Чишмә (Башкортстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чишмә (Башкортстан) latin yazuında])
Чишмә
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Чишмә районы
Координатлар 54°35'38"тн, 55°23'42"кнч
Беренче телгә алу 1888
Халык саны 22 358 кеше
Милли состав татарлар, руслар, башкортлар
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Телефон коды 834797
Почта индексы 452170

ЧишмәБашкортстанның Чишмә районының административ үзәге. 2010 елның 1 гыйнварына 22 358 кеше яшәгән[1].

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чишмә – Куйбышев тимер юлының әһәмиятле тимер юл станциясе. Уфадан 58 км көньяк-көнбатышрак урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чишмә авылы янында Бөгелмә-Уфа тимер юлында станция буларак пәйда була. Беренче кат 1888 елда искә алына. 1946 елда шәһәр төрендәге бистә статусын ала. Биредә Куйбышев тимер юлының ике "йөреше" кушыла (көньяк һәм төньяк йөрешләр). Көньяк тарафтан Бугуруслан аша Самарга барып була, төньяк йөрештән Бөгелмә, Норлат, Сембергә барып була.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2]1959[2]1970[2]1979[2]1989[2]2002[2]20102016[3]2017[4]1 гый 2018[5]
2704727411 04913 96318 62521 00821 19622 00822 40823 518
1 гый 2019[2]
22 733
  • 1917 елда хәзерге чишмә урынында ике станция була. Алар Сафар волостенә караганнар. Берсендә (станция Чишмы В.Б.ж.д) 349 кеше яшәгән, икенчесендә (станция Чишмы С.З.ж.д) – 254. Милләт буенча башлыча руслар, шулай ук алманнар, украиннар, поляклар, башкортлар һ.б.[6]
  • 1939 елны халык саны 971 тәшкил иткән,
  • 1946 елда – 787
  • 1959 елда - 7367.
  • 2002 елда Чишмә бистәсендә 21008 кеше яшәгән. Шуларның 12013 – татар милләтеннән, ягъни бар халыкның 57,2%.[7]

Чишмә поселогында, район җиреннән аермалы буларак, татар телендәге әдәбиятны башлыча 50 яшьтән өлкәнрәкләр укый. Яшьләр (25 яшькә кадәргеләр) татар телен белсәләр дә, татарча укый-яза белмиләр.[7]

Социаль инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кунакханә, базарлар, 50 пассажир урынлы автостанция, тимер юл вокзалы, Чишмә үзәк район хастаханәсе (310 урынлык), мәдәният Сарае, сәнгатьләр мәктәбе, кушылу Сарае, кинотеатр, район китапханәсе, өч мәктәп, гимназия, профтехучилище, балалар һәм үсмерләр өчен ятимнәр йорты.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чишмә бистәсендә районның төп җитештерү предприятиеләре урнашкан: көненә 4 мең тонна чөгендер эшкәртә ала торган “Чишмә шикәр заводы” ААҖ, үсемлек мае җитештерүче ААҖ “Чишмә” (куәте – көненә 500 тонна чимал). Чишмәдә төзелеш оешмалары урнашкан: «Башмодульстрой» ҖЧҖ, ҖЧҖ «Аргон», ГУП «Башкортавтодор» Чишмә ДРСУ.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район газетасы өч телдә чыгарыла: “Чишмә” (татарча), “Родник” (русча)(үле сылтама), “Дим буе” (башкортча)

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчет, чиркәү бар

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]