Березники

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Березники
Березники (Русия)
Березники
Березники (Пермь крае)
Березники
Байрак[d] Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Федерация субъекты Пермь крае
Шәһәр бүлгесе Березники
Координатлар 59°25′00″ т. к. 56°47′00″ кч. о.HGЯO
Халык саны 156 512 кеше
Сәгать кушагы UTC+5
Телефон коды +7 3424
почта индекслары 618400, 618418, 618416, 618404
Автомобиль коды 59, 81, 159
ГАТОБК коды 57 408
ОКТМО коды 57 708 000 001
Рәсми сайт admbrk.ru/
Бүләкләр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Березники (рус. Березники) — Русия шәһәре, Пермь краеның халык саны буенча икенче шәһәр.

Халык саны — 156 512 кеше (2010).[1]

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр Урал таулары алдында, Пермьдән 278 километр төньяктарак урнашкан. Свердловск тимер юлының Березники станциясе.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Уртача еллык температура — 0,9 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,2 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 74,2%
Березники климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −20 −20 −6,7 0,4 8,9 17 23 18 8,0 0,8 −8,9 −13,2 0,9

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге шәһәр террриториясендә 16 гасырдан тоз кайнату кәсепләре бар булганнар. 1873 елда сәнәгатьче И.И. Любимов тарафыннан биредә Березники тоз кайнату заводы төзелгән; 1883 елда сода заводы төзелгән.

1929 елда биредә химия комбинаты төзелеше башлана; калий тозлары чыганклаын үзләштерүе дә башлана. Төзелеш вакытында барлыкка килгән аерым-аерым торган бистәләрне бер шәһәргә берләштерү тәкъдим ителә. 1932 елда Усолье-Соликамское шәһәре (11.7 мең кеше, 1931) һәм Веретия, Дедюхино, Ленва, Усть-Зырянка, Чуртан штб-лары Березники шәһәренә берләштерелгәннәр.

1940 елда Березники составыннан Усолье шәһәре чыгарыла.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[1]
106 119 145 580 185 395 201 213 173 077 156 512

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 2002[7] 2010[8]
руслар 90,0% 92,6%
татарлар 3,8% 3,2%

Татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренчел археологик чыганаклар татарларның борынгы бабаларының хәзерге Березники шәһәре тирәсендә 11 йөздән үк урнаша башлавын раслый. Алар тоз чыгарганнар һәм аны кайнатканнар, бакыр рудасы эреткәннәр, сату иткәннәр. Даими татар авыллары 1552 елдан соң гына барлыкка килә. 20 йөз башыннан 1927 елга кадәр татарлар химия сәнәгате төзелешен олаулар һәм ат караучылар белән тәэмин итеп торалар. 1927-41 елларда Березники шәһәрендә М. Ардуанов эшли. 1949-60 та Березники шәһәрендәге төзелешкә 40 меңләп татар килә. 1949-84 тә В.И. Ленин исемендәге мәдәният сарае каршында татар үзешчән сәнгать коллективы эшли.

Хәзерге торышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 дән мәчет эшли. 2000 дә Русия мөселман Үзәк Диния нәзарәтенең Пермь мөфтияте Березники мөхтәсибәте оештырыла. 1997 дә татар-башкорт мәдәни үзәге ачыла. Аның каршында татар һәм башкорт халыкларының телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү оештырылган; үзешчән сәнгать түгәрәге, бу халыкларның иҗат музее эшли. 1998 дән Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Березники шәһәреннән Татарстан Җөмһүриятенә калийлы һәм азотлы ашламалар китерелә.[9]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Березники — Русиянең химия сәнәгате үзәкләреннән берсе.

"Уралкалий" АҖы (калий ашламалар, техник тоз), "Сода", "Азот" ҖБлары (аммиак, аммиаклы һәм натрийлы силитрә, комплекслы сыек ашламалар). "Ависма" (титан губкалары, металлик магние һ. б.), "Бератон" (буяу матдәләре, фотохимик һәм лак-буяу продукциясе) АҖлары. Электротехник, металл эшкәртү, төзелеш материалларны җитештерү, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләре ширкәтләре.

Татар матбугаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933—1935 елларда шәһәрдә татар телле «Qьzьl ximik» («Кызыл химик») гәҗите нәшер ителгән.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  2. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  3. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 ел сан алу базасы
  8. 2010 ел сан алу базасы
  9. Татар энциклопедиясе