Үсемлекләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үсемлекләр latin yazuında])
Үсемлекләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Plantae Haeckel, 1866[1]
Таксономик ранг патшалык[1]
Югарырак таксон эукариотлар[1] һәм архепластидлар[d][2][3]
Таксонның халык атамасы 植物界, plantes, planter, planteriket һәм အပင်များ
Нәрсәнең чыганагы растительный жир[d], растительное молоко[d], растительный материал[d], растительная пища[d], растительный продукт[d], растительный белок[d] һәм үсемлек җепселе[d]
Кайда өйрәнелә генетика растений[d] һәм ботаника
Коллаж
Номенклатура кодексы Международный кодекс номенклатуры водорослей, грибов и растений[d]
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d] һәм исемлекне карагыз[d]
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел 1200000 тысячелетие до н. э. һәм 460000 тысячелетие до н. э.
AlgaeBase URL algaebase.org/browse/taxonomy/detail/?taxonid=1[4]
 Үсемлекләр Викиҗыентыкта

Үсемлекләр (лат. Plantae яки лат. Vegetabilia) — күпкүзәнәкле организмнарының төп төрләренең берсе. Еш кына үсемлекләргә шулай ук суүсемнәрне кертәләр.

Хәзерге дөньяда үсемлекләрнең 350 меңнән артык төре исәпләнә. Алар планета биомассасының, ягъни анда яшәүче барлык тере организм­ләр — Җир йөзендәге органик матдәне төп җитештерүчеләр (продуцентлар).

Хәзерге чор флорасын күп төрле төзе­лешле һәм экологик үзенчәлекле үсем­лек организмнар барлыкка китерә. Мә­сәлән, түбән төзелешле үсемлекләрсуүсемнәрнең тәне органнарга бүлгә­ләнмәгән, ә югары төзелешлеләрнең (мүкләр, плауннар, наратбашлар, аба­галар, ачыкорлыклылар һәм ябыкор­лыклылар) тамыры, сабагы һәм яфрагы була. Экологиясе ягыннан үсемлекләр яктылык яратучыларга һәм күләгә яра­тучыларга, дымлы (тропик, субтропик) яки коры җирдә үсүчеләргә бүленә.

Төрле климат зоналарында нәкъ менә төрле үсемлекләр бергәлекләре биомнар­ның структурасын билгели. Биом — бил­геле бер җирлектә: тундрада, яфраклы урман, дала, тропик урманнар, саванна һ. б. урыннарда таралган тере организм­нар (хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроорганизмнар) җыелмасы ул.

Абагалар

Әмма гаять күптөрлелеккә ия булула­рына карамастан, үсемлек организмнар­ның уртак билгеләре бар, алар җыены­сы бергә үсемлекләрне терек табигать­нең башка патшалыгы вәкилләреннән аерып тора.

1. Үсемлек организмнар — барысы да автотрофлар, һәм алар фотосинтезга сәләтле, ягъни яктылык энергиясе исәбенә неорга­ник молекулалардан органик молекулалар барлыкка китерәләр. Шуның аркасында үсемлекләрдә матдәләр алмашы процессларын­да, матдәләрнең таркалуына караганда, органик молекулаларның биологик синтезы реакцияләре өстенлек итә. Нәтиҗәдә үсемлекләр барлык гетеротроф организмнар, шул исәптән хайваннар туклануы өчен кирәкле органик биомассаны барлыкка китерәләр.

2. Үсемлекләрнең пластидларда ясала торган үзенчәлекле пиг­ментлары, мәсәлән хлрофилы бар. Башка пигментлар — кыз­гылт сары һәм кызыл каротиноидлар яфраклар саргайганда барлыкка килә һәм үсемлекнең аерым өлешләренә (җимешенә, чәчәгенә) төрле төс бирә. Бу пигментлар, фотосинтезда катнашып, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә мөһим роль уйный.

Үсемлек күзәнәгенең төзелеше

3. Үсемлек организмының тереклек эшчәнлеге процессларын үсемлек гормоннары — фитогормоннар көйли. Аларның үзара тәэсир итешүе үсемлекнең үсүен, үсешен һәм башка физиологик процессларны тәэмин итә. Моның мисалы булып үсемлекнең картайган тукымаларында барлыкка килә торган этилен яки үсүне тизләтүче матдәләр — ауксиннар хезмәт итә. Фитогормоннар бик аз микъдарда синтезлана һәм организмның үткәргеч системасы буйлап күчә.

4. Үсемлек күзәнәкләре цитоплазма мембранасының тышкы ягында урнашкан калын күзәнәк стенкасы белән әйләндереп алынган. Ул башлыча целлюлозадан тора. Мондый күзәнәк тышчасы булу — үсемлекләргә генә хас үзенчәлек: хайваннарда ул юк. Һәрбер үсемлек күзәнәгенең каты тышчасы үсемлекләрнең хәрәкәтчәнлеген нык киметә. Нәтиҗәдә үсемлек организмының туклануы һәм сулавы аның әйләнә-тирәлек белән бәйләнештә булган тән өслегенә бәйле булып кала. Ә бу исә, эволюция про­цессында үсемлекләрнең тәне—хайваннарныкы белән чагыштыр­ганда, ныграк бүлгәләнүгә — тамыр системасының һәм бәбәкләр­нең тармаклануына китерә.

5. Үсемлекләрнең матдәләр алмашында даими ясала торган продукт — күзәнәк сыекчасы. Бу — төрле органик (аминокисло­талар, аксымнар, углеводлар, органик кислоталар, туплау матдә­ләре) һәм неорганик (нитратлар, фосфатлар, хлоридлар) матдәләр эремәсе. Цитоплазмада җыелып, күзәнәк сыекчасы эчке басымны арттыра, күзәнәк стенкасын киерелдерә. Бу тургор дип атала. Тургор үсемлек тукымаларына ныклык бирә.

6. Үсемлекләргә чиксез үсү хас: алар гомер буена үсә, зурая. Үсемлекләр патшалыгы организмнарның ике зур төркемен: түбән төзелешле һәм югары төзелешле үсемлекләрне үз эченә ала. Алар төзелешендәге һәм тереклек эшчәнлегендәге принципиаль үзенчәлекләр белән нык аерылып торалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Ruggiero M. A., Gordon D. P., Orrell T. M. et al. A Higher Level Classification of All Living Organisms // PLOS ONE / PLOS ONE EditorsPLoS, 2015. — ISSN 1932-6203doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0119248PMID:25923521
  2. Lukeš J., Hampl V., Brown M. W. et al. The Revised Classification of Eukaryotes // J. Eukaryot. Microbiol. / Wiley-BlackwellInternational Society of Protistologists, 2012. — ISSN 1066-5234; 1550-7408doi:10.1111/J.1550-7408.2012.00644.XPMID:23020233
  3. Adl S. M., Bass D., Lane C. E. et al. Revisions to the Classification, Nomenclature, and Diversity of Eukaryotes // J. Eukaryot. Microbiol. / Wiley-BlackwellInternational Society of Protistologists, 2019. — ISSN 1066-5234; 1550-7408doi:10.1111/JEU.12691PMID:30257078
  4. AlgaeBase

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]