Бәләбәй өязе рус. Белебейский уезд
Өяз үзәге гербы
|
Губерна гербы
|
Өяз үзәге гербы
|
Губерна гербы
|
|
Бәләбәй өязе (рус. Белебеевский уезд, баш. Бәләбәй өйәҙе) — Уфа губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.
Бөре өязе 1782 елда Уфа калгайлыгы эчендә оештырыла. Өязгә Уфа вилаятенең көньяк‑көнбатыш өлөшө керә. 1796 елда бетерелә. 1804 елда Ырынбур губернасы составында тергезелә; 1865 елдан Уфа губернасына керә. 1803 елда өяздә 12 нче башкорт һәм 5 нче мишәр кантоннары оештырыла. 1865 елда өяз 4 ыстанга бүленә. 1873 елдан вулыслар саны — 31, 1922 елда — 44. XIX гасыр азагында өяздә 1576 торак пункт була. Халыкның төп өлеше игенчелек белән шөгыльләнгән. Өяз 1922 елда бетерелә, аның төп территориясе Бәләбәй кантоны составына, 2 вулысы (Покровка һәм Фёдоровка) — Стәрлетамак кантонына керә.
1870 елда 27 вулыска, 1898 елда 26 вулыска бүленгән.
Туган тел буенча (1897 елдагы җанисәп буенча)[1] һәм милләт буенча (1920 ел җанисәбе)[2]:
Бәләбәй өязе >
Тел (1897)/ Милләт (1920) |
1897, кеше саны |
% |
1920, кеше саны |
%
|
башкорт |
232 960 |
53,78 |
87 704 |
14,73
|
рус |
88 355 |
20,40 |
|
татар |
48 784 |
11,26 |
207 311 |
34,81
|
"мөселманнар" |
|
|
10 989 |
1,85
|
чуаш |
31 443 |
7,26 |
|
мордва |
10 356 |
2,43 |
|
мари |
7 442 |
1,72 |
|
типтәр |
6 894 |
1,59 |
48 514 |
8,15
|
мишәр |
2 604 |
0,60 |
5947 |
1,00
|
украин |
2 114 |
0,49 |
|
удмурт |
624 |
0,14 |
|
эстон |
550 |
0,13 |
|
алман |
460 |
0,11 |
|
белорус |
127 |
0,03 |
|
поляк |
117 |
0,03
|
яһуд |
69 |
0,02
|
латыш |
36 |
0,01
|
башка телләр |
65 |
0,02
|
һәммәсе |
433 179 |
100,00 |
595 518 |
100,00
|
|
Бәләбәй шәһәре (5 835 кеше)[3]
Тел |
Кешеләр саны |
%
|
рус |
4 335 |
74,29
|
татар |
788 |
13,50
|
башкорт |
284 |
4,87
|
мордва |
207 |
3,55
|
чуаш |
124 |
2,13
|
яһул |
49 |
0,84
|
поляк |
13 |
0,29
|
алман |
9 |
0,16
|
типтәр |
5 |
0,15
|
украин |
3 |
0,14
|
мари |
3 |
0,13
|
мишәр |
2 |
0,09
|
башка телләр |
13 |
0,22
|
|
XX гасыр башында авыл хуҗалыгында өяз халкының 84 %‑тан артыгы мәшгуль булган. 1904 елда сөрүле җирләр (мең дисәтинә) 453,8 тәшкил иткән, шул исәптән арыш чәчүлекләре — 164,7, бодай — 104,6, тары — 55,2, солы — 47, карабодай — 24,4, борчак — 12,5, бәрәңге — 5,2, борай — 3,4; сыер малы саны — 62892 баш, елкы — 49558, сарык — 129544, кәҗә — 15921, чучка — 6316. XX гасыр башында Алафузов постау фәбриге, 4 шәраб куу заводы, 32 кирпеч сугу һәм 5 поташ заводы, 15 күн эшкәртү, 60 итек тегү һәм башка предприятиеләр эшли. Бәләбәйдә, Атнагол, Байгилде, Бакалы, Бүздәк, Дәүләкән, Иске Турай, Раевка, Шаран авылларында ярминкәләр үткәрелә. 1888 елда өяз аша Самар-Златоуст тимер юлы (Кенәл—Уфа участкаcы), 1911-14 елларда — Идел-Урал тимер юлы (Бөгелмә—Чишмә участкасы) уздырыла. 298 мәчет, 19 чиркәү һәм 2 чәсәүнә (1865); 443 уку йорты (1912) исәпләнгән.