Суүсемнәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ulva lactuca.jpeg

Суүсемнәр (лат. Algae) — үсемлекләр дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Су­үсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы. Бу төркемнең күп санлы вәкил­ләре арасында бер күзәнәкле организм­нар — суда пассив йөзүчеләре дә (мәсә­лән, хлорелла) һәм камчылары ярдә­мендә хәрәкәтләнүчеләре дә (хламидомо­нада) очрый. Колониаль формалары берничә күзәнәктән алып йөзгә кадәр күзәнәкне берләштерергә мөмкин, мәсә­лән, волъвокс. Күп күзәнәкле җепсыман суүсемнәр нечкә җепләре белән сулык төбенә берегә яки суның төпкә якын һәм аннан өстәрәк катламнарында төер­ләр рәвешендәге тупланмалар — бака ефәген барлыкка китерә. Күп күзәнәкле суүсемнәрнең шактый формалары (мә­сәлән, диңгез кәбестәсе — ламинария) диңгез төбендә әрәмәлекләр хасил итә. Атлантик океанда Азор утрауларына якын сайлыкларда, бирегә Мексика яр буйларыннан агым белән килеп, сар­гассум суүсеме урнашып калган. Аның тупланмалары шундый зур мәйданны били, хәтта шул диңгезне Саргасс дип атаганнар.

Суда килеп чыккан һәм тулы геоло­гик эпохаларны кичергән суүсемнәр, анда яшәү шартлары даими булганлык­тан, үзләренең беренчеләреннән аз аеры­лып торган формаларын хәзерге көнгә кадәр саклаганнар.

Суүсемнәрнең төзелеше[үзгәртү]

Күп күзәнәкле суүсемнәрнең иң үзенчәлекле билгесе: тышкы төзелеше катлаулы булганда да, алар­да чын тукымалар һәм органнар — югары төзелешле үсемлекләргә хас сабаклар, яфраклар һәм тамырлар булмый. Тукымаларга һәм органнарга бүленмәгән тән катлама, яки таллом дип атала.

Күпчелек очракларда таллом күзәнәкләре тыштан целлюлоза һәм пектин матдәләрдән торган каты стенка белән капланган. Еш кына күзәнәк стенкасын лайла каплап ала, күзәнәкле форма­ларның байтагының тәне ком бөртекләре белән бизәкләнгән була. Цитоплазма бөтен күзәнәк эчен тутырып яки стенка янында гына урнаша. Бер эре яки берничә вак вакуоль күзәнәк сыекчасы белән тулган була. Күзәнәктә бер яки берничә төш һәм пластидлар, яисә пигментлы хроматофорлар урнаша.

Суүсемнәрнең туклануы башлыча автотроф; хлорофилл һәм башка пигментлар пластидларда була. Әмма төссез суүсемнәр дә бар: алар, суның кояш нурлары үтеп керми торган тирән кат­ламнарында яшәүгә җайлашканлыктан, эволюция процессында хлорофилларын югалтканнар, андый суүсемнәр гетеротроф ысул белән туклана.

Суүсемнәрнең үрчүе[үзгәртү]

Суүсемнәр җенси һәм җенессез юл белән үрчиләр. Җенессез үрчү махсус күзәнәкләр — споралар һәм зоо­споралар белән тормышка аша, алар аерым органнарда яки веге­татив күзәнәк эчендә өлгерәләр. Споралар хәрәкәтсез, ә зооспора­лар камчылары ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Һәр икесе тышча белән капланган һәм күп санлы була. Зооспоралар еш кына организмны төзүче вегетатив күзәнәкләрдән аерылып тормый; берникадәр вакыт хәрәкәтләнгәннән соң, алар камчыларын югалталар һәм, гадәти споралар кебек, яңа суүсем булып үсә башлыйлар.

Бер күзәнәкле суүсемнәрнең вегетатив үрчүе күзәнәкнең икегә бүленүе белән, күпкүзәнәклеләрнең — катлама кисәкләре, коло­ниаль формаларның колония таркалу белән бара.

Суүсемнәр уңайлы шартларда, гадәттә, җенессез юл белән үрчиләр. Яшәү шартлары начарланганда (югары яки түбән темпе­ратура, артык үрчеп киткәндә тирәлектә матдәләр алмашы про­дуктларының туплануы, сулыкларның пычрануы) алар җенси юл белән үрчи башлыйлар. Җенси үрчү ике җенес күзәнәге — гаметаларның кушы­луыннан гыйбарәт. Ата һәм ана гаметалар бер яки төрле затта өлгерергә мөмкин. Гаметалар кушылудан зигота ярала, ул үсеп чыккач, катлама барлыкка килә. Җенси юл белән үрчегәндә яшь буын үзенә ата-ана затларның билгеләрен икесеннән дә ала һәм нәтиҗәдә яңа үзлекләр җыелмасына ия була, бу исә организмның исән калу мөмкинлеген арттыра.

Бер үк төр суүсемдә, ел фасылына һәм тышкы шартларга бәйле рәвештә, җенессез үрчү белән җенси үрчү алмашынуы күзәтелә. Споралар өлгертүче үсемлек — спорофит дип, ә гаметалар өл­гертүче үсемлек гаметофит дип атала. Күпчелек суүсемнәрнең гаметофит һәм спорофит — мөстәкыйль үсемлекләр. Күп очрак­ларда бер үк үсемлектә, чиратлашып, споралар да, гаметалар да барлыкка килергә мөмкин.

Суүсемнәрнең әһәмияте[үзгәртү]

Органик матдәләрне барлыкка китерү­челәр буларак, суүсемнәрнең экологик роле гаять зур. Суүсемнәр төрле шартларда (мәсәлән, төрле тирәлектә) тереклек итүгә җай­лашканнар. Бу аларның күзәнәкләрендә, хәтта бик аз гына якты­лыкта да, фотосинтезның нәтиҗәле баруына мөмкинлек бирүче төрле (яшел, кызгылт сары, кызыл) пигментлар ясалу белән аңлатыла.

Кайбер суүсемнәр тереклек эшчәнлеген — бик түбән, ә икенче­ләре югары температурада да саклап кала. Мәсәлән, поляр һәм биек тау шартларында алар кар өстендә дә яши. Еш кына суүсем­нәрдән (кар хламидомонадасыннан) кар кызыл, яшел, көрән, сары төсләргә керә. Күп кенә суүсемнәр кар һәм боз капламы астында да үлми.

Суүсемнәрнең аерым төрләре, бактерияләр белән бергә, терек­лекнең билгесе дә булмаган җирлеккә эләгеп, шунда беренчеләрдән. булып яши башлыйлар. Суүсемнәр, мәсәлән хлорелланың кайбер төрләре, җир өстендә, туфракта һәм хәтта атмосфера һавасында да була. Күп кенә туфрак суүсемнәре туфрак ясалуда актив катнаша. Безнең илнең төньяк районнары өчен үзенчәлекле көлсу туфрак ясалганда — яшел (улотрикс) суүсемнәр, кәс ясалганда —, диатом суүсемнәр, күл һәм буалар сазланганда яшел суүсемнәр күпләп үрчи. Суның тирән катламнарында күп санлы бер күзә­нәкле суүсемнәр үрчеп, фитопланктонны (үсемлек планктонын), барлыкка китерәләр. Аның белән күп кенә су хайваннары (мәсә­лән, буынтыгаяклылар — кыслалар, балыклардан — китсыман акула, имезүчеләрдән — кайбер китлар) туклана.

Суүсемнәрнең күпчелек төрләре әйләнә-тирәгә фотосинтез ва­кытында хасил булган ирекле кислородны аерып чыгара. 2,5 млрд елдан артык элек Җир атмосферасына күпчелек тере организм­нарга сулау өчен кирәкле ирекле кислородны нәкъ менә суүсемнәр аерып чыгара башлаганнар; алар планетаның кислородлы атмосферасын барлыкка китергәннәр; суүсемнәр — барлык коры җир үсемлекләренә башлангыч биргән организмнар.

Кеше үзенең хуҗалык эшчәнлегендә суүсемнәрнең кайбер төрләрен файдалана. Мәсәлән, хлорелланы, тиз үрчергә һәм ирекле кислород аерып чыгарырга сәләтле булганы өчен, космик корабль­ләр һәм су асты көймәләрендә һаваның нормаль составын даими саклауда файдаланалар.

Көнкүрештә диңгез кәбестәсе дип йөртелүче ламинарияне киң кулланалар. Аурупа, Азия һәм Американың күп илләрендә аны ашамлык, терлек азыгы итеп һәм сәнагаттә эшкәртү өчен файдаланалар. Аннан кыйммәтле препаратлар — альгинат, маннит һәм ламинария табалар. Кайбер илләрдә ламинарияне диңгез плантацияләрендә үстерәләр. Кызыл суүсемнәр — багрян­каларның шулай ук практик әһәмияте зур. Төньяк диңгезләрдә таралган суүсем — хондрус сулыш юллары авыруларын дәвалау өчен дару буларак элек-электән кулланыла. Башка багрянка лардан микробиология промышленностенда агар-агар табалар; агар-агар бактерияләр, гөмбәләр һәм суүсемнәрне өйрәнгәндә туклыклы тирәлек булдыру өчен файдаланыла. Азык-төлек сәнагатендә исә аны ипигә һәм башка камыр ризыкларына өстиләр. Андый ризык тиз искерми.

Табигый сулыкларда кайбер төр суүсемнәрнең күпләп үрчүе суның пычрануын күрсәтүче ышанычлы индикатор булып тора. Кайбер суүсемнәр (хлорелла) елга, буа һәм күлләрнең биологик чистартучылары буларак файдаланырга мөмкин.

Суүсемнәрнең кайберләре генә паразитлар. Бер күзәнәкле күп кенә суүсемнәр, белгәнегезчә, гөмбәләр белән симбиозда лишай­никларны барлыкка китерәләр.

Суүсемнәрне, төзелешендәге үзенчәлекләренә һәм күзәнәк­ләрендәге теге яки бу пигментларның микъдарына карап, берничә бүлеккә бүләләр.

Кулланылган чыганаклар[үзгәртү]

Захаров В.Б., Сонин Н.И. Биология.Тере организмнарның күптөрлелеге = Биология. Многообразие живых организмов. / Сонин Н.И.. — М: Дрофа, 2003. — бит 248. — ISBN 5-7107-8300-5

Шулай ук карагыз[үзгәртү]