Бөре өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бөре өязе
рус. Бирский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
21 629,5 чакрым² (1897)
Халык саны
497 696 кеше[1]
Ufimskaya gubernia Birsky uezd.png

Бөре өязе (рус. Бирский уезд, баш. Бөрө өйәҙе) — Уфа губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Өяз яки губерна
Төньяк Пермь губернасы
Төньяк-көнбатыш Вятка губернасы
Көнбатыш Минзәлә өязе
Көньяк-көнбатыш Бәләбәй өязе
Көньяк Уфа өязе
Көньяк-көнчыгыш Златоуст өязе

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөре өязе 1781 елда Уфа калгайлыгы эчендә оештырыла.

17961865 елларда Ырынбур губернасы составында, 1865 елданУфа губернасы составында.

Халык комиссарлары Шурасы рәисе В.И. Ленин кул куйган АТССР оештыру турындагы дикриттә Бәләбәй һәм Бөре өязләренең Татарстанга кушылу-кушылмау мәсәләсе халыкның ачык демократик тавыш бирү юлы белән хәл ителергә тиеш булган, ләкин референдум үткәрелмәгән.1922 елда Уфа губернасы бетерелә, күпчелек татарлар яши торган төбәкләр Башкортстанга калдырыла.

Административ бүенеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идарә итүнең кантон системы кертелгәчтен, өяздә 10 нчы башкорт һәм 4 нче мишәр кантоннары оештырыла. 1800 елда өяздә 496 торак пункт була, XIX гасыр азагында — 1784. 1865 елда өяз 5 ыстанга бүленә. 1873 елдан вулыслар саны — 45, 1922 елдан — 43 вулыс.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган тел буенча (1897 елдагы җанисәп буенча) һәм милләт буенча (1920):

Бөре өязе (497 696 кеше, 1897), 625 434 кеше (1920)[2][3]
Тел 1897, кеше саны  % 1920, кеше саны
башкорт 262 264 52,70 140 928 22,53
рус 141 300 28,39 164 050 26,22
мари 66 341 13,33 70 003 11,19
удмурт 21 216 4,26 22 427 3,58
татар 2 339 0,47 107 792 17,23
мишәр 2 069 0,42 51 310 8,20
төркмән 1 161 0,23
типтәр 440 0,09 52 509 8,39
латыш 215 0,04
чуаш 68 0,01
поляк 47 0,01
алман 44 0,01
мордва 44 0,01
яһуд 32 0,01
белорус 27 0,01 604
башка телләр 89 0,02
Бөре (8 589 кеше)[4]
Тел Кешеләр саны  %
рус 7 775 90,52
башкорт 409 4,76
татар 174 2,03
мари 102 1,19
типтәр 25 0,29
яһуд 25 0,29
украин 14 0,16
поляк 13 0,15
алман 12 0,14
мишәр 11 0,13
чуаш 8 0,09
удмурт 7 0,08
белорус 1 0,01
мордва 1 0,01
башка телләр 12 0,14

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөрө өязе төньяк өлеше халкы башлыча урман кәсепләре, үзәк һәм көньяк өлеше игенчелек, малчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. XX гасыр башында өяз халкының 84%‑ы авыл хуҗалыгында мәшгуль була. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 416,4 тәшкил итә, шул исәптән арыш чәчүлеге — 193,4, солы — 106,2, карабодай — 46,7, тары — 22,9, борай — 16,8, бодай — 8,7, борчак — 9,5, бәрәңге — 5; сыер малы саны — 45415 баш, елкы — 37133, сарык — 85351, кәҗә — 7743, чучка — 8255. XIX гасыр азагында 2 аркан ишү, 6 дегет кайнату, 18 кирпеч сугу һәм 13 поташ заводы эшли. Бөредә, Абдулла, Айбүләк, Андреевка, Борай, Дүртөйле, Истәк, Яркәй, Касев, Можар, Мәскәү, Николо‑Берёзовка, Усы‑Степановка, Сәйтәк, Яңа Троицкий ауылларда ярминкәләр үткәрелә. 1858 елда Агыйделдә парахут бәйләнеше ачыла. 1865 елда 312 мәчет, 26 чиркәү һәм 31 чәсәүнә исәпләнә. 

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]