Фотосинтез

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фотосинтез

Күзәнәк яшәр өчен, энергиягә мохтаҗ. Яшел үсемлекләр күзәнәкләре энергияне яктылыктан ала. Аларда фотосинтез үтә. Фотосинтез - яктылык энергиясен йоту һәм аны химик энергиясенә (синтез ителгән углеводлар, мәсәлән, глюкоза, молекулалары химик бәйләнешләре энергиясенә) әйләндерү процессы. Глюкоза һәм башка углеводлар синтезыннан бар Җирдәге тереклек тора. Бу синтез хлорофилл пигментын тоткан хлоропласт дигән үсемлек күзәнәкләре органеллаларында үтә. Хайваннар күзәнәкләрендә шундый органеллалар булмый.

Яктылык фотосинтез фазасы[үзгәртү]

Яфрак күзәнәкләрендә хлоропластлар

Хлоропласт эшчән төпөлешләре граннар дип атала. Хлорофилл граннарда тотына. Граннар кояш нурлары энергиясен алу өчен кирщк. Таза тышта алган хлорофилл, яктылыкны алып, аны тотмый, шул чакта ул аны кирегә юнәлтә. Ул яктылык энергиясе тирә-юньдәге иркенгә сибелеп чыга. Граннарда хлорофилл молекулалары тынычсыз хәлгә кереп, секунда өлешләренә саклана. Шул вакыт энергия югалмас формага үтеп керә. Шулай хлорофилл молекулалары шуннан кулланыла торган энергияне җыеп саклый. Хлорофилл суны кислородка һәм водородка аера. Кислород атмосферага чыга, ә водород органик мәтдаләр сотавына керә. Бу ике процесс яктылык фотосинтез фазасы дип атала. Тизлеге яктылык дәрәҗәсеннән тора.

Караңгылык фотосинтез фазасы[үзгәртү]

Бу фаза вакытында яктылык фазасында җыеп сакланган энергиясеннән глюкоза молекулалары ясала. Бу процесс өчен яктылык кирәкми, шуның өчен ул фаза шулай атала (төндез үтә дип уйламагыз!). Бу фаза түбән температура вакытында үтә алмый, шуңа күрә биек таулардагы үсемлекләр, интенсив яктылыкка карамыйча, бик озак үсәләр.

Фотосинтезның әһәмияте[үзгәртү]

Фотосинтез биологик энергиянең төп чыганагы булып тора. Автотрофлар аны органик булмаган матдәләрдән органик матдәрне синтезлауда кулланалар, ә гетеротрофлар фотосинтез ярдәмендә химик элемтәләрдә тупланган энергия исәбенә яшиләр.

Кешелекнең казылмалар (күмер, табигый газ, нефть, торф) яндырып, ясалган энергия шулай ук фотосинтез процессы ярдәмендә тупланган.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү]

  • Я познаю мир: Биология: Дет. энцикл./Б.Ф. Сергеев; Худож. О.П. Багина, С.В. Наугольных, О.А. Герасина и др. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак", 2004. - 398 [2] с.: ил.