Станислав Говорухин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Станислав Говорухин latin yazuında])
Станислав Говорухин
Туган телдә исем Станислав Сергеевич Говорухин
Туган 29 март 1936(1936-03-29)
Березники, Свердловск өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Үлгән 14 июнь 2018(2018-06-14) (82 яшь)
Барвиха[d], Барвиха авыл җирлеге[d], Одинцово районы[d], Мәскәү өлкәсе, Россия
Үлем сәбәбе миокард инфаркты
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы ССРБ ССРБРусия Русия
Әлма-матер 94 нче гимназия, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре актөр, кинорежиссөр, сценарист, сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Җефет Юнона Карева
Балалар Сергей Говорухин

 Станислав Говорухин Викиҗыентыкта

Станисла́в Серге́й улы Говору́хин (рус. Станисла́в Серге́евич Говору́хин, 29 март 1936, Пермь өлкәсе Березники шәһәре — 14 июнь 2018, Барвиха[1]) — кинорежиссёр, сценарист.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан университетының геология факультетын (1958), Бөтенсоюз кинематография институтының режиссёрлык факультетын (1966) тәмамлый. 1959—62 елларда Казан телевидение студиясендә мөхәррир. 1966-86 да Әдис нәфис фильмнар студиясендә куючы режиссёр, 1987—93 тә «Мосфильм» киностудиясендә. РФ Дәүләт Думасы депутаты (1993 елдан), 1996-99 да — РФ Дәүләт Думасында мәдәният комитеты рәисе, «Народовластие» группасының рәистәше. «Вертикаль» киностудиясе һәм «Гандвик» бәйсез телевидение студиясе директоры, кинематограф ветераннарын һәм кино мәктәпләре студентларын социаль яклау хәйрия фондын җитәкли.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул төшергән нәфис фильмнар — «Вертикаль» (Б.В. Дуров белән берлектә, 1967), «Туган көн» («День ангела», 1969), «Ак шартлау» («Белый взрыв», 1970), «Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары» («Жизнь и удивительные приключения Робинзона Крузо», 1973), «Контрабанда» (1975), «Өмет җиле» («Ветер надежды» (1978), «Очрашу урынын үзгәртеп булмый» («Место встречи изменить нельзя», 1979), «Том Сойер маҗаралары» («Приключения Тома Сойера», 1981), «Капитан Грант балалары» («Дети капитана Гранта», 1983), «Ворошилов укчысы» («Ворошиловский стрелок», 1999); публицистик фильмнар — «Болай яшәргә ярамый» («Так жить нельзя», 1990), «Без югалткан Россия» («Россия, которую мы потеряли», 1992), «Бөек криминаль революция» («Великая криминальная революция», 1993) һ.б. Күп кенә фильмнарының, шул исәптән документаль-публицистик фильмнарының сценарий авторы да була. Говорухин тудырган фильмнар Россия кино сәнгатенең мөһим өлеше буларак бәяләнә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Украина ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986).

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Страна воров на дороге в светлое будущее. Нарва, 1994.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2023 елда Дәүләт Думасында Станислав Говорухин медале булдырылган. Әлеге медаль белән Россия Федерациясе гражданнары һәм чит ил кешеләре мәдәният, гуманитар эшчәнлек, патриотик тәрбия һәм халыкара хезмәттәшлектәге казанышлары өчен бүләкләнә[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кино: Энцикл. словарь. М., 1986; Всемирный биографический энциклопедический словарь. М., 2000.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]