Бәләбәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1781
Бәләбәй
Бәләбәй
Байрак[d] Тугра
Байрак Coat of Arms of Belebei (Bashkortostan).png
Ил
Русия
Җөмһүрият
Башкортстан
Район
Мэр
Кашапов Ахтям Аглямович
Нигезләнде
Мәйдан
34,6 км²
Климат тибы
уртача
Халык саны
Red Arrow Down.svg 60 692 кеше
Телефон коды
34786
Почта индекслары
452000
Рәсми сайт
Бәләбәй (Россия)
Red pog.png
Бәләбәй (Башкортостан)
Red pog.png

Бәләбәй (рус. Белебей, баш. Бәләбәй, чуаш. Пелепей) шәһәре — Башкортостандагы Бәләбәй районының үзәге.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфадан 180 км ераклыкта, Үсән елгасы буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) һәм Туймазы.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −11,4 −11,2 −6,1 4,3 13,5 19,0 20,9 18,3 12,4 4,3 −5,1 −10,7 4,1
Чыганак: NASA. База данных RETScreen

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй беренче кат 1715 елда, чуаш авылы буларак искә алына. 1781 елда өяз шәһәре статусы бирелә, башта Уфа губернасына карый, 1796 елда Ырынбур губернасына күчерелә, 1865 елда яңадан Уфа губернасында.

XX гасырның егерменче елларына кадәр Бәләбәй, өяз үзәге буларак, Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешен берләштереп торган. Ул бүгенге Әлшәй, Дәүләкән, Бишбүләк, Миякә, Ярмәкәй, Бакалы, Чакмагыш, Туймазы, Шаран, Бүздәк районнары биләмәләрен үз эченә алган.

АТССР оештыру турындагы дикритта (боерык), Уфа губернасының Бәләбәй һам Бөре өязләрен Татарстанга кертү мәсьәләсен шул төбәкләрнең халкы үзе карар кылырга тиеш булган. Халык фикере белән хисаплашмича, мәсәләне кичектерәләр һәм оныттыралар.

1953 елны якындагы Шкапов нефть ятмасын ачу белән шәһәр үсә башлый. 1955 елда Бәләбәйдә «Аксаковнефть» нефть чыгару идарәсе барлыкка килә, Бәләбәйдә конторасы урнаша.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840[1] 1856[2] 1877[3] 1897[4] 1913[2] 1926[2] 1939[2] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
1 492 ~2 300 2 453 5 835 ~8 100 ~11 400 ~15 500 26 172 32 460 43 213 53 443 60 928 60 188

Халык саны 60,7 мең (2010). 2002 елгы Бөтен рәсәй халык санын алу буенча милли состав: урыслар — 46,9 %, татарлар — 23,6 %, чуашлар — 12 %, башкортлар — 11 %.

Танылган кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрдәге иң зур предприятие — “Автонормаль” заводы. Әмма шәһәрдә эшсезлек булуга карамастан, бу пред­приятиегә дә эшкә килергә теләүчеләр бик аз, чөнки хезмәт хакы түбән. 70-80 елларда завод эшчеләргә фатир төзеп бирә иде. Аның шифаханәсе, пионер лагере, балалар бакчасы, стадионы да нәтиҗәле эшләде. Завод эшчеләренә ял йортларына льготалы путевкалар бирелә иде. Заводта эшләүчеләрнең хезмәт хакы да бу елларда иң югарылардан саналды. Хәзер боларның берсе дә юк. Әйтерсең, эшче халык тир түгәргә генә тиеш.

Күптән түгел заманча технологияләр белән җиһазландырылган ит комбинаты һәм трикотаж фабрикасы исә бөтенләй ябылды. Кыскартулар, күчерүләр нәтиҗәсендә шәһәрнең салым базасы да нык какшады.[11]

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гомуми белем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләбәй шәһәрендә өч милли гимназия эшләп тора. Шулар исәбендә Бәләбәй татар гимназиясе аеруча игътибарга лаек. Башкортстан шартларында татар мәгърифәте һәм мәдәнияте үзәге булып торган гимназия 2003 елда Татарстан Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге Дипломы һәм премиясенә лаек булган иде. Ә 2008 елда ул Русия күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 млн сумлык Грант яулады. Биредә дистә елга якын “Сәләтле балалар”, “Сәламәтлек” программалары; алар нигезендә ике эксперименталь мәйданчык: район күләмендәге – “Сәламәтлек” һәм федераль күләмендәге – “Булат Юнысбаевның фәннәр укыту сыйфаты белән идарә итүнең инновацион электрон-челтәрле технологиясен сынап үзләштерү (РОСТ)” эшли. Гимназиянең ел да балалар сабан туе уза. 15 ел дәверендә бер укучы да хокук тәртибе бозучылар яки милициядә хисапта торучылар рәтендә булмады. Гимназия директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов — үз эшенә бирелгән булдыклы җитәкче, оста педагог.

Югары уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта махсус уку йортлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елда (бирегә Уфадан чуваш педтехникумын да күчерәләр) аны педагогия училищесы дип атый башлыйлар, 1937 елда ул рәсми рәвештә татар һәм чуваш педтехникумы исемен ала.

1947 елда Бәләбәй педучилищесына Дәүләкәннекен, 1955 елда Кушнаренко һәм Бөре педучилищеларын кушалар. 2001 елдан башлап ул педагогия колледжы дип атала башлады. Бүген анда урыс, башкорт, татар, чуваш бүлекләре, шулай ук мәктәпкәчә балаларны тәрбияләүчеләр бүлекләре эшли. Аның 300 урынлы тулай торагы, спорт залы, авыл хуҗалыгы участогы бар.[12]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Бәләбәй хәбәрләре» (тат.), «Урал Сасси» (чуаш) газеталарының редакциясе урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 http://www.mojgorod.ru/r_bashkortst/belebej/
  3. Уфа губернасы торак урыннары исемлеге, 1866
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1586
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок .D0.B3.D0.BA.D1.81 не указан текст
  11. Комбинатны яптылар, почтаны күчерәләр, чиратта дәваханәме?
  12. Бәләбәй “портлы” шәһәр генә түгел