Дәүләкән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләкән latin yazuında])
Дәүләкән
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Дәүләкән районы
Координатлар 54°13'0"тн, 55°2'0"кнч
Климат уртача
Халык саны 24 715 кеше
Телефон коды 34768
почта индекслары 453400—453406, 453409
Рәсми сайт davlekan.narod.ru

Дәүләкән шәһәре – Башкортстанда республика буйсынуындагы шәһәр, Дәүләкән районы үзәге.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге Дәүләкән шәһәре Дәүләкән һәм Эткол башкорт авыллары урынында барлыкка килгән. Шул яклар аша Самар-Златоуст тимер юлы төзелеп узганлыктан, тимер юл станциясе янында Дәүләкән бистәсе барлыкка килә (1895). 1917 елда биредә 16 милләт вәкиле яши: руслар, башкортлар, татарлар, алманнар, голландлар, швейцариялеләр, чехлар, украиннар, яһүдиләр, эстоннар, чуашлар, белоруслар һ.б. яши. Вакыт узу белән шәһәр чикләренә Иске Вязьмина һәм Яңа Көрмәнкәй авыллары керә.

Уңайлы урынлашу сәбәпле Дәүләкәндә зур икмәк базары, тегермәннәр, элеватор (1913), базарлар барлыкка килә. 1908 елда гына Дәүләкән аша 2 млн. пот икмәк чыгарылган.[1]

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~8 900 17 072 20 123 20 654 21 911 23 860 24 073

1913 елда халык саны 15,5 меңгә җиткән. 1917 елны Вакытлы хөкүмәт карары белән Дәүләкәнгә шәһәр статусы бирелгән. Ватандашлар сугышы һәм ачлык сәбәпле яшь шәһәр халкы зурга кимегән. 1921 ел ачлык кәсафәтендә шәһәр 1922 елда 5 919 кешегә калган. Шул сәбәпле Башкортстан хөкүмәте 1924 елда Дәүләкәнне кабат авыл итеп үзгәртә.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучылар

1942 елда Дәүләкән республика күләмендәге шәһәр статусын ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://davlekan.narod.ru/basics/HOMEPAGE.HTM
  2. http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/davlekanovo/index.html
  3. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  4. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-11-02