Ипи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Four loaves.jpg
Француз икмәге
Breads and rolls.jpg

Ипи, икмәконнан һәм судан торган камырны кыздыру, пешерү яки парда әзерләү нәтиҗәсендә әзерләнгән ризыклар төркеме өчен уртак төшенчә. Суга, сирәгрәк сөт, катык, каймакка май һәм йомырка кушып басылган камырдан әзерләнә. Ипи пешерү өчен бодай, тары, арыш, арпа, талкан онын файдаланалар.

Туклыклыгы һәм яшәү өчен кирәкле матдәләргә байлыгы ягыннан икмәк икенче урында тора. Ул сөттән генә калыша. 300 грамм икмәктә организм өчен кирәкле 40% аксым, 70% минераль тозлар, 70% В һәм 100% РР витаминнары, тимер, кальций, фосфор бар.

Икмәккә көнлек ихтыяҗ кешенең көнгә күпме энергия сарыф итүенә бәйле. Уртача көнлек норма: ирләргә - 250-300, хатын-кызлар өчен 200, физик эштә эшләүчеләргә 400-600, үсмерләргә 400, ә авырлыгы артык кешеләргә 150 грамм.

Икмәкне аерым ашап була, шулай ук аны еш кына атланмай, арахис мае, кайнатма, джем, дерелдәвек, мармелад, бал белән ашап була. Ипине бик еш бутерброд буларак ашыйлар. Икмәк шулай ук сәндвич өчен мөһим ризык.