Минзәлә өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә өязе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Минзәлә өязе
рус. Мензелинский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
21 629,5 чакрым² (1897)
Халык саны
497 696 кеше[1]
Ufimskaya gubernia Menzelinsky uezd.png

Минзәлә өязе (рус. Мензелинский уезд, баш. Минзәлә өйәҙе) — Уфа губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өяз үзәге — Минзәлә шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә өязе Уфа губернасының төньяк-көнбатышында урнашкан.

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Өяз яки губерна
Төньяк Вятка губернасы
Көнбатыш Казан губернасы
Көньяк Самар губернасы
Көньяк-көнбатыш Бәләбәй өязе
Төньяк-көнбатыш Бөре өязе

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә өязе 1781 елда Уфа калгайлыгы эчендә оештырыла.

17961865 елларда Ырынбур губернасы составында, 1865 елданУфа губернасы составында.

1920 елда ТАССР составына Минзәлә кантуны буларак кертелә.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Идарә итүнең кантун системасы кертелгәчтен, Минзәлә өязе территориясендә 11 нче башкорт кантуны һәм 2 нче мишәр кантунының бер өлеше оештырыла. 1870 елдан өяз 5 ыстанга бүленә. 1873 елда 35, 1906 елда — 30, 1919 елда — 31 вулыс була. 1896 елда өяздә 1363 торак пункт була.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1795 елда — 98860 кеше, 1897 елда — 379981. XIX гасыр азагында өяздә 371810 керәстиян исәпләнә, мишчәннәр — 5794, дворяннар — 917 һәм башкалар; мөселманнар — 214425, праваслаулар — 162173 (шул исәптән 742 искейолачы) һәм башкалар.

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):

Минзәлә өязе (299 884 кеше) [2]
Тел Кешеләр саны %
урыс 123 736 32,56
башкорт 123 052 32,38
татар 107 025 28,17
типтәр 14 875 3,91
мордва 4 608 1,21
чуаш 3 154 0,83
мари 2 739 0,72
төркмән 568 0,15
төрек 72 0,02
яһуд 25 0,01
поляк 22 0,01
удмурт 22 0,01
алман 20 0,01
башка телләр 63 0,02
Минзәлә шәһәре (7 552 кеше)
Тел Кешеләр саны %
урыс 6 525 86,40
татар 488 6,46
башкорт 374 4,95
типтәр 93 1,23
яһуд 25 0,33
алман 13 0,17
поляк 4 0,13
украин 3 0,05
мари 3 0,05
мишәр 1 0,01
белорус 1 0,01
башка телләр 10 0,13

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның төп өлеше игенчелек белән шөгыльләнгән. 1904 елда сөрүлек җирләр мәйданы (мең дисәтинә) 302 чамасы тәшкил итә, шул исәптән арыш чәчүлеге — 148,5, солы — 65,9, борай — 34, карабодай — 16,2, борчак — 13,4, тары — 11,9, бодай — 4,9, бәрәңге — 3; сыер малы саны — 21252 баш, елкы — 20464, сарык — 49728, кәҗә — 1801, чкчка — 5690. XX гасыр башында 2 шарап куу заводы, сыра кайнату заводы эшләгән. Минзәлә шәһәрендә, Афанас, Яр Чаллы, Круглое Поле, Макарьевка (Илбакты), Мәлем, Яңа Никольское, Яңа Спас (Бишенде‑Останково), Орловка, Тәкмәк, Әмәкәй авылларында ярминкәләр үткәрелгән. 247 мәчет, 29 чиркәү, 13 чәсәүнә (1870) исәпләнгән. XIX гасыр азагында 110 уку йорты булган. 

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

кул белән яңарт | SPARQL |сурәтләр тап


Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]