Каймак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Каймак latin yazuında])
Каймак
Сурәт
Чыгыш иле  Төркия
 Сербия[1][2]
Материал төре коровье молоко[d] һәм сарык сөте[d]
Матди булмаган мәдәни мирас статусы Inventory of Intangible cultural heritage of Serbia[d][1][2]
Нинди вики-проектка керә WikiProject Intangible Cultural Heritage[d]
 Каймак Викиҗыентыкта

Каймак - сөттән ясалган куе ашамлык, атланма.

Каймак тарихы һәм аны әзерләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тикшеренүчеләрнең күбесе каймакны төрки телле халыкларның милли ризыгы дип саный. Мәсәлән, каймак Кыргызстан, Казахстан халкы, үзбәкләр, татарлар, башкортлар һәм Кырым татарлары арасында бик популяр, аны шулай ук таҗиклар да куллана. Каймак әзерләү өчен кичтән үк яңа сауган сөт кайнаталар, салкынга куялар, капкач белән ябалар һәм бер тәүлектән соң сөт өстеннән сөт кабартмаларын салдыралар, алар табынга кайнар кабартмалар белән бирәләр.

Кыргыз кухнясында каймак  сөттән эшләнгән иң беренче продуктларның берсе санала. Мондый каймакны кибет каймагы белән бутарга ярамый, аннан аермалы буларак, ул әче сөт продукты булып тормый.

Шулай ук, каймак Балканда бик популяр. Анда аны әзерләүнең үз технологиясе бар. Сөттән шактый озак вакыт дәвамында каймакларны җыеп алалар һәм аларны катламнары белән тәлинкәләргә салалар, шуннан соң берничә көн аны җылыда тоталар. Нәтиҗәдә куе, бераз саргылт төстә каймак хасил була.

Болгариядә, Румыниядә һәм Молдавиядә каймак дип майлы «күбек»не атыйлар, ул кайнатылган сөт өслегендә хасил була.

Төркиядә, гадәттәгечә, каймак ипи һәм бал белән иртәнге ашка һәм традицион төрек тәм-томнары белән бирелә, шулай ук кайбер ризыкларны әзерләүдә кулланыла.

Дон казаклары каймагы - суытылган, майлы сөттән алынган күбекләр. Каймак төрле консистенциядә була, шулай ук төсе һәм тәме белән аерылып тора ала.

Каймакны парлы сөттән дә, кайнатмадан да әзерлиләр. Сепаратор уйлап табуы каймак әзерләү процессын җиңеләйтте һәм тизләтте. Каймакны ипи белән кулланалар, чәйгә бирәләр яки төрле ризыклар әзерләүдә кулланалар.

Каймакның үзлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каймакның майлылыгы бик югары (40% чамасы) булуга карамастан, ул бик файдалы продукт булып тора.

Әдәбият исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Похлёбкин В. В. Каймак // Кулинарный словарь. — М.: Э, 2015. — С. 141. — 456 с.
  • Похлёбкин В. В. Каймак // Национальные кухни наших народов. — М.: Лёгкая и пищевая промышленность, 1983. — С. 288. — 304 с.
  1. 1,0 1,1 https://nkns.rs/cyr/popis-nkns/znanja-i-veshtine-pravljenja-kajmaka
  2. 2,0 2,1 https://nkns.rs/en/popis-nkns/skill-and-craft-making-kajmak