Арыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Арыш
Ears of rye.jpg
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
align

=right | Бүлекчә:

align

=left | Капланган орлыклылар

align

=right | Сыйныф:

align

=left | Берөлешлеләр

align

=right | Тәртип:

align

=left | Кыяклычәчәкләр

align

=right | Гаиләлек:

align

=left | Кыяклылар

align

=right | Ыруг:

align

=left | Арыш

Латин атамасы
Secale cereale L.
ITIS 42090
NCBI 4550

Ары́ш (лат. Secale) — кыяклылар гаиләсенә кергән үсемлек ыругы. Бер һәм күпьеллык үсемлек. Татарстанда ашлык җитештерүне тотрыклыландыручы запас культура булып санала.

Тарихи-этимологик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгышы төгәл билгеле түгел. Безнең эрага кадәр II-I меңьеллыкларга караган арыш бөртекләре Украинадагы скифлар яшәгән урыннарда табыла. Ә безнең эрага кадәр 685 елда арыш Тибет медицинасына билгеле була. Гомумән, арыш үз тарихында гаҗәеп хәлләргә тарый. Башта кешеләр аның ни икәнен белмичә, үсентеләрен бик әрсез чүп үләне санаганнар. Арышның фарсы телендәге «чау-дар» дигән аталышы бодай белән арпаны газаплаучы үсемлек дигәнне белдерә.

Тауларга югарырак күтәрелгән саен бодай чәчүлекләрендә арыш күбрәк очрый. Якынча ике мең метр биеклектә бу “чүп үләненең” саны бодай яисә арпаныкы белән тигезләшә яза. Бу биеклектән югарыракта исә әлеге “әрәмтамак” бодайны тулысынча кысрыклап чыгара. Уҗым бодаен һәм арпаны баштагы урыннарыннан тирә-якка күчерә барып, кеше аңсыз рәвештә басуда чүп үләне саналган арышның таралу өлкәсен киңәйтүгә булышлык иткән.[1]

Бодай үзенә уңайсызрак төньяк шартларына таба таралган мәлдә, салкынрак тау сыртларында барлыкка килгән арыш төньякта үзен тарихи ватанындагы кебек хис итә һәм торган саен куәтлерәк үсә. Кеше әкренләп арыштагы күп сыйфатларның файдалы икәнлегенә ышана һәм аны аңлы рәвештә башта бодайга кушып, салкында берсе һәлак булса, икенчесенең имин кышлавына һәм хет яртылаш уңыш алынуына өмет белән чәчә башлый. Бу катнашма “сурәка” дип аталган. Соңга таба арышның үзен генә аерым чәчә башлаганнар. Шулай мөстәкыйль культура барлыкка килгән. Хәзер ул икмәк культуралары арасында бодайдан кала икенче урынны алып тора.

Арыш Русиядә дә лаеклы бәяләнә. Нестор елъязмаларыннан халыкның күпчелегендә арыш икмәгенең көндәлек ризык булып торганлыгы күренә.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игүле арыш (S. cereale) — Төньяк ярымшарда киң игелә торган культура. Аның дөньякүләм игү мәйданының яртысыннан артык өлеше Русиядә тупланган. Башакчык кабырчыклары тар, безсыман. Башакчыклар ике чәчәкле һәм алар катлаулы башак күчәренең һәр буынында берәрләп урнаша. Чәчәкнең аскы кабырчыгы озын кылчыклы. Көзге һәм сабан формалары игелә. Аксым микъдары буенча бодайдан калыша.[2]

Тамыр системасы чуклы, 25см тирәнлектә үсеш ала, аерым тамырлары 1-1,5 м тирәнлеккә кадәр җитә. Сабагы куыш (салам), 3-6 төенле. Яфрагы - озын, тар яфраксыман пластина. Чәчкәсе - катлаулы башак. Читтән серкәләнә. Җимеше - шома, тар, тирән буразналы бөртек.

Бөртекләрдән чиста аксым һәм крахмал, глюкоза-галактозалы сироп алалар. Арыш культурасының чәчүлекләре тигез урнашмаган, бу ТР авыл хуҗалыгы зоналарының туфрак һәм климат шартлары бертөрле булмавыннан килеп чыга.

Азык-төлек буларак кыйммәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Арыштагы файдалы аксымнар күләме буенча арыш карабодай, соя, фасоль, бәрәңге һәм дөге белән янәшә тора. Арыш икмәгендә метионин, треонин һәм лизин кебек аминокислоталар аксымы бодайныкындагыдан ике мәртәбә күбрәк. Йөз грамм (200 калория) кара икмәктә авызга кабу белән шикәргә һәм глюкозага әверелә башлый торган 40-50 грамм углевод бар. Арыш икмәгендә линолин кислотасы да бодайдагыдан шактый күбрәк.

Бер килограмм арыш икмәгендә тиз үзләштерелә торган 20 миллиграмм тимер бар. Бу күләм абрикос, чөгендер, кабак, хәтта сыер итендәгедән күбрәк. Арыш бөртеге үз эчендә углеводны — 67, аксымны — 13, майны — 2, клетчатканы 3,5 процент күләмендә туплый. Анда без золь элементларын, В һәм Е төркеме витаминнарын да табабыз. Кыскача әйткәндә, арыш бөртеге кеше организмына кирәкле матдәләрнең тулы кыйммәтле биохимик составына ия. Бөтен әйтелгәннәрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: арыш икмәге телеме сәламәт кешегә ак бодай ипиеннән күпкә файдалырак. Арыш атеросклероз һәм йөрәк чирләрен булдырмауга да булышлык итә. Халык медицинасында арышның башагы һәм чәчкәсе тын юллары авырганда кулланыла торган төнәтмә-сыгынтылар ясауда файдаланыла. Арыш көрпәсе сыгынтысын хроник трахеит һәм бронхит авырулары вакытында эчәләр. Ә арыш квасы сусынны гына басып калмый, аппетитны ача, тонусны күтәрә, эшкә сәләтне кайтара, чөнки, әйткәнебезчә, анда шикәр дә, аксым, кислота, витамин һәм минераль тозлар да күп. Арышның 180 сорты зур мәйданда игелә.

Корткыч һәм авырулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корткычлары — көзге чебен, швед һәм гессен чебеннәре, зыянлы ташбака; авырулары - арыш анасы, кисәү гөмбәсе, кар күгәреге, склеротиниоз, тамыр череге.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]