашуы Иркутск, Россия
Бүләкләр
орден Трудового Красного Знамени
Рәсми веб-сайт isu.ru, isu.ru/zh/(кыт.) һәм isu.ru/en/(ингл.)
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем [d]
Карта
 Иркутск дәүләт университеты Викиҗыентыкта

[4]

Иркутск дәүләт университетыИркутск шәһәренең югары уку йорты, Көнчыгыш Себернең борынгы университеты.[5]

Иркутск дәүләт университетына 1918 елның 27 октябрендә Себер Вакытлы хөкүмәте тарафыннан нигез салына. Университетка нигез салучы һәм беренче ректор — философ һәм педагог М.М. Рубинштейн була. Беренче факультетлар: тарих-филология һәм юридик. 1920 елда үзгәртеп корулар сериясеннән соң, 1930 елда университет таркала, ә 1931 елның көзендә яңадан Көнчыгыш-Себер университеты буларак эшли башлый. Аның составына өч бүлек керә: химия, туфрак-география һәм физика; шул ук вакытта дәресләрнең лекция формасы яңартыла, ә 1933 елның маенда факультет системасы торгызыла, һәм 4 факультетка туплана: физика-математика, биология, химия, геология-туфрак-география; гуманитар факультет 1940 елда торгызыла. Шул рәвешле, белән 1930-нчы елларда университетта табигый-фәнни белгечлекләр өстенлектш булалар.

1925 елдан башлап университет төрле белгечлекләр буенча укыткан һәм Монголия, Кытай, Африка һәм гарәп илләреннән килгән чит ил гражданнарының фәнни стажировка үткәргән.

ИГУ үзенең фундаменталь, шул исәптән экология өлкәсендә, тикшеренүләре белән билгеле (төбәктә Байкал күле урнашкан). 1997 елдан башлап университетның үз рәсми сайты бар.

Совет чорында (1939-1989 елларда) А.А. Жданов исемен йөртә.

2014 елда университетка Көнчыгыш Себер дәүләт мәгариф академиясе кушыла.

2016 елда филология, Чит телләр һәм медиакоммуникацияләр институты оештырыла, составына ИДУ филологиясе һәм журналистика факультеты һәм МДЛУ Иркутск шәһәрендәге элеккеге филиалының уку бүлекләре керә.

2018 елның 27 октябрендә Иркутск дәүләт университеты үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә.[6].

2019 елның 1 сентябреннән хәрби уку үзәге эшли башлый.

Хәзерге вакытта вузның белем бирү комплексы 8 уку институты, 8 факультет, 1 филиал, Распутин исемендәге фәнни китапханәне үз эченә ала. Университет структурасында 13 фәнни бүлек бар: фәнни-тикшеренү өлеше (НИЧ), 4 фәнни - тикшеренү институты (гамәли физика, биология, нефть һәм углехимия синтезы, Байкалны хокукый саклау), яңа мәгълүмати технологияләр үзәге (ЦНИТ), төбәкара иҗтимагый фәннәр институты (МИОН), «Байкальский регион» фәнни-тикшеренү үзәге, астрономия обсерваториясе, биология-туфрак факультеты ботаник бакчасы, квант химиясе лабораториясе, тарихи һәм сәяси демография лабораториясе, төбәк проблемалары һәм инновацияләр социология лабораториясе.

  • Иркутский государственный университет им. А. А. Жданова : Крупнейший учебно-методический центр Восточной Сибири / Министерство высшего и среднего специального образования РСФСР. — Иркутск : Восточно-Сибирская правда, 1978. — 172 с. — 5000 экз.
  • Нестерович, А. А. Иркутский государственный университет — первенец вузовской науки Восточной Сибири (1918−1998). — Иркутск : Агентство «Комсомольская правда — Байкал» : Изд-во Иркут. ун-та, 1998. — 112 с. — 3000 экз.
  • Восточно-сибирский государственный университет // Университеты и научные учреждения / Ред. коллегия: Р. И. Белкин, Г. И. Бройдо, Х. З. Габидуллин и др.; Наркомпрос РСФСР. — 2-е изд., перераб. и доп. — М.; Л.: Объединённое научно-техническое издательство, 1935. — VIII, 585 с.
  • Иркутский биолого-географический институт // Университеты и научные учреждения / Ред. коллегия: Р. И. Белкин, Г. И. Бройдо, Х. З. Габидуллин и др.; Наркомпрос РСФСР. — 2-е изд., перераб. и доп. — М.; Л.: Объединённое научно-техническое издательство, 1935. — VIII, 585 с.
  • Иркутский государственный университет / Смирнов А. И. // Излучение плазмы — Исламский фронт спасения [Электронный ресурс]. — 2008. — С. 674. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 11). — ISBN 978-5-85270-342-2.